Йәһвә Шаһитләренең йөрешүләргә кагылышлы кагыйдәләре бармы?
Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы принциплар белән әмерләр безгә акыллы карарлар кабул итәргә булыша дип ышана. Андый карарлар Аллаһының хуплавын алырга ярдәм итә һәм безгә файда китерә (Ишагыя 48:17, 18). Без бу принциплар белән әмерләрне үзебез уйлап чыгармадык, шулай да алар буенча яшибез. Йөрешүләргә кагылышлы шул кайбер киңәшләрне карап чыгыйк a.
Никах — гомерлеккә кушылу (Маттай 19:6). Без, Йәһвә Шаһитләре буларак, йөрешүне никахка керер өчен адым дип саныйбыз, шуңа күрә моңа җитди карыйбыз.
Никахка керер өчен яшьләре җиткән кешеләр генә йөрешә ала. Димәк, кеше «бик яшь» булмаска тиеш, ул үз җенси теләкләрен тыя белергә тиеш (1 Көринтлеләргә 7:36).
Йөрешергә теләгән кешеләр никахка керергә ирекле булырга тиеш. Аллаһы закон буенча аерылышкан кайбер кешеләр никахка керә алмый дип саный, чөнки, аның әмере буенча, аерылышыр өчен бердәнбер җитди сәбәп — фәхешлек (Маттай 19:9).
Гаилә корырга теләгән мәсихчеләр иптәш итеп үз имандашын гына сайларга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:39). Йәһвә Шаһитләре бу принцип буенча эш итә. Алар үзләренең карашларын хөрмәт итү генә җитми дип саный һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгән суга чумдырылган Йәһвә Шаһитен генә сайлый (2 Көринтлеләргә 6:14). Аллаһы үзенең хезмәтчеләренә имандашлары белән генә никахка керергә кушкан (Яратылыш 24:3; Малахи 2:11). Бүген билгеле бер тикшерүләр күрсәткәнчә, бу әмер әле дә файдалы b.
Балалар үз ата-аналарын тыңларга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; Көләсәйлеләргә 3:20). Әти-әниләре белән өйдә яшәгән балалар өчен бу әмер шулай ук шуны аңлата: аларга әти-әнисенең йөрешүгә кагылышлы әмеренә буйсынырга кирәк. Баласына ничә яшендә йөрешә башларга һәм үзен ничек тотарга икәнен әти-әнинең билгеләргә хакы бар.
Изге Язмаларда китерелгән җитәкчелек буенча, Йәһвә Шаһитләре йөрешергәме, юкмы икәнен һәм кем белән йөрешергә икәнен үзләре сайлый. Бу мондый принципка туры килә: «Һәркем үз җаваплылык йөген үзе йөртәчәк» (Гәләтиялеләргә 6:5). Шулай да, йөрешү турында әйткәндә, күпләр, җитлеккән Йәһвә Шаһитләреннән киңәш сорап, зирәклек белән эш итә (Гыйбрәтле сүзләр 1:5).
Дөньяда йөрешү белән бәйле киң таралган күп кенә эшләр чынында җитди гөнаһлар булып тора. Мәсәлән, Изге Язмаларда фәхешлектән качарга әмер ителә. Бу якынлык кылуны гына түгел, ә шулай ук никахта тормаган кешеләр арасында булган пычрак эшләрне дә үз эченә ала. Мәсәлән, башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү, ораль яки аналь секс белән шөгыльләнү (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Никахлашырга җыенган мәсихчеләр җенси мөнәсәбәтләргә кермәсә дә, әмма бер-берсендә җенси дәрт уятса, бу — Аллаһы каршында «нәҗеслек» (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Әдәпсез сүзләр һәм әхлаксыз сөйләшүләр дә, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, хөкем ителә (Көләсәйлеләргә 3:8).
Йөрәгебез, ягъни эчке шәхесебез, мәкерле (Ирмия 17:9). Ул кешене белә торып начар эшләр кылырга этәрергә мөмкин. Йөрәкләре үзләрен алдамасын өчен, йөрешкән парлар начар теләкләр тудыра алган хәлләрдән качар. Алар җитлеккән дуслары арасында аралашып я үзләре белән өченче кеше итеп берәр кешене алып вакыт үткәрсә, зирәклек белән эш итәр (Гыйбрәтле сүзләр 28:26). Тормыш иптәшен эзләгән мәсихчеләр Интернет аша танышып йөрешүнең куркыныч якларын таный һәм үзләре бик аз белгән кешеләр белән мөнәсәбәтләр үстерү аеруча куркыныч була ала икәнен аңлый (Зәбур 25:4).
a Йөрешү кайбер культураларның бер өлеше булып тора, әмма төрле культураларда төрлечә була. Изге Язмаларда йөрешү мәҗбүри я никахка керер өчен йөрешергә кирәк дип әйтелми.
b Мәсәлән, бер журналда болай дип әйтелә: «Өч тикшерү үткәргәннәр. Озак дәвамлы никахларны тикшергәннәр. Шунысы ачыкланган: бер үк диндә, иманда һәм дини карашларда булу, никахлар 25—50 һәм күбрәк ел дәвам ителсен өчен, төп факторлар булып тора» («Marriage & Family Review», 38 том, 1 чыгарылыш, 88 бит, 2005 ел).