Ни өчен Йәһвә Шаһитләре, кеше: «Юк, кирәкми»,— дип бер әйткән булса да, аның белән кабат очраша?
Йәһвә Шаһитләре, Аллаһыны һәм якыннарын яратканга, кешеләргә Изге Язмалардагы хәбәрне җиткерергә бик шат. Хәтта кеше бу хәбәр белән кызыксынмаса да, алар шулай эшли (Маттай 22:37—39). Гайсә үз шәкертләренә «төпле шаһитлек бирергә кушкан» һәм, Аллаһыны яратканга, без Гайсәнең әмеренә буйсынып эш итәбез (Рәсүлләр 10:42; 1 Яхъя 5:3). Һәм без, борынгыда яшәгән пәйгамбәрләр кебек, бу хәбәрне кат-кат җиткерергә телибез (Ирмия 25:4). Якыннарыбызны яратканга, без «Патшалык хакындагы» яхшы хәбәрне бар кешеләргә, бу хәбәр белән кызыксынмаган кешеләргә дә, җиткерергә тырышабыз (Маттай 24:14).
Беренче килүдә кеше кызыксынмаса да, икенче килүдә без шул йортта еш кына кызыксынган кешене табабыз. Моның өч сәбәбе бар:
Кешеләр күченә.
Ишекне башка кеше ача һәм кызыксына башлый.
Кеше үзе үзгәрә. Дөнья вакыйгалары я кеше тормышы үзгәрә һәм кеше «рухи нәрсәләргә сусый» башлый, нәтиҗәдә, Изге Язмалардагы хәбәр аңарда инде кызыксыну уята (Маттай 5:3). Хәтта безгә каршы килгән кешеләр дә, рәсүл Паул кебек, бер көн үзгәреп куярга мөмкин (1 Тимутигә 1:13).
Шулай да без, бу хәбәрне беркемгә дә көчләп такмыйбыз (1 Петер 3:15). Һәр кеше, иман итү турында әйткәндә, үзе бу сорауны хәл итәргә тиеш (Канун 30:19, 20).