Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Директор сәркатипкә үз хәбәрен язарга кушкан кебек, Аллаһы тугры кешеләргә Изге Язмаларны язарга кушкан

Аллаһы безгә үзенең искиткеч вәгъдәләрен ача

Аллаһы безгә үзенең искиткеч вәгъдәләрен ача

Кешеләрне барлыкка китергәннән бирле, Аллаһы алар белән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләр аша аралашкан. Ул шулай ук үз хәбәре һәм вәгъдәләре язып куелсын дип кайгырткан. Бу вәгъдәләр сезнең киләчәгегез белән бәйле. Алар турында кайдан укып була?

Аллаһының хәбәре Изге Язмаларда язылган (2 Тимутигә 3:16). Аллаһы, үз хәбәрен яздырыр өчен, пәйгамбәрләрне ничек кулланган? Ул аларның акылларына үз уйларын салган, ә алар бу фикерләрне язып барган (2 Петер 1:21). Моны бер мисал ярдәмендә аңлап була. Әйтик, директор сәркатипкә берәр хәбәрне язарга кушса, без бу хәбәрне директорныкы итеп кабул итәбез. Нәкъ шулай ук Аллаһы үз хәбәрен кешеләргә язарга кушса да, Изге Язмаларның авторы — Аллаһы үзе.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕ КИҢ ТАРАЛГАН

Аллаһының хәбәре шулкадәр мөһим булганга, ул бар кешеләрнең аны укуларын һәм аңлауларын тели. Бүген аның «мәңгелек яхшы хәбәрен» һәр милләт, кабилә һәм тел кешеләре укый ала (Ачылыш 14:6). Аллаһы Тәгаләнең фатихасы белән Изге Язмалар тулысынча я өлешчә 3 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Бүтән андый китап юк.