Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз исеменең мәңге данланылуы турында кайгыртачак

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

2020 елгы июнь ае «Күзәтү манарасында» бастырылган «Исемең изге ителсен» дигән мәкалә безнең Йәһвә исеме һәм аның хакимлеге белән бәйле ышануларыбызга нинди ачыклык кертте?

Шул мәкаләдән без акылга ия булган бар затлар алдында чынлыкта бердәнбер бәхәсле сорау торганын белдек. Бу — Йәһвәнең бөек исемен изгеләндерү белән бәйле сорау. Галәмдәге хакимлек мәсьәләсе, ягъни Йәһвәнең идарә итүе иң яхшысымы дигән сорау, шул бәхәсле сорау белән бәйле. Шул ук рәвешчә, кешеләрнең сафлыгы белән бәйле сорау да — шул бәхәсле сорауның бер ягы.

Ни өчен без хәзер Йәһвәнең исемен изгеләндерү иң мөһим нәрсә дип саныйбыз? Әйдәгез, моңа өч сәбәп карап чыгыйк.

Гадәндәге фетнәдән бирле Шайтан Йәһвә исеменә яла яга

Беренчедән, Гадән бакчасында Шайтан Йәһвәнең исеменә, ягъни аның репутациясенә, тап төшергән. Мәкерле сорау кулланып, Шайтан Хаувада имеш Йәһвә саран һәм аларга карата артык таләпчән дигән фикер тудырган. Аннары Шайтан Йәһвәнең сүзләренә каршы чыккан һәм, асылда, Аллаһыны алдакчы дип атаган. Шулай итеп, Йәһвәнең исеменә кара ягып, ул «Иблис», ягъни яла ягучы, булып киткән (Яхъя 8:44). Шайтанның ялганына ышанып, Хаува Аллаһыны тыңламаган һәм аның хакимлегенә каршы баш күтәргән (Ярат. 3:1—6). Бүген дә Шайтан, Йәһвә турында ялган таратып, аның исеменә яла яга. Бу ялганга ышанган кешеләрнең Йәһвәгә буйсынмаулары ихтималрак. Аллаһы халкы өчен Йәһвәнең изге исеменә яла ягылуы — иң гаделсез нәрсә, кызганычка каршы, моның аркасында дөнья кайгы һәм явызлык белән тулы.

Икенчедән, Йәһвә, үз исемен хурлаудан азат итеп, аны аклаячак һәм бу акылга ия бар затларга файда китерәчәк. Үз исемен изгеләндерү Йәһвә өчен үтә мөһим. Ул: «Бөек исемемне... изге итәрмен»,— дип әйткән (Йәз. 36:23). Гайсә, Йәһвәнең бар тугры хезмәтчеләренең догаларында иң мөһиме нәрсә булырга тиешлеген күрсәтеп, болай дигән: «Исемең изге ителсен» (Мат. 6:9). Изге Язмаларда Йәһвә исемен данларга кирәклеге кат-кат ассызыклана. Берничә мисалга игътибар итик: «Йәһвәне исеме өчен зурлагыз» (1 Елъ. 16:29; Зәб. 96:8). «Аның шөһрәтле исеменә мәдхияләр җырла» (Зәб. 66:2). «Синең исемеңне мәңге данлармын» (Зәб. 86:12). Йәһвә күктән сөйләгән очракларның берсе гыйбадәтханәдә булган. Анда Гайсә: «Атам, исемеңне данла»,— дип әйткән. Йәһвә аңа: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дип җавап биргән (Яхъя 12:28) a.

Өченчедән, Йәһвәнең нияте һәрчак аның исеме белән, ягъни абруе белән, бәйле булачак. Әйдәгез, бераз уйланыйк. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүеннән соң соңгы сынау булачак. Ә аннары нәрсә? Фәрештәләр дә, кешеләр дә Йәһвәнең исеменә ничек караячак? Бу сорауга җавап бирер өчен, бәхәсле сорауга кагылган ике якны — кешеләрнең сафлыгы һәм Галәмдәге хакимлек белән бәйле сорауларны — исебезгә төшерик. Тугрылыкларын раслаган кешеләргә үз сафлыкларын саклап калу авыр булачакмы? Юк. Алар бит камил һәм тулысынча сыналган булыр, аларны мәңгелек тормыш көтәр. Галәмдәге хакимлек турындагы сорау акылга ия затларны борчырмы һәм хәтта алар арасында бүленеш тудырырмы? Шулай ук, юк. Күктә һәм җирдә яшәгән һәркем бердәм рәвештә Йәһвәнең идарә итүенә теләп буйсыначак. Әмма Йәһвәнең исеме турында нәрсә әйтеп була?

Ул вакытта һәркем Йәһвә турында дөреслекне беләчәк һәм аның исеме тулысынча изгеләндереләчәк. Әмма Аллаһының бар хезмәтчеләре өчен Йәһвәнең исеме иң мөһим нәрсә булып калачак. Ни өчен? Чөнки алар Йәһвәнең гаҗәеп эшләрен күреп торачак. Уйланыйк, Гайсә бар хакимлекне басынкылык белән Йәһвәгә тапшыргач, «Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28). Аннан соң җирдә яшәүче кешеләр «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» (Рим. 8:21). Шулай итеп, Йәһвә күктәге һәм җирдәге бар акылга ия затларны бер гаиләгә берләштерү ниятен тулысынча тормышка ашырачак (Эфес. 1:10).

Боларның барысы Йәһвәнең гаиләсенә ничек тәэсир итәчәк? Һичшиксез, безнең алга таба да Йәһвәнең гаҗәеп исемен данларга көчле теләгебез булыр. Мәдхия җырлаучы Давыт, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, болай дип язган: «Йәһвә Аллаһы... макталсын... Аның шөһрәтле исеме мәңге макталсын» (Зәб. 72:18, 19). Мәңгедән-мәңгегә Йәһвә безне гаҗәпләндереп торыр һәм без аның үзен дә, аның эшләрен дә мактап торырбыз.

Асылда, Йәһвәнең исеме аның белән бәйле булган бар нәрсәне үз эченә ала. Ә иң мөһиме, Аллаһының исеме аның мәхәббәтен исебезгә төшерә (1 Яхъя 4:8). Без Йәһвәнең үзебезне яратудан чыгып барлыкка китергәнен, яратудан чыгып йолым биргәнен һәм яратудан чыгып, гадел идарә иткәнен һәрчак исебездә тотарбыз. Без Йәһвәнең үзебезгә мәхәббәтен яудырганын күреп торырбыз. Күктәге Атабызга якынлашу һәм аның данлыклы исемен мактау безгә мәңгедән-мәңгегә шатлык китереп торыр (Зәб. 73:28).

a Изге Язмаларда шулай ук Йәһвәнең «үзенең исеме хакына» эш иткәне ачыклана. Мәсәлән, ул үз халкын җитәкләгән, аңа ярдәм иткән, аны коткарган, кичергән һәм исән килеш саклаган. Моның барысын ул үзенең бөек исеме хакына башкарган (Зәб. 23:3; 31:3; 79:9; 106:8; 143:11).