Мәхәббәтегез суынмасын
«Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр» (МАТ. 24:12).
1, 2. а) Гайсәнең Маттай 24:12 дәге сүзләре башлыча кемгә карата әйтелгән булган? ә) Рәсүлләр китабыннан беренче гасырдагы күпчелек мәсихченең мәхәббәт күрсәткәне ничек күренә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
«БУ ДӨНЬЯ төзелешенең» үз ахырына якынлашуын күрсәтүче билгеләрне биргәндә, Гайсә «күпләрнең мәхәббәте суыныр» дип алдан әйткән булган (Мат. 24:3, 12). Бу сүзләр беренче тапкыр беренче гасырда яшәгән яһүдләрдә үтәлгән. Алар үзләрен Аллаһы халкы дип исәпләгән, әмма Аңа булган мәхәббәтнең суынуына юл куйган.
2 Икенче яктан, ул вакытларда күпчелек мәсихче Гайсә Мәсих хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү белән мәшгуль булып, Аллаһыга, имандашларына һәм башка кешеләргә ярату күрсәткән (Рәс. 2:44—47; 5:42). Шулай да беренче гасырда яшәгән Гайсәнең кайбер шәкертләре үзләрендәге мәхәббәтнең суынуына юл куйган.
3. Ни сәбәптән кайбер мәсихчеләрнең мәхәббәте суына алган?
3 Беренче гасырда Эфестә яшәгән мәсихчеләргә терелтелгән Гайсә Мәсих: «Сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың»,— дип әйткән булган (Ачыл. 2:4). Мондый хәлгә төшүнең сәбәбе нәрсәдә булган? Алар, мөгаен, дөньяви нәфесләргә ияреп яшәгән кешеләрнең йогынтысына бирелгәндер (Эфес. 2:2, 3). Бүгенге көндәге күп кенә шәһәрләр кебек, Эфес бозыклык белән тулган булган. Әкияттәй бай булган бу шәһәр халкы рәхәт һәм зиннәтле тормышка, шулай ук кәеф-сафа коруга гаять зур әһәмият биреп яшәгән. Эгоистик теләк-омтылышлар һәм ләззәтне ярату, күрәсең, аларның күңелләреннән риясыз мәхәббәтне кысрыклап чыгарган. Өстәвенә, азгын тәртип һәм тупас бозыклык та бик киң таралган булган.
4. а) Безнең көннәрдә мәхәббәтнең суына барганы нәрсәдән күренә? ә) Мәхәббәтебез нинди өч яктан сыналырга мөмкин?
4 «Күпләрнең мәхәббәте суыныр» дигән сүзләр безнең көннәрдә дә үтәлә. Бүген кешеләрнең Аллаһыга карата мәхәббәте көннән-көн сүрелә бара. Миллионлаган кеше, Аллаһыдан читкә борылып, дөньядагы проблемаларны хәл итүдә кешеләр барлыкка китергән оешмалардан ярдәм эзли. Шуңа күрә Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылмаган кешеләр арасында мәхәббәт суынганнан-суына бара. Әмма борынгы Эфес җыелышы очрагыннан күренгәнчә, хәтта Йәһвә хезмәтчеләренең күңелләрендәге мәхәббәт тора-бара суынырга мөмкин. Хәзер без: 1) Йәһвәгә булган мәхәббәтебез, 2) Изге Язмалардагы хакыйкатькә булган яратуыбыз һәм 3) имандашларыбызга булган мәхәббәтебез ничек сыналырга мөмкин икәнен карап чыгарбыз.
ЙӘҺВӘГӘ БУЛГАН МӘХӘББӘТ
5. Ни өчен без Аллаһыны яратырга тиеш?
5 Шәкертләрен мәхәббәтнең суына алганы турында кисәтер алдыннан шул ук көнне Гайсә яратуның иң мөһим төренә игътибарын туплап, болай дигән: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — иң мөһим һәм беренче әмер» (Мат. 22:37, 38). Чыннан да, Аллаһыга карата тирән ярату безгә Йәһвәнең әмерләрен үтәргә, чыдамлы булырга һәм яманлыкны нәфрәт итәргә ярдәм итә. (Зәбур 97:10 укы.) Әмма Шайтан һәм аның дөньясы Аллаһыга булган мәхәббәтебезне сүрелдерергә тырыша.
6. Кешедә Аллаһыга булган мәхәббәте сүрелсә, нәтиҗәсе нинди булачак?
6 Бу дөньяда мәхәббәткә бозык караш өстенлек итә. Барлыкка Китерүчеләрен яратыр урынына кешеләр «үзләрен генә сөючән» (2 Тим. 3:2). Шайтан идарәсендәге дөнья кешеләрне «тән теләкләре, күзләр нәфесе» буенча эш итәргә һәм «байлык белән мактанырга» этәрә (1 Яхъя 2:16). Рәсүл Паул имандашларын тән теләкләренә иярүдән кисәтеп, болай дигән: «Гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү — үлем... китерә, чөнки... гөнаһлы тән теләкләре турында уйлап яшәү Аллаһыга дошман итә» (Рим. 8:6, 7). Чыннан да, тормышларын матди нәрсәләр туплауга я җенси теләкләрен канәгатьләндереп яшәүгә багышлаган кешеләр ахыр чиктә өметсезлек һәм күңел газабы кичерәчәк (1 Көр. 6:18; 1 Тим. 6:9, 10).
7. Мәсихчеләр өчен нинди карашлар җитди куркыныч тудыра ала?
7 Кайбер илләрдә атеистлар, агностиклар һәм эволюционистлар Аллаһыга булган мәхәббәтне генә түгел, ә аңа ышануны да какшаткан карашлар тарата. Алар күпләрне Барлыкка Китерүченең барлыгына беркатлы я надан кешеләр генә ышана ала дип ышандыра. Шул ук вакытта кешеләр Барлыкка Китерүчебезне игътибарга алмыйча галимнәргә зур хөрмәт белән карый (Рим. 1:25). Шундый өйрәтүләргә колак салсак, алар безне Йәһвәдән читләштереп, аңа булган мәхәббәтебезне сүрелдерергә мөмкин (Евр. 3:12).
8. а) Нинди авырлыклар Йәһвәнең күп кенә хезмәтчеләрен төшенкелеккә төшерә ала? ә) 136 нчы мәдхиядә нинди ышандыру сүзләре язылган?
8 Шулай ук күңел төшенкелегенә бирелү дә Аллаһыга булган иманыбызны какшатырга, ә мәхәббәтебезне сүрелдерергә мөмкин. Шайтан идарәсендәге бу явыз дөньяда 1 Яхъя 5:19). Бәлки, без картлык, начар сәламәтлек я матди авырлыклар белән бәйле проблемалар кичерәбездер. Яки нәрсәнедер үзебез теләгәнчә эшли алмаганга, өметләребез акланмаганга я ниндидер шәхси кимчелекләребез аркасында хафаланып йөрибездер. Ничек кенә булмасын, беркайчан да мондый авырлыкларга я хис-тойгыларга Йәһвә безне калдырды дигән уйга юл куймыйк. Киресенчә, Йәһвәнең безне үзенең үзгәрмәс мәхәббәте белән яратканына ышандырган сүзләре турында уйланыйк. Мәсәлән, Зәбур 136:23 тә: «Түбәнсетелгән чагыбызда ул безне онытмаган, чөнки аның тугры мәхәббәте мәңгелек»,— дип язылган. Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренә үзенең тугры мәхәббәтен даими күрсәтә. Шуңа күрә аның ярдәм сорап ялваруыбызны ишетеп, җавап бирәчәгенә тамчы да шикләнмәскә була (Зәб. 116:1; 136:24—26).
яшәп, һәммәбез дә вакыт-вакыт төрле авырлыкларга дучар була (9. Паулга Аллаһыга булган яратуын сакларга нәрсә көч өстәгән?
9 Мәдхия җырлаучы кебек, Паул да Йәһвәнең даими ярдәм иткәне турында уйланудан көч тапкан. Ул: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» — дип язган (Евр. 13:6). Йәһвәнең үзе турында кайгыртканына ныклы ышанычы Паулга тормыш кыенлыкларын кичереп чыгарга ярдәм иткән. Ул авыр шартлардан сыгылып төшмәгән. Төрмәдә чакта Паул имандашларына берничә дәртләндерүче хат язган (Эфес. 4:1; Флп. 1:7; Фил. 1). Әйе, хәтта каты сынаулар вакытында Паул Аллаһыга булган яратуын саклап калган. Аңа нәрсә көч өстәгән? Ул «һәртөрле юаныч Аллаһысына» таянган (2 Көр. 1:3, 4). Без Паулдан үрнәк алып, Йәһвәгә булган мәхәббәтебезне ничек нык килеш саклый алабыз?
10. Без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне ничек нык килеш саклый алабыз?
10 Паул Йәһвәгә булган мәхәббәтебезне нык килеш сакларга ярдәм иткән бер мөһим ысулга игътибар иткән. Ул үз имандашларын: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип өндәгән (1 Тис. 5:17; Рим. 12:12). Дога аша Аллаһы белән сөйләшү аның белән якын мөнәсәбәтләр булдыруга яхшы нигез (Зәб. 86:3). Йәһвәгә күңел түрендәге уй-хисләребезне уртаклашыр өчен җитәрлек вакыт бүлеп куйганда, без, һичшиксез, «Догаларны Тыңлаучы» күктәге Атабызга ныграк якынлашабыз (Зәб. 65:2). Өстәвенә, Йәһвәнең догаларыбызга җавап биргәнен күргәндә, безнең аңа карата яратуыбыз үсә бара. Нәтиҗәдә без «Йәһвә үзен чакыручыларның барысына... якын» икәнен тагы да яхшырак аңлый башлыйбыз (Зәб. 145:18). Йәһвәнең ярдәм иткәненә шундый ышанычның булуы безгә хәзерге һәм киләчәктәге иман сынауларын кичереп чыгарга ярдәм итәчәк.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКАТЬКӘ БУЛГАН ЯРАТУ
11, 12. Изге Язмалардагы хакыйкатькә яратуны ничек үстерергә?
11 Мәсихчеләр буларак, без хакыйкатьне чын күңелдән кабул итәбез һәм кадерлибез. Хакыйкатьнең төп чыганагы — Аллаһы Сүзе. Үзенең Атасына дога кылганда, Гайсә: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Шуңа күрә хакыйкатьне ярату Аллаһы Сүзендәге төгәл белем алудан башлана (Көл. 1:10). Әмма моның өчен белем алу гына җитәрлек түгел. 119 нчы мәдхиядә язылган сүзләрнең Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата ярату нәрсә аңлатканын аңларга ничек ярдәм иткәненә игътибар итик. (Зәбур 119:97—100 укы.) Без Изге Язмалардагы шигырьләрдә тукталып, алар турында көн дәвамында уйланыр өчен вакыт табабызмы? Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәү безгә нинди файда китергәне турында уйлансак, хакыйкать өчен рәхмәт хисебез үсә барачак.
12 Зәбур китабында: «Сүзләрең аңкавым өчен баллы, телем өчен балдан да Зәб. 119:103). Без дә Аллаһы оешмасы тарафыннан бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән рухи ризыкны тәмләп ашый алабыз. Хакыйкатьнең «матур-матур сүзләрен» исебезгә төшереп, башкаларга ярдәм иткәндә куллана алыр өчен, аның тәме, образлы итеп әйткәндә, аңкавыбызда калырга тиеш (Вәг. 12:10).
татлырак!» — дип тә язылган (13. Ирмиягә Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне яратырга нәрсә ярдәм иткән һәм бу хакыйкать аңа ничек тәэсир иткән?
13 Ирмия пәйгамбәр Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне чын күңелдән яраткан. Аллаһының сүзләре аның күңеленә ничек тәэсир иткәненә игътибар итик. Ул болай дигән: «Синең сүзләреңне кабул итеп, аларны күңелемә салдым. Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте, Чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә» (Ирм. 15:16). Ирмия Аллаһының кыйммәтле сүзләре турында уйланып, аларны, образлы итеп әйткәндә, ашаган һәм үзләштергән. Шулай итеп ул үз күңелендә Аллаһының вәкиле булу һәм аның исеменнән игълан итү хөрмәте өчен рәхмәт хисен үстергән. Әгәр дә без Изге Язмалардагы хакыйкатьне яратабыз икән, шулчак без Аллаһы исемен йөртү һәм шушы соңгы көннәрдә аның Патшалыгы хакында яхшы хәбәрне игълан итү безгә күрсәтелгән зур хөрмәт икәнлегенә төшенербез.
14. Изге Язмалардагы хакыйкатькә яратуны ничек үстерергә?
14 Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларыбызны укудан тыш, Изге Язмалардагы хакыйкатькә булган яратуны тагын ничек үстереп була? Моның өчен җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү мөһим. Изге Язмаларны атна саен өйрәнү мәкаләләре ярдәмендә өйрәнү — рухи белем алуның төп ысулларының берсе. Каралган теманың мәгънәсенә төшенер өчен һәр очрашуга яхшы әзерләнеп килү мөһим. Мәсәлән, мәкаләдә китерелгән һәр шигырьне ачып укып бару файдалы булыр. Бүгенге көндә өйрәнү басмаларын төрле телләрдә интернет-ресурсларыбыздан йөкләп була. Брошюраларның электрон форматта булуы өйрәнү мәкаләләрендәге шигырьләрне тиз генә ачарга мөмкинлек бирә. Әмма нинди ысулны куллануыбызга карамастан, китерелгән шигырьләрне игътибар белән укып бару һәм анда язылганнар турында уйлану Изге Язмалардагы хакыйкатькә яратуыбызны тагы да тирәнәйтергә ярдәм итәчәк. (Зәбур 1:2 укы.)
КАРДӘШЛӘРЕБЕЗГӘ БУЛГАН МӘХӘББӘТ
15, 16. а) Яхъя 13:34, 35 буенча, безнең нинди бурычыбыз бар? ә) Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата мәхәббәтебез Изге Язмаларга булган ярату белән ничек бәйле?
15 Җирдәге тормышының соңгы көнендә Гайсә үзенең шәкертләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).
16 Имандашларыбызга карата мәхәббәт Йәһвәгә карата мәхәббәт белән тыгыз бәйле. Асылда, бездә шул мәхәббәтнең берсе булмаса, икенчесе дә булмаячак. Рәсүл Яхъя: «Үзе күргән кардәшен яратмаучы кеше үзе күрмәгән Аллаһыны ярата алмый»,— дип язган (1 Яхъя 4:20). Моннан тыш, Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата мәхәббәтебез Изге Язмаларга булган яратуыбыз белән бәйле. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалардагы хакыйкатькә булган ярату безне Аллаһыны һәм кардәшләрегезне яратыгыз дигән әмерне ихлас күңелдән үтәргә дәртләндерә (1 Пет. 1:22; 1 Яхъя 4:21).
17. Без мәхәббәтне гамәлдә ничек күрсәтә алабыз?
17 1 Тисалуникәлеләргә 4:9, 10 укы. Җыелыштагыларга мәхәббәтне гамәлдә күрсәтүнең кайбер юллары нинди? Мәсәлән, олы яшьтәге кардәшләребезне җыелыш очрашуларына машинабызда алып барырга була. Яки тол калган апа-кардәшнең өендәге берәр нәрсәсен ремонтларга кирәктер (Ягък. 1:27). Төрле авырлыкларга очраган я төшенкелеккә бирелгән яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә безнең игътибарыбызга, дәртләндерүгә һәм юатуга мохтаҗ (Гыйб. сүз. 12:25; Көл. 4:11). Сүздә һәм гамәлдә имандашларыбыз турында эчкерсез кайгыртып, без аларга чын мәхәббәт күрсәткәнебезне раслыйбыз (Гәл. 6:10).
18. Имандашларыбыз арасында килеп чыккан кечкенә каршылыкларны җайга салырга нәрсә ярдәм итәчәк?
18 Изге Язмаларда бу явыз дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» кешеләр арасында эгоизм һәм комсызлык рухы хөкем сөрәчәк дип алдан әйтелгән булган (2 Тим. 3:1, 2). Шуңа күрә без, мәсихчеләр буларак, Аллаһыга, Изге Язмалардагы хакыйкатькә һәм бер-беребезгә карата яратуны үстерер өчен зур тырышлыклар куярга тиеш. Әлбәттә, кайчак арабызда кечкенә каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Әмма һәртөрле каршылыкларны ярату белән һәм мөмкин кадәр тизрәк җайга салырга тырышканда, бу җыелыштагыларның һәммәсе өчен чын фатиха булып тора! (Эфес. 4:32; Көл. 3:14) Шуңа күрә беркайчан да мәхәббәтебезгә суынырга юл куймыйк! Әйдәгез, Йәһвәгә, аның Сүзенә һәм кардәшләребезгә булган көчле мәхәббәтебезне күрсәтеп яшәвебезне дәвам итик!