Ботсванадагы бер күргәзмәдә хәзинәләргә тап булу
2016 елның 22—28 августында Ботсванада — алмаз табу буенча беренче урында торган илдә — товарлар ярминкәсе узган булган. Шунда Йәһвә Шаһитләре төрле «хәзинәләрне» бер җиргә туплап, күргәзмә оештырган. Аларның күргәзмәләре гаилә темасына багышланган булган: кешеләр бу темага Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны укый алган, веб-сайтка керә һәм видеороликлар карый алган.
Күргәзмәгә килгән гаиләләр «Йәһвәнең дусты бул» дип исемләнгән күпсерияле мультфильмны яратып караган; бу мультфильм Изге Язмалардан файдалы сабакларны күрә белергә өйрәтә. Сетсвана телендә — дәүләтнең рәсми телендә мультфильмның кайбер серияләре генә бар, шуңа күрә кунаклар аларның барысын да йөкләп буламы дип сорый торган булган.
Илнең төрле төбәкләреннән килгән кунакларга якынча 10 000 басма таратылган булган һәм 120 се Йәһвә Шаһитләрен үзләре белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрүләрен сораган. Күп кенә кешеләр инглиз һәм сетсвана җыелышларының ярминкәдә хезмәттәшлек итүләренә шаккаткан.
Ярминкә оештыручылары барлык күргәзмәләрне бәяләгәннән соң, Йәһвә Шаһитләренә беренче урын биргәннәр.