Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Саңгырау булсам да, башкаларны хакыйкатькә өйрәтәм

Саңгырау булсам да, башкаларны хакыйкатькә өйрәтәм

Мин 1941 елны 12 яшемдә суга чумдырылу үттем. Әмма Изге Язмалардагы хакыйкатьне мин чынында 1946 елда гына аңлый башладым. Ни өчен шулай булды? Сезгә моның турында сөйләп китәсем килә.

ЯКЫНЧА 1910 елда әти-әнием Тбилисидан Канадага күченгән. Алар Саскачеван провинциясендәге Пелли авылы янында үз йортлары белән яши башлаган. 1928 елда мин алты баланың иң кечесе булып тудым. Әтием вафат булган көнне миңа ярты ел туарга калган булган, ә әнием мин бер яшьлек сабый бала чагымда үлеп китте. Күп тә үтмәстән, 17 яшендә олы апам Луси да вафат булды. Шуннан соң әниемнең энесе Ник безне абый-апаларыбыз белән үзенә алды.

Ник абыебыз атлар тота иде. Бервакыт, мин әле бәләкәй булганда, туганнарым минем атның койрыгыннан тартып торганымны күреп алган. Атның тибеп җибәрүеннән куркып, алар миңа ат яныннан кит дип кычкырдылар, әмма мин моңа уйлап та бирмәгәнмен. Мин аларга артым белән басып торганмын һәм бернәрсә дә ишетмәгәнмен. Бәхетемә каршы, миңа бернинди дә зыян тимәде, әмма ул көнне туганнарым минем саңгырау икәнемне аңлаган.

Бер гаилә дустыбыз абыема миңа башка саңгырау балалар белән бергә уку яхшырак булыр дип киңәш итте. Һәм абыем мине Саскачеван провинциясендәге Саскатун шәһәрендәге саңгыраулар мәктәбенә урнаштырды. Анда барып җитәр өчен берничә сәгатьлек юл үтәргә кирәк иде. Миңа, нибары 5 яшьлек балага, бу үзгәрешләр күңелгә шом салды. Мин туганнарым белән бәйрәмнәрдә һәм җәйге каникулларда гына очраша алдым. Вакыт узу белән мин ишарәләр телен өйрәндем һәм башка балалар белән вакытны күңелле үткәрә башладым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКӘТЬ БЕЛӘН ТАНЫШАМ

1939 елда Мэрион апам Билл Данильчук исемле егеткә кияүгә чыкты һәм алар безне Франсес апам белән үзләренә алды. Туганнарыбыздан алар беренче булып Йәһвә Шаһитләре белән танышты. Җәйге каникулларга кайткач, алар миңа Изге Язмалардан белгәннәрен сөйләргә тырышты. Чынлап кына әйткәндә, алар ишарәләр телен белмәгәнгә, безгә бер-беребез белән аралашу әллә ни җиңел булмады. Әмма алар, күрәсең, минем йөрәгемдә хакыйкатькә карата эчкерсез яратуны күреп алган. Мин аларның эшләре Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы килмәгәнен күрдем. Шуңа күрә мин алар белән вәгазьгә йөри башладым һәм тиздән минем суга чумдырылырга теләгем туды. 1941 елның 5 сентябрендә Билл мине корычтан ясалган цистернада суга чумдырды. Коедан алынган су бик салкын иде!

1946 елда Кливлендта үткән конгресста саңгыраулар төркеме белән

1946 елда мин җәйге каникулларга өйгә кайттым һәм без АКШның Огайо штатындагы Кливленд шәһәрендә үткән конгресска бардык. Конгрессның беренче көнендә апаларым мин программаны аңлый алсын өчен, чиратлашып язулар алып барды. Икенче көнне миңа конгресста ишетә алмаган кардәшләр өчен программаның ишарәләр теленә тәрҗемә ителүе турында әйттеләр. Миңа программа зур шатлык китерде, чөнки бу конгресста мин Изге Язмалардагы хакыйкатьне ачык итеп аңладым.

ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТӘМ

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, илне милләтчелек чолгап алды. Конгресстан соң, мин мәктәптә үз дини карашларымны якларга тәвәккәл идем. Байракка честь бирүдән, гимн җырлаудан, бәйрәмнәрдә катнашудан һәм классташларым белән чиркәүгә йөрүдән баш тарттым. Укытучыларыма бу бер дә ошамады, алар мине куркытырга һәм хәтта карашларымнан баш тартуымны теләп, мине алдарга тырышты. Боларның барысы классташларым арасында дулкын булып үтте. Һәм минем шаһитлек бирер өчен мөмкинлекләр ачылды. Нәтиҗәдә, Ларри Андрософф, Норман Диттрик һәм Имил Шнайдер исемле классташларым хакыйкатьне кабул итте һәм бүгенге көнгә кадәр Йәһвәгә тугры хезмәт итә.

Башка шәһәрләрдә булганда, мин саңгырау кешеләргә һәрвакыт вәгазьләргә тырыштым. Мәсәлән, Монреаль шәһәрендә саңгыраулар клубында мин Эдди Тегер исемле җинаятьчеләр төркемендә булган бер егеткә вәгазьләдем. Ул безнең кардәшебез булып китте һәм үлеменә кадәр Квебек провинциясендәге Лаваль шәһәрендә ишарәләр телендәге җыелышта хезмәт итте. Шулай ук мин Хуан Арданес исемле бер яшь егет белән таныштым. Ул Бируядә яшәүчеләр кебек Изге Язмалардан ишеткәннәрен җентекләп тикшерде (Рәс. 17:10, 11). Ул да хакыйкатькә килде һәм үлеменә кадәр, өлкән булып, Оттава шәһәрендә хезмәт итте.

1950 нче еллар башында вәгазьләвем

1950 елда мин Ванкувер шәһәренә күчендем. Мин саңгырау кешеләргә вәгазьләргә яратам, шулай да бер очрак аеруча хәтеремдә сакланып калды. Бер көнне мин урамда Крис Спайсер исемле саңгырау булмаган хатын-кызга вәгазьләдем. Ул журналларыбызга язылырга ризалашты һәм мине Гари исемле ире янына килеп китәргә сорады. Без Гари белән озак кына каләм белән кәгазь ярдәмендә аралаштык. Шуннан соң мин алар белән берничә ел дәвамында күрешмәдем. Торонто шәһәрендә үткән конгресста алар мине делегатлар арасыннан күреп, минем яныма килде. Аларны күрергә мин шундый шат идем! Нәкъ шул көнне Гари суга чумдырылырга тиеш булган икән. Бу очрак миңа һәр мөмкинлекне кулланып вәгазьләүнең мөһимлеген исемә төшерде, чөнки без орлыкның кайда һәм кайчан шытып чыкканын белмибез бит.

Соңрак мин Саскатун шәһәренә күчендем. Анда мин бер хатын-кыз белән таныштым. Ул мине үзенең ике саңгырау игезәк кызы — Джин һәм Джоан белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә сорады. Алар мин элек укыган саңгыраулар мәктәбендә укый иделәр. Тиздән инде бу кызлар белгәннәрен классташларына сөйли башлады. Нәтиҗәдә, аларның биш классташы Йәһвә Шаһите булып китте. Шуларның берсе Юнис Колин иде. Мин аның белән югары сыйныфта укыганда таныштым. Әле дә хәтеремдә, ул миңа кәнфит сузып, без дуслар була алабызмы дип сорады. Соңрак Юнис минем хатыным булып, тормышымда иң якын кешем булып китте.

Юнис белән 1960 һәм 1989 елларда

Юнисның әнисе, аның Изге Язмаларны өйрәнгәнен белгәч, аны туктатырга теләп, мәктәп директорыннан ярдәм сорады. Директор хәтта Юнисның өйрәнү өчен басмаларын тартып алды. Әмма ул алга таба да Йәһвә турында белем алырга тәвәккәл иде. Ул әти-әнисенә суга чумдырылу үтәргә теләге турында әйткәч, алар аңа: «Әгәр дә Йәһвә Шаһите булып китсәң, өйдән куып чыгарачакбыз!» — диделәр. 17 яшендә Юнис өеннән китәргә мәҗбүр булды һәм бер җирле Йәһвә Шаһитләренең гаиләсе аны үзенә сыендырды. Ул өйрәнүен дәвам итте һәм соңрак суга чумдырылу үтте. 1960 елда без өйләнештек, әмма аның әти-әнисе безнең туебызга килмәде. Шулай да еллар узу белән алар безнең иманыбызны һәм балаларыбызга биргән тәрбияне күреп, безне хөрмәт итә башлады.

ЙӘҺВӘ МИНЕМ ХАКТА КАЙГЫРТТЫ

Николас улым хатыны Дебора белән Лондондагы Бәйтелдә

Без Юнис белән җиде малайны аякка бастырдык. Бездән аермалы буларак, алар барысы да ишетә. Җиңел булмаса да, без аларның ишарәләр телен белүләре турында кайгырттык. Моның ярдәмендә безгә алар белән аралашу җиңел иде һәм без аларны хакыйкатькә өйрәтә алдык. Җыелыштагы кардәшләр безгә бик нык ярдәм итте. Мәсәлән, бервакыт бер кардәшебез улларыбызның берсе Патшалык Залында начар сүзләр әйтеп йөри дип безгә записка язып бирде. Без шунда ук кирәкле чаралар күрә алдык. Улларыбызның дүртесе — Джеймз, Джерри, Николас һәм Стивен үз гаиләләре белән Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Аларның барысы да үз җыелышларында өлкән булып хезмәт итә. Николас хатыны Дебора белән Бөекбританиядәге филиалда ишарәләр теленә тәрҗемә итүдә ярдәм итә, ә Стивен хатыны Шаннон белән Кушма Штатлардагы филиалда ишарәләр теленә тәрҗемәчеләр булып хезмәт итә.

Улларым Джеймз, Джерри һәм Стивен үз хатыннары белән ишарәләр телендәге вәгазьләү эшенә үз өлешләрен кертә

Өйләнешүебезнең 40 еллыгына бер ай калганда, Юнис рактан үлде. Ул һич тә бирешмичә рак авыруы белән озак вакыт дәвамында көрәш алып барды. Терелтүгә нык иманы аңа көч өстәп торды. Мин аны яңадан күрәчәк көнне түземсезлек белән көтәм!

Фей белән Джеймз, Джерри белән Ивлин, Шаннон белән Стивен

2012 елның февралендә мин егылып, бот сөяген сындырдым. Миңа ярдәм кирәк булды. Шуңа күрә миңа улым белән киленемә күченергә туры килде. Без Калгари шәһәрендәге ишарәләр телендәге җыелышка йөрибез. Мин анда өлкән булып хезмәт итәм. Чынлыкта бу минем беренче ишарәләр телендәге җыелышым! 1946 елдан алып, бу вакытка кадәр мин инглиз җыелышына йөрдем. Сезнең мондыйрак сорау туадыр: мин рухи яктан ничек нык кала алдым? Йәһвә үз вәгъдәсен үтәп, мине, ятимне, калдырмады (Зәб. 10:14). Мин бар кардәшләргә рәхмәтлемен. Алар миңа ярдәм итәр өчен язулар алып барды, ишарәләр телен өйрәнде һәм ишарәләр теленә тәрҗемә итте!

79 яшемдә американ ишарәләр телендә үткән пионерлар мәктәбендә укыганда

Дөресен генә әйткәндә, җыелышларда нәрсә сөйләгәннәрен аңламаганга һәм саңгырауларның ихтыяҗларына игътибар бирелми кебек тоелганга, кайвакыт мин төшенкелеккә бирелдем һәм бар нәрсәне ташлардай хәлгә җиттем. Шул чакларда мин Петернең Гайсәгә әйткән сүзләрен искә төшердем: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит» (Яхъя 6:66—68). Безнең чорда яшәгән абый һәм апа кардәшләр кебек, мин дә түземле булырга өйрәндем. Мин Йәһвәнең һәм аның оешмасының эш итәчәген көтәргә өйрәндем. Бу миңа күп фатихалар китерде! Бүгенге көндә минем туган телемдә мул рухи ризыгым бар. Мин җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда американ ишарәләр телендә сөйләшә алуыма бик шат. Чыннан да, бөек Аллаһыбыз Йәһвәгә хезмәт итү тормышымны баетты һәм бәхетле итте!