Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер-беребезне туганнарча яратып тормыш итик!

Бер-беребезне туганнарча яратып тормыш итик!

«Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» (ЕВР. 13:1).

ҖЫРЛАР: 3, 20

1, 2. Ни өчен рәсүл Паул еврей мәсихчеләренә хат язарга булган?

БЕЗНЕҢ эраның 61 елы. Исраил җирендәге мәсихче җыелышлар чагыштырмача тынычлыкта яши. Рәсүл Паул Рим төрмәсендә утырса да, озакламый иреккә чыгарга өметләнә. Аның хезмәттәше Тимути яңа гына азат ителгән, һәм алар Яһүдиядәге кардәшләре янына барып килергә планлаштыра (Евр. 13:23). Әмма биш елдан соң Иерусалим, нәкъ Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, «гаскәрләр тарафыннан чолгап алыначак». Яһүдиядәге мәсихчеләр һәм аеруча Иерусалимда яшәүче мәсихчеләр кичектермичә эш итәргә тиеш булачак. Гайсә аларны алдан әйтелгән вакыйгаларның үтәлешен күрү белән качарга кирәк булачак дип кисәткән (Лүк 21:20—24).

2 Гайсә бу пәйгамбәрлекне әйткәннән соң инде 28 ел үткән. Шул вакыт эчендә яһүд мәсихчеләре күп кенә каршылыклар һәм эзәрлекләүләр кичереп, Аллаһыга тугры булып калган (Евр. 10:32—34). Шулай да Паул аларның озакламый иң авыр иман сынауларына дучар булачакларын белә (Мат. 24:20, 21; Евр. 12:4). Ул аларның юлларында очраячак төрле сынауларга әзер булуларын тели. Җаннарын саклар өчен, аларга бик зур чыдамлык һәм нык иман кирәк булачак. (Еврейләргә 10:36—39 укы.) Шуңа күрә Йәһвә Паулны бу кадерле кардәшләрне киләчәктәге вакыйгаларга әзерләр өчен, бу хатны язарга рухландырган. Бу хат Еврейләргә дигән китап буларак билгеле.

3. Ни өчен Паулның еврейләргә язган хаты игътибарга лаек?

3 Паулның беренче гасырда яшәгән еврей мәсихчеләренә язган хаты һәрберебезнең игътибарына лаек. Ни өчен? Чөнки безнең шартларыбыз аларныкына охшаш. «Аеруча авыр вакытларда» яшәп, Йәһвәнең халкы төрле каршылыкларга һәм эзәрлекләүләргә дучар була (2 Тим. 3:1, 12). Без иманыбызның нык булуын һәм Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булуыбызны расладык. Шулай да күбебез чагыштырмача тынычлыкта яши һәм турыдан-туры эзәрлекләүләргә дучар булмый. Әмма Паул көннәрендә яшәгән мәсихчеләр кебек, һәрберебезгә бер мөһим фикерне истә тотарга кирәк: безне алда иң авыр иман сынавы көтә! (Лүк 21:34—36 укы.)

4. 2016 елның еллык шигыре итеп нинди шигырь сайланган, һәм ни өчен ул урынлы?

4 Якын киләчәктә булачак вакыйгаларга әзер булырга нәрсә ярдәм итәчәк? Паулның Еврейләргә язган хатында иманыбызны ныгытырга булышачак мөһим нәрсәләргә игътибар ителә. Шуларның берсе хатның соңгы бүлегендә беренче шигырендә ассызыклана: «Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» (Евр. 13:1). Бу шигырь 2016 елның еллык шигыре итеп сайланган.

2016 елның еллык шигыре: «Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» (Еврейләргә 13:1).

ТУГАННАРЧА ЯРАТУ НӘРСӘ УЛ?

5. Туганнарча ярату нәрсә ул?

5 Туганнарча яратып тормыш итү безнең өчен нәрсә аңлата? Паул кулланган грек сүзе филаделфи́а «кардәшне якын күрү» дигәнне аңлата. Туганнарча ярату бу — гаилә әгъзаларын я якын дусларны берләштергән көчле, җылы якын күрү хисе (Яхъя 11:36). Без кардәшләр булып кыланмыйбыз, юк, без чын мәгънәдә кардәшләр (Мат. 23:8). Бер-беребезне якын күрү хисе мондый сүзләр белән матур итеп тасвирлана: «Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Рим. 12:10). Принципларга нигезләнгән ага́пе мәхәббәте белән бергә күрсәтелгәндә яратуның бу төре Аллаһы хезмәтчеләре арасында үзара якын мөнәсәбәтләргә китерә һәм аларны берләштерә.

6. Мәсихчеләр «туганнарча ярату» дигән сүзләрне ничек аңлый?

6 Бер белгечнең сүзләре буенча, «„туганнарча ярату“ дигән сүзтезмә христиан әдәбиятыннан тыш чагыштырмача сирәк очрый». Яһүд динендә «кардәш» дигән сүз гадәттә туганнарга, ә кайчак яһүд милләтенә кергән кешеләргә карата кулланылган. Әмма бу сүз беркайчан да мәҗүсиләргә карата кулланылмаган. Мәсихчеләр исә бар имандашларын, алар нинди генә милләттән булмасын, үз кардәшләре итеп күрә (Рим. 10:12). Бер-беребезне туганнарча яратырга безне Йәһвә өйрәтә (1 Тис. 4:9). Әмма ни өчен без бер-беребезне туганнарча яратып яшәргә тиеш?

НИ ӨЧЕН БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ ТУГАННАРЧА ЯРАТЫП ТОРМЫШ ИТҮ ҮТӘ МӨҺИМ?

7. a) Бер-беребезне туганнарча яратыр өчен төп сәбәп нинди? ә) Бер-беребезгә карата яратуны ныгытыр өчен тагын нинди сәбәп бар?

7 Без бер-беребезне туганнарча яратырга телибез, чөнки моны бездән Йәһвә көтә. Кардәшләребезне яратмый торып, без Аллаһыны яратабыз дип әйтә алмыйбыз (1 Яхъя 4:7, 20, 21). Өстәвенә, без бер-беребезгә мохтаҗ. Авыр вакытларда бу бигрәк тә шулай. Еврей мәсихчеләренә үз хатын язганда, Паул аларның кайберләренә озакламый үз өйләрен һәм мал-мөлкәтләрен калдырырга туры киләчәген белгән. Гайсә бу вакытның никадәр авыр булачагын тасвирлап биргән (Марк 13:14—18; Лүк 21:21—23). Шуңа күрә аларга үзара туганнарча яратуны тагы да ныгытырга кирәк булган (Рим. 12:9).

8. Бөек афәт башланганчы, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

8 Тиздән кешелек тарихындагы иң бөек афәтнең җимергеч җилләре җибәрелгән булачак (Марк 13:19; Ачыл. 7:1—3). Ул вакытта безгә Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый киңәшкә колак салырга кирәк булыр: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер һәм артыңнан ишекләреңне яп. Аллаһының ярсуы басылганчы, бер мизгелгә яшерен» (Ишаг. 26:20). Бу «эчке бүлмәләр», күрәсең, җыелышларыбызны аңлата. Анда без кардәшләребез белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен җыелабыз. Әмма регуляр рәвештә бергә җыелу гына аз. Паул еврей мәсихчеләренә андый җыелыш очрашуларын бер-берсен «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен» кулланырга кирәк икәнен исләренә төшергән (Евр. 10:24, 25). Хәзер үзара туганнарча яратуыбызны үстереп ныгыту вакыты, чөнки ул безгә киләчәктәге һәртөрле сынауны кичереп чыгарга булышачак.

9. а) Бер-беребезгә карата туганнарча яратуны күрсәтер өчен, безнең бүген нинди мөмкинлекләребез бар? ә) Йәһвә халкының туганнарча яратуны күрсәткәненә мисаллар китерегез.

9 Инде бүген, әле бөек афәт башланганчы, безнең бер-беребезгә карата туганнарча ярату күрсәтер өчен күп мөмкинлекләребез бар. Күп кенә кардәшләребез җир тетрәү, су басу, давыл, цунами я башка табигать афәтләре аркасында зыян күрә. Кайбер кардәшләр каршылыкларга һәм эзәрлекләүләргә дучар була (Мат. 24:6—9). Өстәвенә, бу бозык дөнья төзелешендә яшәгәнгә, без материаль авырлыкларга да очрыйбыз (Ачыл. 6:5, 6). Әмма кардәшләребезнең авырлыклары күбәйгән саен, безнең бер-беребезгә карата тирән яратуыбызны күрсәтер өчен мөмкинлекләребез дә күбәя. «Күпләрнең мәхәббәте суынса» да, безгә бер-беребезне туганнарча яратып тормыш итәргә кирәк (Мат. 24:12) [1].

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ТУГАННАРЧА ЯРАТУНЫ НИЧЕК КҮРСӘТЕП БУЛА?

10. Без хәзер нәрсәгә игътибар итәчәкбез?

10 Баштан кичергән төрле авырлыкларга карамастан, без бер-беребезне туганнарча яратып яши алабыз. Кардәшләребезне андый мәхәббәт белән яратканыбызны ничек күрсәтергә? «Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» дигән сүзләрдән соң рәсүл Паул андый яратуны ничек күрсәтеп булганын әйтеп китә. Әйдәгез, алты мөмкинлекне карап чыгыйк.

11, 12. Кунакчыллык күрсәтү нәрсә ул? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

11 «Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз». (Еврейләргә 13:2 укы.) «Кунакчыллык» дип тәрҗемә ителгән сүз төп нөсхә язылган телдә «чит-ят кешегә игелек күрсәтү» дигәнне аңлата. Бу безгә Ибраһимның һәм Лутның мисалларын хәтерләтә. Алар икесе дә таныш булмаган юлчыларга игелек күрсәткән. Бу юлчылар фәрештәләр булып чыккан (Ярат. 18:2—5; 19:1—3). Паул бу мисалларны искә алып, еврей мәсихчеләрен кунакчыл булырга һәм шулай итеп туганнарча яратуны күрсәтеп яшәргә дәртләндергән.

12 Без башкаларны, мәсәлән, төшке ашка я аралашыр өчен өебезгә чакырып, кунакчыллык күрсәтәбезме? Моның өчен күп әзерләнергә я затлы ризык әзерләргә кирәк түгел. Без шулай ук күрсәтелгән игелекне безгә игелек белән кайтара алган кешеләрне генә кунакка чакырырга теләмибез (Лүк 10:42; 14:12—14). Максатыбыз башкаларны гаҗәпләндерү түгел, ә бер-беребезне дәртләндерү! Район күзәтчесе һәм аның хатыны белән якын таныш булмасак та, без аларга кунакчыллык күрсәтергә әзерме? (3 Яхъя 5—8) Графигыбыз тыгыз булса да һәм без көндәлек тормышта стресска дучар булсак та, кунакчыллык күрсәтергә онытмыйк!

13, 14. Без «төрмәдә богауланып утыручыларны... исебездә» ничек тота алабыз?

13 «Төрмәдә богауланып утыручыларны... исегездә тотыгыз». (Еврейләргә 13:3 укы.) Паул гомумән төрмәдә утыручы кешеләр турында әйтмәгән. Ул үз иманнары өчен төрмәдә утырган кардәшләрне күздә тоткан. Еврей мәсихчеләренә бу сүзләрне язган вакытка Паул үзе инде якынча дүрт ел төрмәдә утырган булган (Флп. 1:12—14). Паул кардәшләрне: «Сез тоткынлыктагы кардәшләрнең хәленә кердегез»,— дип мактаган (Евр. 10:34). Төрмәдә утырган чагында Паулга шәхси ярдәм күрсәткән кардәшләрдән аермалы буларак, еврей мәсихчеләре Паулдан ерак булган. Алайса, алар аны ничек истә тота алган? Аның өчен кайнар догалар кылып (Евр. 13:18, 19).

14 Бүген без дә төрмәдә утырган кардәшләрдән ерак яшибездер. Һәм төрмәгә якын җирдә яшәгән кардәшләрдән аермалы буларак, без аларга гамәли яктан ярдәм күрсәтә алмыйбыздыр. Шулай да без шул тугры кардәшләрне истә тотып һәм алар турында Йәһвәгә кайнар догалар кылып, аларга карата ваемсыз булмаганыбызны, ә аларны туганнарча яратканыбызны күрсәтәбез. Мәсәлән, без Эритрея төрмәсендә утырган абый һәм апа-кардәшләрне һәм хәтта балаларны исебездә тотабызмы? Алар арасында төрмәдә 20 елдан артык утыручы өч абый-кардәш бар: Пау́лос Ия́ссу, Исаак Мо́гос һәм Неге́де Те́клемариам.

15. Без никахыбызны ничек ихтирам итә алабыз?

15 «Бар кеше дә никахны ихтирам итсен». (Еврейләргә 13:4 укы.) Әхлакый яктан сафлыгыбызны саклап, без туганнарча яратуыбызны күрсәтәбез (1 Тим. 5:1, 2). Мәсихче җыелышта берәрсе абый я апа-кардәш белән я аның туганы белән җенси әхлаксызлык кылса, ул аның хокукларына нәфесен сузып, аңа зыян китерер иде һәм нәтиҗәдә үзара ышанычыбыз бозылыр иде (1 Тис. 4:3—8). Өстәвенә, апа-кардәш үз иренең порнография каравы белән үзенә хыянәт иткәнен белсә, аның хисләрен күз алдына китерә аласызмы? Алай эш итү тормыш иптәшенә ярату һәм никах төзелешенә хөрмәт күрсәтү булыр идеме? (Мат. 5:28)

16. Канәгатьлек хисе безгә туганнарча яратуны күрсәтергә ничек булыша?

16 «Булганына канәгать булып яшәгез». (Еврейләргә 13:5 укы.) Чын канәгатьлек хисе Йәһвәгә таянуыбызга нигезләнгән. Канәгатьлек безгә материаль әйберләргә дөрес караш сакларга булыша (1 Тим. 6:6—8). Бу безгә Йәһвә белән һәм кардәшләребез арасындагы мөнәсәбәтләребез акчага сатып алып булган бар нәрсәдән күпкә мөһимрәк икәнен аңларга ярдәм итә. Канәгать кеше кардәшләрдән, үзенең тормыш шартларыннан зарланмый һәм башкаларда кимчелекләр эзләми. Ул шулай ук туганнарча яратуыбызны сүндерә алган көнчелеккә һәм комсызлыкка бирелми. Киресенчә, канәгать кеше юмартлык күрсәтә (1 Тим. 6:17—19).

17. Кыюлык безгә туганнарча яратуны күрсәтергә ничек булыша?

17 Кыю булыйк. (Еврейләргә 13:6 укы.) Төрле авырлыклар кичергәндә Йәһвәгә таянсак, без кыю булачакбыз. Кыюлык безгә, үз чиратында, уңай караш сакларга булыша. Туганнарча яратуны уңай караш чагылдырып күрсәтү безгә кардәшләребезне дәртләндерергә һәм юатырга ярдәм итә (1 Тис. 5:14, 15). Бөек афәт вакытында бу дөнья үзенең иң куркыныч чорын кичерәчәк. Без исә котылуыбызның якынлашып килүен белгәнгә, тураеп басып, башыбызны күтәрәчәкбез (Лүк 21:25—28).

Сез өлкәннәрнең хезмәтләре өчен рәхмәтлеме? (18 нче абзацны кара.)

18. Өлкәннәргә карата туганнарча яратуыбызны ничек ныгытырга?

18 Җитәкчелекне үз өсләренә алган «кешеләрне исегездә тотыгыз». (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Өлкәннәрнең безнең хакка тырышып һәм риясыз рәвештә башкарган бар эшләре турында уйланганда, безнең аларга карата туганнарча яратуыбыз һәм рәхмәт хисебез ныгый бара. Без үз тәртибебез аркасында аларның шатлыкларын югалтып я кайгырып хезмәт итүләрен бер дә теләмибез. Киресенчә, без аларга тыңлаучан һәм күндәм булып, «башкарган эшләре өчен аларга карата мәхәббәттә аеруча юмарт һәм үтә ихтирамлы» булырга телибез (1 Тис. 5:13).

ТАГЫН ДА ЗУРРАК ТЫРЫШЛЫКЛАР КУЙЫЙК

19, 20. Без туганнарча яратуыбызны «тагын да зуррак тырышлыклар куеп» ничек күрсәтә алабыз?

19 Һичшиксез, бүген Йәһвәнең халкы туганнарча яратуы белән билгеле. Беренче гасырда да шулай булган, һәм Паул моның турында әйтеп киткән. Әмма ул үзенең кардәшләрен «тагын да зуррак тырышлыклар куеп» туганнарча яратуны күрсәтергә дәртләндергән (1 Тис. 4:9, 10). Әйе, бу яктан һәрвакыт яхшырып була!

20 Ел дәвамында еллык шигырьне күргәндә, мондый сораулар турында уйланыйк: «Мин тагы да кунакчылрак була аламмы? Төрмәдәге кардәшләрне мин ничек исемдә тота алам? Аллаһы оештырган никах төзелешенә мин тиешле ихтирам күрсәтәмме? Миңа чын мәгънәдә канәгать булырга нәрсә булыша ала? Йәһвәгә ышанычымны мин ничек ныгыта алам? Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр белән күбрәк хезмәттәшлек итәр өчен мин нәрсә эшли алам?» Бу алты өлкәдә тырышлыклар куйсак, еллык шигырь безнең өчен Патшалык Залыбыздагы стенада эленеп торган гади язу гына булмаячак. Ул безгә «бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» дигән сүзләр буенча эш итәргә кирәклеген исебезгә төшереп торачак (Евр. 13:1).

^ [1] (9 нчы абзац) Йәһвә Шаһитләренең афәтләр вакытында бер-берсенә туганнарча яратуны ничек күрсәткәннәре турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 15 июль, 8—9 б. һәм «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 20 бүлеген кара.