ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | АЛЛАҺЫНЫҢ ИҢ ЗУР БҮЛӘГЕН СЕЗ КАБУЛ ИТӘРСЕЗМЕ?
Аллаһының иң зур бүләге. Ни өчен ул шундый кыйммәтле?
Ни өчен ниндидер бүләк сезнең өчен бик кадерле? Бәлки, моны дүрт нәрсә билгелидер: 1) аны кем бирде, 2) ни өчен ул бирелде, 3) аны бирер өчен нәрсә корбан ителде һәм 4) ул никадәр кирәкле булды? Болар турында уйлану безгә йолым өчен — Аллаһының иң зур бүләге өчен — рәхмәт хисебезне тирәнәйтергә ярдәм итә ала.
АНЫ КЕМ БИРДЕ?
Кайбер бүләкләр безнең өчен аеруча кадерле, чөнки аларны безгә хакимлеккә ия берәр кеше я үзебез бик хөрмәт иткән берәү бирде. Башка бүләкләр, арзан булсалар да, яраткан якын туганыбыз я ышанычлы дустыбыз биргәнгә, күңелебезгә якын. Нәкъ шулай үткән мәкаләдә искә алынган Джордан очрагында булган. Моны йолым бүләгенә карата ничек кулланып була?
Беренчедән, Изге Язмаларда: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде»,— дип әйтелә (1 Яхъя 4:9). Шуңа күрә бу бүләк чыннан да кыйммәтле. Аллаһыдан югарырак хакимлеккә ия булган беркем юк. Аның турында мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (Зәбур 83:18). Безгә бүләк бирердәй югарырак шәхес юк.
Икенчедән, Аллаһы «безнең Атабыз» (Ишагыя 63:16). Нинди мәгънәдә? Ул безгә тормыш биргән. Өстәвенә ул, кайгыртучан әти үз балалары турында кайгырткандай, безне тугры кайгырта. Үз халкын Ифраим дип атап, Аллаһы болай дип әйткән: «Әллә Ифраим минем кадерле улым, сөекле балам түгелме? [...] Менә ни өчен аның аркасында хис-тойгыларым тибрәнә. Мин аны һичшиксез кызганырмын» (Ирмия 31:20). Аллаһы үзенең бүгенге хезмәтчеләренә карата да шундый ук хисләр тоя. Ул безнең чиксез кодрәткә ия Барлыкка Китерүчебез генә булып калмый, ул безнең тугры Атабыз һәм Дустыбыз да. Шуңа күрә аңардан булган һәр бүләк аеруча кыйммәтле түгелме?
НИ ӨЧЕН УЛ БИРЕЛДЕ?
Кайбер бүләкләр, безгә бурыч хисеннән түгел, ә эчкерсез яратудан чыгып бирелгәнгә, кадерле. Риясыз бирүче үзенең күрсәткән игелегенә кайтарырлар дип көтми.
Аллаһы үз Улын безнең хакка безне яратканга биргән. Изге Язмаларда: «Аллаһы... аны [Улын] дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте»,— дип әйтелә. Ни өчен ул моны эшләгән? «Без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен» (1 Яхъя 4:9). Аллаһы моны эшләргә бурычлы булганмы? Һич тә юк! «Мәсих Гайсәнең... түләнгән йолымы» — «Аллаһының юмарт игелегенең» чагылышы ул (Римлыларга 3:24).
Ни өчен Аллаһының бүләге аның «юмарт игелегенең» чагылышы дип әйтеп була? Изге Язмаларда болай дип аңлатыла: «Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән» (Римлыларга 5:8). Аллаһы риясыз яратудан чыгып көчсез, ярдәмчесез, гөнаһлы кешеләр хакына эш иткән. Без андый яратуга лаеклы түгел һәм бурычыбызны беркайчан да түләп бетерә алмабыз. Аның бүләге — тарихта күрсәтелгән мәхәббәтнең иң зур чагылышы.
НӘРСӘ КОРБАН ИТЕЛДЕ?
Кайбер бүләкләр аларны бирүче берәр әһәмиятле нәрсәне корбан иткәнгә кыйммәтле. Берәр кеше үзе өчен зур кыйммәткә ия берәр нәрсәне безгә теләп бирсә, андый корбан аркасында без бу бүләкне аеруча кадерлибез.
Аллаһы «үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Ул безгә аннан кадерлерәк һичкемне тәкъдим итә алмас иде. Иксез-чиксез еллар дәвамында Аллаһы Галәмне барлыкка китергәндә, Гайсә аның белән бергә эшләгән һәм «аның сөенече булган» (Гыйбрәтле сүзләр 8:30). Гайсә — Аллаһының «яраткан Улы» һәм «күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы» (Көләсәйлеләргә 1:13—15). Акылга ия ике шәхес арасында якынрак мөнәсәбәт булмаган.
Шулай да, «Аллаһы үз Улын... кызганмыйча биргән» (Римлыларга 8:32). Йәһвә безнең өчен иң яхшысын бүләк иткән. Бу бүләк аңа иң кыйммәт бәягә төшкән.
УЛ БИК КИРӘКЛЕ
Кайбер бүләкләр кыйммәтле, чөнки алар безгә бик кирәк. Әйтик, сезнең үзегезне үлемнән коткара алучы даруны сатып алыр өчен акчагыз җитми, ди. Аның өчен түләгән кешегә сез бик рәхмәтле булыр идегез! Ул бүләк, һичшиксез, бәя биреп бетергесез булыр иде, шулай бит?
«Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» (1 Көринтлеләргә 15:22). Адәмнең токымнары буларак, без барыбыз үләбез. Без чир һәм үлем укларыннан котыла алмыйбыз, Аллаһы белән татулашу һәм аның алдында гаепле булудан котылу хәлебездән килми. Без кешеләр буларак, үзебезне я башкаларны терелтә алмыйбыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Берсе дә һичкайчан башка берәүне йолып ала алмый, Аллаһыга аның өчен йолым түли алмый... [йолым бәясе] аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала» (Зәбур 49:7, 8). Безгә ярдәм бик кирәк, чөнки йолым бәясен бирү кулыбыздан килми. Аллаһы булышмаса, без ярдәмчесез булыр идек.
1 Яхъя 1:7; 5:13). Ә үлгән якыннарыбызга йолым нинди файда китерәчәк? «Үлем бер кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер кеше [Гайсә] аша киләчәк» (1 Көринтлеләргә 15:21).
Бөек яратуыннан чыгып, Йәһвә безне үлемнән коткара алучы «дару» өчен түләгән, шулай итеп Гайсә аша «һәркем тереләчәк». Йолым ярдәмендә бу ничек мөмкин булган? «Гайсәнең, аның Улының, каны безне бар гөнаһтан сафландырды». Әйе, Гайсәнең түгелгән канына иман итү гөнаһларны кичерүгә һәм мәңгелек тормышка юл ача (Гайсәнең корбаны иң югары шәхестән һәм иң бөек яратудан чыгып бирелгән булган. Йәһвә Аллаһы безнең хакка иң күп нәрсәдән баш тарткан. Бу корбан безнең өчен иң кирәкле бүләк: безне гөнаһтан һәм үлемнән азат итә. Әйе, сөйләп бетергесез йолым бүләгенә тиң бүләк юк.