Гайсә турындагы хәбәрләрне кайчан язганнар?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Рәсүл Яхъя Гайсә тормышы турындагы үз хәбәре хакында болай язган булган: «Моны күргән кеше шаһитлек бирә, һәм аның шаһитлеге хак. Ул хакыйкать сөйләгәнен белә һәм моны сез дә ышансын өчен эшли» (Яхъя 19:35).
Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр китапларының ышанычлы булуына сәбәпләрнең берсе — шаһитләр. Шул китапларда әйтелгән вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләр бу китаплар язып тәмамланган чорда әле исән булган. Кайбер чыганаклар буенча, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр Гайсә үлеменнән соң якынча 8 ел узганнан соң, ягъни б. э. 41 елында язылган булган. Күп кенә белгечләр соңрак язылган дип санаса да, тулаем алганда барысы да Мәсихче Грек Язмаларының китапларын б.э. беренче гасырында язып тәмамлаганнар дип ризалаша.
Гайсә әле җирдә яшәгәндә аның тормышын, үлемен һәм терелтелгәч аның үзен күргән кешеләр Инҗилдә язылган хәбәрнең дөреслеген раслый алган. Алар шулай ук берәр хата булса, аны шунда ук күреп ала алган. Профессор Ф. Ф. Брус болай дип язган булган: «Беренче рәсүлләрнең вәгазе шуның белән аерылып торган: алар тыңлаучыларга инде мәгълүм булган нәрсәләргә игътибар итеп „без моңа шаһит булдык“ дип кенә түгел, ә сез „белгәнегезчә“ дип тә әйткән (Рәсүлләр 2:22)».