Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНТЕРВЬЮ | ФАНЬ ЮЙ

Математик-программист үз иманы турында сөйли

Математик-программист үз иманы турында сөйли

ДОКТОР Фань Юй үзенең фәнни эшчәнлеген Пекин янында урнашкан Кытай атом энергиясе институтында математика өлкәсендә тикшерүче буларак башлаган. Ул вакытта Фань Юй атеист булган һәм эволюция теориясенә ышанган. Әмма хәзер ул тормышның Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәненә ышана. Безнең хәбәрчебез аңа иманы турында берничә сорау биргән.

Бераз гына үзегез турында сөйләгезче.

Мин 1959 елда Фучжоу шәһәрендә туганмын (Цзянси провинциясе, Кытай). Сигез яшемдә, инженер булып эшләүче әтиемне илнең үзләштерелмәгән ерак өлешенә тимер юл төзергә җибәрделәр. Ул вакытта Кытайда культура революциясе бара иде. Алдагы берничә ел дәвамында без әти белән елга бер тапкыр гына күрешә алдык. Мин, башлангыч классларда укытучы булып эшләгән әнием белән яшәдем. Чынбарлыкта, ул эшләгән мәктәп безнең өебез булды. 1970 елда безгә Линьчуань районындагы Люфан исемле бер авылга күченергә туры килде. Бу ярлы гына, азык-төлек белән начар тәэмин ителгән, авыл иде.

Гаиләгез дингә ничек карый иде?

Әтием дин белән дә, сәясәт белән дә кызыксынмады. Ә әни буддист иде. Мине мәктәптә тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дип өйрәттеләр, һәм мин моңа ышана идем.

Математика сезне нәрсәсе белән кызыксындырды?

Математика мине үзенә, анда хакыйкать логик уйланулар ярдәмендә эзләнгәнгә җәлеп итте. 1976 елда, революция лидеры Мао Цзэдун үлгәннән соң, мин университетка укырга кердем һәм һөнәрем итеп математиканы сайладым. Магистр дәрәҗәсе алганнан соң мин эшкә урнаштым һәм атом реакторларын проектлаштыруда математик хисаплаулар белән шөгыльләнә башладым.

Изге Язмалар турында беренче хисләрегез нинди булды?

1987 елда мин АКШка, Техасс университеты A&Мга докторантура үтәргә дип килдем. Америкада күпләр Аллаһыга ышана һәм Изге Язмалар укый икәнен мин белә идем. Шулай ук Изге Язмаларда зирәк киңәшләр күп икәнен дә ишеткән идем, һәм шуңа күрә аны укып чыгарга булдым.

Изге Язмаларда язылганнар миңа акыллы булып күренде. Ләкин бу китапның кайбер өлешләрен аңлау авыр иде, шуңа күрә мин аны укудан туктадым.

Изге Язмаларны яңадан кулыгызга алырга сезне нәрсә дәртләндерде?

Барлыкка Китерүче турындагы фикер минем өчен яңа иде, һәм мин бу сорауны тирәнрәк тикшерергә булдым

1990 елда ишекне бер хатын-кыз, Йәһвә Шаһите, шакыды, һәм Изге Язмалардан кешеләрне искиткеч киләчәк көткәнен күрсәтте. Ул бер ирле-хатынлыны, миңа килеп, Изге Язмалар тәгълиматларын аңлатуларын сорады. Тиздән хатыным Ли Пин дә Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Ул Кытайда өлкән классларда физика укыта иде, һәм минем кебек атеист иде. Без тормышның килеп чыгышын Изге Язмалар ничек аңлатканын белдек. Барлыкка Китерүче турындагы фикер минем өчен яңа иде, һәм мин бу сорауны тирәнтен тикшерергә булдым.

Тулырак итеп сөйләгезче.

Математика мине вакыйгаларның ихтималлыгын санап чыгарырга өйрәтте. Мин, тормыш үзеннән-үзе яратылсын өчен, аксымнар инде булырга тиеш икәнен белә идем. Шуңа күрә мин аксымнарның үзеннән-үзе барлыкка килү ихтималын исәпләп чыгарырга тырыштым. Аксымнар — безгә билгеле булган молекулаларның иң катлаулысы, ә тере күзәнәкләрдә үзара төгәл бәйләнештә хәрәкәт итүче аксымнарның меңләгән төрләре бар. Мин дә, бик күпләр кебек, аксымның үзеннән-үзе барлыкка килү ихтималы шулкадәр әз, хәтта бу мөмкин түгел икәнен аңладым! Эволюция теориясе турындагы хезмәтләрдән, мин бу бик катлаулы молекулаларның үз-үзләрен ничек итеп барлыкка китерә алганын аңлатучы, канәгатьләндерерлек җавап тапмадым, ә инде молекулалардан торган тере күзәнәкләр турында әйтеп тә торасы юк! Бар фактлар да Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтә иде.

Изге Язмалар — Аллаһы китабы икәнен сез ничек аңладыгыз?

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп, мин анда төгәл үтәлгән күп пәйгамбәрлекләр язылганын белдем. Шулай ук, Изге Язмаларның принциплары никадәр гамәли икәнен күрдем. Ничек итеп меңләгән ел элек яшәгән кешеләр бүгенге көннәрдә дә актуаль булган киңәшләрне яза алган, гаҗәеп! Әкренләп мин Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе икәнен аңладым.

Барлыкка Китерүченең барлыгына сезне тагын нәрсә инандыра?

Дөньяның төзелеше турында уйланып, мин Барлыкка Китерүченең барлыгына дәлилләр күрәм. Хәзер мин компьютер программалары язам, һәм мине безнең баш миебезнең компьютерга караганда күпкә камилрәк булуы сокландыра. Мәсәлән, баш миенең сөйләмне тану сәләте — феномен! Без сөйләмне, хәтта ул өзек-өзек фразалардан торса да, көлү яки ютәл катыш булса да, җиңел аңлыйбыз. Кеше тотлыкса я акцент белән сөйләшсә дә, кайтаваз я чит-ят тавышлар ишетелсә дә, шулай ук телефонда комачаулаучы нәрсәләр тавышны бозса да, без сөйләмне барыбер аңлыйбыз. Мөгаен, сез: «Моның нәрсәсе бар инде?» — дип уйлыйсыздыр. Ләкин компьютер алгоритмнары булдыручылар икенчерәк фикердә тора. Хәтта иң заманча сөйләмне тану системалары да, кеше миеннән шактый калыша.

Күп компьютерлардан аермалы буларак, баш миебез эмоцияләрне, акцентны аера белә, һәм сөйләүчене, аның тавышына гына хас булган үзенчәлекләре аша таный ала. Программистлар компьютерларны кеше тавышын, баш мие моны ничек эшли, шул принцип буенча танырга өйрәтергә тырышалар. Мин моны, Аллаһының без ирешә алмаслык барлыкка китергән нәрсәләрен кабатларга тырышып карау гына дип саныйм.