Ни өчен Йәһвә Шаһитләре үзләренең кайбер карашларын үзгәрткән?
Карашларыбыз һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләнә, шуңа күрә Аллаһы Сүзен төгәлрәк аңлаган саен, без үз дини карашларыбызны да үзгәртәбез a.
Андый үзгәрешләр ясавыбыз Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә әйтелгән сүзләргә туры килә: «Тәкъвалар юлы исә таң яктысы сыман: көн яктысы җиткәнче, яктырганнан-яктыра бара». Таң атканда чыккан кояш җирне акрын-акрын гына яктырткан кебек, Аллаһы да үз хакыйкатен безгә акрын-акрын, үзе дөрес дип санаган вакытта ачыклый (1 Петер 1:10—12). Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгәнчә, «ахыргы вакытта» Аллаһы үз яктылыгын аеруча мул сибә.
Үз карашларыбызны үзгәртүебез гаҗәпләндерергә дә, борчылу өчен сәбәп булырга да тиеш түгел. Аллаһының борынгы хезмәтчеләре дә кайчак дөрес фикердә булмаган, һәм кайвакыт аларның өметләре акланмаган. Аларга да үз карашларын үзгәртергә кирәк булган.
Муса Исраилне коткарырга теләгән, ләкин Аллаһы Мусага бу йөкләмәне 40 елдан соң гына биргән (Рәсүлләр 7:23—25, 30, 35).
Рәсүлләр Мәсихнең үлеме һәм терелтелүе турындагы пәйгамбәрлекләрне аңламаган (Ишагыя 53:8—12; Маттай 16:21—23).
Кайбер беренче мәсихчеләр «Йәһвәнең көненең» кайчан киләчәген дөрес аңламаган (2 Тисалуникәлеләргә 2:1, 2).
Вакыт узу белән, Аллаһы бу кешеләрнең карашларын үзгәрткән. Без Аллаһы безнең дөрес булмаган карашларыбызны үзгәртсен дип дога кылабыз (Ягъкуб 1:5).
a Изге Язмаларны аңлавыбыз үзгәргәндә, без моны яшермибез. Киресенчә, без үзгәрешләр турында үз басмаларыбызда язабыз. Мәсәлән, Онлайн-китапханәдә (рус) «Уточнение в понимании» дип кертеп эзләгез.