Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ТЕМА

Аллаһыга тугры кешеләр үз вәгъдәләрен үти

Аллаһыга тугры кешеләр үз вәгъдәләрен үти

Әйдәгез, Хакимнәр 11:30—40 ны укыйк һәм Ифтах белән аның кызының үз вәгъдәләрен ничек тотканын белик.

Контекстка игътибар итегез. Тугры исраиллеләр Йәһвәгә биргән антларына ничек караган? (Сан. 30:2) Ифтах белән аның кызы Йәһвәгә иман иткәннәрен ничек күрсәткән? (Хак. 11:9—11, 19—24, 36)

Нечкәлекләргә игътибар итегез. Ифтах вәгъдәсен биргәндә, күрәсең, нәрсәне күздә тоткан? (w16.04 7, абз. 12) Ифтах үз вәгъдәсен үти алсын өчен, алар кызы белән нинди корбанга барган? (w16.04 7, 8, абз. 14—16) Бүгенге мәсихчеләр нинди антлар бирә? (w17.04 5—8, абз. 10—19)

Сабаклар табып, аларны кулланыгыз. Үз-үзегездән болай дип сорагыз:

  • «Багышлану антым буенча яшәргә миңа нәрсә булышыр?» (w20.03 13, абз. 20)

  • «Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, мин нинди корбанга бара алам?»

  • «Никах антыма тугры калырга миңа нәрсә булышыр?» (Мат. 19:5, 6; Эфес. 5:28—33)