Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | САРА

«Син бик чибәр хатын»

«Син бик чибәр хатын»

САРА бүлмә уртасында тора һәм тирә ягына карый. Көнбатыш Азиядә яшәгән бер чибәр хатын-кызны күз алдыгызга китерегез. Аның таң калырлык матур, кара күзләрендә сагыш төсмере чагыламы? Алай икән, ни өчен икәнлеген аңлау авыр түгел. Бу йорт белән күп истәлекләр бәйле. Ул үзенең яраткан ире Ибраһим белән монда бихисап бәхетле сәгатьләр үткәргән *. Алар бергә бу йортка ямь керткән.

Алар гөрләп алга барган Ур шәһәрендә яши. Монда кәсепчеләр, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр күп. Ибраһим белән Сараның, һичшиксез, үз йортлары һәм хуҗалыклары бар. Әмма Сара өчен йорты мал-мөлкәтен саклау урыны гына түгел. Монда ул үз ире белән еллар дәвамында шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып гомер иткән. Монда алар яраткан Аллаһылары Йәһвәгә санап бетергесез күп мәртәбәләр дога кылган. Сара үз йортын, һичшиксез, ярата.

Шулай да Сара үзе ияләшкән бар нәрсәне калдырып китәргә әзер. Бәлки, 60 яшьләр тирәсендә булса да, аңа таныш булмаган җиргә сәяхәт итәргә һәм куркынычлар, авырлыклар тулы тормыш алып барырга туры килер. Һәм кире кайту юлы булмас. Ни өчен аңа шундый зур үзгәрешләр ясарга кирәк? Һәм без бүген аның иманын ничек үрнәк итеп тота алабыз?

«ТОРГАН ҖИРЕҢНЕ... КАЛДЫР»

Сара, күрәсең, Ур шәһәрендә туып үскән. Бүген ул ташландык хәрабәләр булып тора. Әмма Сара көннәрендә сәүдә кораблары Евфрат елгасының сулары һәм каналлары буйлап йөргән. Һәм бу бай шәһәргә төрле-төрле җирләрдән кыйммәтле товарлар китергән. Ур шәһәренең тар һәм бормалы урамнарында халык күп булган, аның причаллары буйлап кораблар бер-берсен этешеп торган, ә базарлары товарлар белән шыгрым тулы булган. Сараның бу ыгы-зыгылы шәһәрдә үсүен күз алдыгызга китерегез. Сара шәһәр кешеләренең күбесен исемнәре буенча белгән. Алар да, һичшиксез, аны белгән, чөнки ул бик чибәр хатын булган. Аның шулай ук күп туган-тумачалары булган.

Изге Язмалардан Сара үзенең нык иманы белән билгеле. Ур халкы ай илаһысына табынган, һәм шул илаһка салынган манара шәһәр өстеннән калкып торган. Сара исә хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылган. Аллаһы Сүзендә аның ничек иманга килгәне турында язылмый. Аның әтисе ким дигәндә берникадәр вакыт потларга табынган. Һәрхәлдә, Сара үзеннән ун яшькә олырак булган Ибраһимга кияүгә чыккан * (Яратылыш 17:17). Соңрак Ибраһим «иман итүчеләрнең... атасы» буларак билгеле булып киткән (Римлыларга 4:11). Бергәләшеп алар яхшы һәм нык никах төзегән. Алар бер-берсен хөрмәт иткән, яхшы аралашкан, һәм гаиләләрендә авырлыкларны бергә хәл итәргә әзер булу рухы хөкем сөргән. Әмма иң мөһиме, алар үз Аллаһыларын ярату белән аерылып торган.

Сара үз ирен бик нык яраткан. Алар Урда туганнары арасында төпләнгәннәр. Әмма тиздән алар җитди сынауга очраган. Изге Язмаларда: «Сарая балага уза алмый иде, аның балалары булмады»,— дип әйтелә (Яратылыш 11:30). Андагы культурада һәм шул вакытта Сараның хәле аеруча авыр булган. Шулай да ул үз Аллаһысына һәм иренә тугры булган. Әтисез калган туганнары Лут алар өчен, күрәсең, уллары кебек булып киткән. Тормышлары шулай ага барган, әмма бер көнне барысы үзгәргән.

Ул көнне Ибраһим Сара янына дулкынланып килгән. Әле генә булган хәлгә ул ышанып бетә алмаган. Алар гыйбадәт кылган Аллаһы аның белән сөйләшкән һәм, күрәсең, фәрештәсе аша хәтта аның алдында пәйда булган! Ярату тулы күзләрен үз иренә төбәп, тыны киселеп аңардан: «Ул сиңа нәрсә диде? Әйтче миңа!» — дип сораучы Сараны күз алдыгызга китерегез. Башта, бәлки, Ибраһим зиһенен туплар өчен утыргандыр. Аннары ул Сарага Йәһвәнең: «Торган җиреңне һәм туганнарыңны калдырып, мин күрсәтәчәк җиргә бар»,— дигән сүзләрен әйтеп биргәндер (Рәсүлләр 7:2, 3). Азрак тынычлангач, алар Йәһвәнең үзләренә биргән йөкләмәсе турында уйланган. Алар үз җае белән барган уңайлы тормышларын калдырырга һәм күчмә тормыш алып барырга тиеш булган. Сара ни дияр? Ибраһим, һичшиксез, аңа күзен алмыйча карап торган. Шундый зур үзгәрешләр алдында ул үзенә терәк булып торырга әзер булырмы?

Без Сарага ясарга кирәк булган сайлауның безгә бер ни кагылышы юк дип уйларга мөмкин. «Аллаһы миннән я тормыш иптәшемнән беркайчан да шундый нәрсә эшләргә сорамады!» — дип уйлап куйганбыздыр без. Шулай да, безнең һәммәбез охшаш сайлау алдында тора түгелме соң? Без байлык артыннан куып яшәгән кешеләр арасында яшибез. Бу дөнья безне уңайлыкларны, мал-мөлкәтне һәм иминлегебезне беренче урынга куеп яшәргә этәрә. Әмма Изге Язмалар безне башка сайлау ясарга дәртләндерә: рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга һәм үзебезгә түгел, ә Аллаһыга ярарга тырышырга өнди (Маттай 6:33). Сараның мисалы турында уйланып, үзебездән: «Ә мин нинди сайлау ясармын?» — дип сорыйк.

АЛАР ҮЗ «ҖИРЛӘРЕН КАЛДЫРА»

Китәр өчен әйберләрен җыйганда, Сарага нәрсәне үзе белән алырга, ә нәрсәне калдырырга икәнен хәл итәргә кирәк булган. Ул ишәкләр һәм дөяләр күтәреп бара алмаган һәм күчмә тормыш өчен яраклы булмаган әйберләрне үзе белән ала алмаган. Аларга мал-мөлкәтләренең күп өлешен, күрәсең, сатарга я биреп калдырырга туры килгән. Шәһәр уңайлыкларын да калдырырга кирәк булган. Мәсәлән, Сара якындагы кибетләрдән һәм базарлардан ярма, ит, җиләк-җимеш, кием һәм башка кирәк-яракларны сатып ала торган булган.

Сараның иманы аны йорт уңайлыкларын калдырып китәргә дәртләндергән

Сарага йортның үзен дә калдырып китү авыр бирелгәндер. Йортлары археологлар Ур шәһәрендә тапкан күп йортларның берсе кебек булса, Сарага күп уңайлыклардан баш тартырга кирәк булган. Андагы йортларның кайберләрендә уникедән артык бүлмә, фонтаннар һәм су үткәрү системасы булган. Хәтта гади генә йортларның да нык түбәләре һәм стеналары булган, ә ишекләре яхшылап бикләнгән. Берәр чатыр караклардан шундый ук яклау бирә алганмы? Ә бит әле арысланнар, капланнар, аюлар һәм бүреләр дә булган, һәм шул вакытларда Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә алар күп булган.

Ә гаиләсе турында нәрсә әйтеп була? Сарага кемне калдырып китәргә кирәк булган? Аллаһының «торган җиреңне һәм туганнарыңны калдыр» дигән боерыгына буйсыну аңа аеруча авыр булгандыр. Якты йөзле, кайгыртучан Сараның үзе бик яраткан абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм башка туган-тумачалары булгандыр. Һәм ул аларны, бәлки, бүтән беркайчан да күрмәс. Шулай да Сара кыюлык белән алга карап китү көненә әзерләнә барган.

Авырлыкларга карамастан, Сара әйберләрен җыеп билгеләнгән көнне китәргә әзер булган. Гаилә башы Тирах, ике йөз яшьләр тирәсендә булса да, Ибраһим һәм Сара белән бергә барган (Яратылыш 11:31). Сарага, һичшиксез, үзенең карт әтисен күп кайгыртырга туры килгәндер. Йәһвәгә буйсынып, «калдайлыларның җирләрен калдырып» киткәндә, аларга Лут та кушылган (Рәсүлләр 7:4).

Аларның кәрваны башта Евфрат буйлап төньяк-көнбатышка таба 1000 километр чамасы үтеп, Харанга килгән. Алар берникадәр вакытка Харанда тукталган. Тирах, мөгаен, шунда авырып китеп, сәфәрне дәвам итә алмаган. Аларның гаиләсе, әтиләре 205 яшендә вафат булганчы, шунда яшәгән. Шул арада, юлларын дәвам иткәнче, Йәһвә кабат Ибраһимга мөрәҗәгать итеп, бу урынны калдырырга һәм үзе күрсәтәчәк җиргә барырга кушкан. Әмма бу юлы Аллаһы дулкынландыргыч бер вәгъдә биргән. «Мин синнән бөек халык булдырырмын»,— дигән ул (Яратылыш 12:2—4). Ләкин Хараннан киткәндә, Ибраһимга — 75, ә Сарага 65 яшь булган, һәм аларның балалары булмаган. Ибраһимнан халык ничек барлыкка килә алган? Ул тагын бер хатын алырмы? Күпхатынлы гаиләләр ул вакытта гадәти булган, шуңа күрә бу Сараны борчыгандыр.

Һәрхәлдә, алар Харанны калдырып, юлга чыккан. Әмма алар белән барган кешеләргә игътибар итегез. Изге Язмаларда Ибраһимның гаиләсе «җыелган бар мал-мөлкәтләрен һәм Харанда үзләре белән булган хезмәтчеләрен алып» китте дип әйтелә (Яратылыш 12:5). Ибраһим белән Сара, һичшиксез, тыңларга әзер һәркемгә үз иманнары турында сөйләгән. Кайбер борынгы яһүди комментарийлар буенча, бу шигырьдә әйтелгән хезмәтчеләр прозелитлар да булган, алар Ибраһим белән Сарага Йәһвәгә гыйбадәт кылуда кушылган. Шулай икән, шик тә юк, нык иманы Сараны үзенең Аллаһысы һәм өмете турында инанып сөйләргә дәртләндереп торган. Бүгенге дөньяда иман һәм өмет азая барганга, Сараның мисалы турында уйлану мөһим. Изге Язмалардан берәр файдалы нәрсә белсәгез, бәлки, сез берәрсе белән моны уртаклаша алырсыз.

АЛАР «МИСЫРГА ТАБА КИТКӘН»

Күрәсең, б. э. к. 1943 елны 14 нисанда Евфратны күчкәннән соң, алар Йәһвә үзләренә вәгъдә иткән җирнең көньягына юл тоткан (Чыгыш 12:40, 41). Як-ягына каранган, бу җирнең матурлыгына, табигатьнең күптөрлелегенә һәм яхшы климатына сокланган Сараны күз алдыгызга китерегез. Мөредәге зур агачлар янында, Шехем җире янында Ибраһим алдында яңадан Йәһвә пәйда булган һәм: «Бу җирне синең токымыңа бирәм»,— дигән. «Токым» дигән сүз Ибраһим өчен зур мәгънәгә ия булгандыр! Аны ишеткәч, ул, һичшиксез, Гадән бакчасы турында уйланган. Анда Йәһвә бер токым турында алдан әйткән булган; шул токым бер көнне Шайтанны юк итәргә тиеш. Йәһвә инде Ибраһимга «җир йөзендәге барлык кабиләләр синең аша», ягъни Ибраһимнан булдырылган халык аша, фатихаланыр дигән булган (Яратылыш 3:15; 12:2, 3, 6, 7).

Шулай да Ибраһимның гаиләсе ул вакыттагы дөньяның авырлыкларыннан азат булмаган. Бер мәл Кәнган җирендә ачлык башланган, һәм Ибраһим үз гаиләсен көньякка, Мисырга таба алып барырга булган. Әмма аны бер нәрсә куркыткан. Шуңа күрә ул Сарага болай дигән: «Сарая, тыңла әле! Син бик чибәр хатын. Сине күреп мисырлылар: „Бу аның хатыны“,— диярләр дә мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар. Зинһар, аларга, мин аның сеңелесе, дип әйт. Шулчак минем белән барысы да әйбәт булыр, һәм син җанымны коткарырсың» (Яратылыш 12:10—13). Ни өчен Ибраһим Сарага шундый сәер үтенеч белән мөрәҗәгать иткән?

Кайбер тәнкыйтьчеләр Ибраһимны ялганчы һәм куркак дип санаган, әмма ул андый булмаган. Сара чыннан да аның үги сеңеле булган. Һәм Ибраһимның сак булуы нигезле булган. Аллаһы Ибраһим аша махсус токым һәм халык булдырырга ниятләгән, һәм Ибраһим белән Сара моннан әһәмиятлерәк нәрсә юк икәнен аңлаган. Шуңа күрә Ибраһимның иминлеге бик мөһим булган. Өстәвенә, археологик мәгълүматлар күрсәткәнчә, Мисырда хакимлеккә ия кешеләр еш кына берәүнең хатынын үзләренә алып, ирен үтергән булган. Шунлыктан, Ибраһим акыллы эш иткән, ә Сара басынкы гына аның карары белән ризалашкан.

Тиздән булган вакыйгалар Ибраһимның шикләнүләре нигезле булганын күрсәткән; фиргавеннең кайбер мирзалары Сараның, үз яшенә карамастан, шаккатыргыч чибәр булуын күреп алган. Алар аның турында фиргавенгә сөйләгән, һәм ул Сараны үз йортына алырга кушкан! Ибраһимның газаплануын һәм Сараны биләп алган куркуны күз алдына китерегез. Ләкин, күрәсең, анда Сарага мөнәсәбәт начар булмаган, анда ул хөрмәтле кунак булган. Фиргавеннең, мөгаен, аны үзенә каратасы һәм үзенең байлыгы белән яулап аласы килгән, ә аннан соң ул аны «абыйсыннан» үзенә хатынлыкка сорарга теләгән (Яратылыш 12:14—16).

Фиргавен сараеның тәрәзәсеннән я балконыннан Мисырның табигать күренешенә карап торган Сара турында уйлап карагыз. Яңадан стеналар артында, түбә астында яшәп, яхшы ризыклар ашап, ул нәрсә хис иткән микән? Мул тормыш, һәм хәтта, бәлки, Урда үзе алып барган тормыштан да мулрак тормыш аны кызыктырганмы? Ул Ибраһимны ташлап, фиргавеннең хатыны булырга теләгән булса, никадәр сөенер иде Шайтан! Ләкин Сараның андый уе да булмаган. Ул үзенең иренә, никахына һәм Аллаһысына тугры булган. Их, әгәр бүгенге әхлаксыз дөньяда һәр никахтагы кеше шундый тугрылык күрсәтсә иде! Сез дә үз тормыш иптәшегез һәм дусларыгыз белән эш иткәндә, тугры Сарадан үрнәк ала аласыз.

Фиргавен сараендагы вәсвәсәләргә карамастан, Сара тормыш иптәшенә тугры булып калган

Йәһвә бу кадерле хатынны яклар өчен, фиргавен һәм аның йортына зур бәла-казалар китергән. Фиргавен Сараның Ибраһим хатыны булганын ничектер белеп алган. Шунда ул аны кире иренә кайтарган һәм алардан бөтен йортлары белән Мисырдан китүләрен сораган (Яратылыш 12:17—20). Яраткан хатыны кире кайткач, Ибраһим бик шатлангандыр! Исегездәдер, ул аңа яратып: «Син бик чибәр хатын»,— дигән булган. Ләкин ул аның икенче төрле матурлыгын тагы да күбрәк кадерләгән. Сараның Йәһвә каршында бик кыйммәтле эчке матурлыгы булган (1 Петер 3:1—5). Нәкъ шундый матурлыкны без барыбыз үстерә алабыз. Без рухи нәрсәләрне материаль нәрсәләрдән өстен күрсәк, Аллаһы турындагы белемнәребезне башкалар белән уртаклашырга тырышсак һәм сынаулар вакытында Аллаһының әхлакый нормаларын тугры тотсак, без Сараның иманын үрнәк итеп тотарбыз.

^ 3 абз. Башта аларның исемнәре Ибрам белән Сарая булган. Әмма алар соңрак Йәһвә үзләренә биргән исемнәре буенча яхшырак билгеле (Яратылыш 17:5, 15).

^ 8 абз. Сара Ибраһимның үги сеңеле булган. Тирах аларның икесенең дә әтиләре булган, әмма аларның әниләре төрле булган (Яратылыш 20:12). Бүген андый никахлар кору дөрес булмас иде, ләкин элек хәл башкача булган. Кешелек Адәм белән Хаува югалткан камиллеккә якын булган. Шундый яхшы сәламәтлеккә ия кешеләр якын туганнары белән никахлашса да, балаларына генетик зыян килмәгән. Ләкин якынча 400 ел үткәч, кешеләр камиллектән ераклашкан. Ул вакытта Муса кануны якын туганнар арасындагы никахларны тыйган (Левилеләр 18:6).