Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иман күрсәтеп, акыллы карарлар кабул итегез!

Иман күрсәтеп, акыллы карарлар кабул итегез!

«Иман белән, бер дә шикләнмичә сорасын» (ЯГЪК. 1:6).

ҖЫРЛАР: 118, 35

1. Нәрсә аркасында Кабил начар карар кабул иткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

КАБИЛ сайлау алдында торган: тискәре хисләренә хуҗа булыргамы я хис-тойгыларына бирелергәме. Нинди генә карар кабул итмәсен, нәтиҗәләре аның тормышына тәэсир итәр иде. Безгә яхшы билгеле булганча, Кабил начар карар кабул иткән. Кылган карары нәтиҗәсендә бертуган энесе Һабилнең тормышы өзелгән. Өстәвенә, кабул иткән карары белән Кабил үзенең Барлыкка Китерүчесе белән мөнәсәбәтләрен бозган (Ярат. 4:3—16).

2. Ни өчен акыллы карарлар кабул итү мөһим?

2 Без дә тормышыбызда төрле карарлар кабул итәбез. Аларның кайберләре бик җитди, башкалары исә юк. Әмма күп кенә карарларыбыз тормышыбызга бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә дөрес карарлар кабул итү сәләтебез безгә чагыштырмача тыныч яшәргә ярдәм итә ала. Дөрес булмаганнары исә проблемалар, бәхәсләр тудыра һәм өметләрнең акланмавына китерә (Гыйб. сүз. 14:8).

3. а) Акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итәчәк? ә) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Акыллы карарлар кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Моның өчен безгә Аллаһыга тулысынча ышанырга һәм аның безгә акыллылык белән эш итәргә ярдәм итәргә теләгәненә шикләнмәскә кирәк. Шулай ук Йәһвәнең Сүзенә һәм аның киңәшләренә ышанырга кирәк. (Ягъкуб 1:5—8 укы.) Аллаһыга якынлашып, Сүзенә карата яратуыбыз үскән саен, аның безгә яхшылыкны гына теләгәненә ышанычыбыз арта бара. Нәтиҗәдә без карарлар кабул итәр алдыннан Аллаһы Сүзеннән киңәш эзләргә гадәтләнәбез. Әмма акыллы карарлар кабул итү сәләтебезне ничек яхшыртырга? Һәм без һәрвакытта да кабул иткән карарларыбыз буенча эш итәргә тиешме?

КАРАРЛАР — ТОРМЫШЫБЫЗНЫҢ АЕРЫЛГЫСЫЗ ӨЛЕШЕ

4. Адәм нинди сайлау алдында торган һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

4 Адәм баласының яратылганыннан алып, ир-атлар һәм хатын-кызлар мөһим карарлар кабул итә. Адәмгә үзенең Барлыкка Китерүчесен я Хауваны тыңларгамы икәнен сайларга кирәк булган. Адәм карар кабул иткән булса да, карары нинди булган? Алданган хатынының йогынтысына бирелеп, ул бөтенләй акылсыз сайлау ясаган. Нәтиҗәдә, ул Оҗмахтан куылган һәм ахыр чиктә үлгән. Бу әле акылсыз сайлауның беренче ачы җимешләре генә булган. Без һаман да Адәмнең коточкыч карарының нәтиҗәләре аркасында газап чигеп яшибез.

5. Ни өчен без карарлар кабул итү сәләтебезне кулланырга тиеш?

5 Кайберәүләр тормышта карарлар кабул итәргә кирәк булмаган булса, яшәү җиңелрәк булыр иде дип уйлый. Сез дә шундый фикердәме? Йәһвә кешеләрне фикер йөртә һәм сайлау ясый белмәгән роботлар итеп барлыкка китермәгән. Моны исебездә тотыйк. Изге Язмалар безне акыллы карарлар кабул итәргә өйрәтә. Йәһвә безнең үзебез карарлар кабул итүебезне тели, әмма шул ук вакыт бу зур җаваплылык та. Әйдәгез, моңа кагылышлы кайбер дәлилләргә игътибар итик.

6, 7. Исраиллеләр нинди сайлау алдында торган һәм ни өчен аларга акыллы эш итәргә авыр булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Вәгъдә ителгән җирдә яши башлагач, исраиллеләргә бик мөһим карар кабул итәргә кирәк булган: Йәһвәгә гыйбадәт кылырга я башка илаһларга табыныргамы. (Йошуа 24:15 укы.) Безнең өчен монда барысы да ап-ачык кебек. Шулай да бу бик мөһим карар булган, чөнки аларның гомерләре нинди сайлау ясавына бәйле булган. Хакимнәр чорында исраиллеләр еш кына акылсыз карарлар кабул иткән. Алар Йәһвәне калдырып, ялган илаһларга табынган (Хак. 2:3, 11—23). Соңрак Ильяс пәйгамбәр көннәрендә исраиллеләр Йәһвәгә хезмәт итәргәме я ялган илаһ Багалга табыныргамы икәнен сайларга тиеш булган (1 Пат. 18:21). Ильяс халыкны икеләнүчән булуы өчен шелтәләгән. Сез, бәлки, монда да барысы ап-ачык дип уйларсыз, чөнки Йәһвәгә хезмәт итү бу иң акыллы һәм мул фатихалар китерә торган тормыш юлы. Дөресен генә әйткәндә, акыл-зиһенгә ия булган кеше Багалга табынуны сайламас иде. Шулай да исраиллеләр «ике төрле фикер йөртеп, аксап йөргән». Шуңа күрә Ильяс аларны гыйбадәтнең иң югары төрен — Йәһвәгә гыйбадәт кылуны сайларга өндәгән.

7 Әмма ни өчен исраиллеләргә акыллы карар кабул итү шулкадәр авыр булган? Беренчедән, аларның Йәһвәгә иманнары зәгыйфьләнгән һәм алар аны тыңларга теләмәгән. Исраиллеләр Йәһвәгә таянмаган һәм аның турында төгәл белем дә алмаган, зирәклеген дә танып белмәгән. Төгәл белем буенча эш итү аларга акыллы карарлар кабул итәргә ярдәм итәр иде (Зәб. 25:12). Икенчедән, алар башка халыкларның йогынтысына бирелгән һәм хәтта аларга үзләре урынына карарлар кабул итәргә юл куйган. Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган чит халыклар исраиллеләрнең фикер йөртүенә тәэсир итеп, аларны үзләренең юлларына күндергән. Моның турында Йәһвә әле гасырлар элек кисәткән булган (Чыг. 23:2).

БАШКАЛАР БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КАРАРЛАР КАБУЛ ИТӘРГӘ ТИЕШМЕ?

8. Исраил халкының тарихыннан нинди мөһим сабак алып була?

8 Югарыда әйтеп кителгән мисаллардан үзебез өчен бер сабак алып була. Һәрберебез үзе карарлар кабул итәргә тиеш, ә карарыбыз акыллы һәм дөрес булсын өчен Изге Язмалардагы төгәл белемнәргә нигезләнеп эш итәргә кирәк. Гәләтиялеләргә 6:5 тә (иск.): «Һәркем... үз җаваплылык йөген үзе йөртәчәк»,— диелгән. Без карарлар кабул итү җаваплылыгыбызны беркемгә дә йөкләргә тиеш түгел. Киресенчә, без үзебез Аллаһы күзендә нәрсә дөрес икәненә төшенеп, шуның буенча эш итәргә тиеш.

9. Ни өчен башкаларга безнең өчен карарлар кабул итәргә юл куюыбыз куркыныч?

9 Нинди очракларда башкалар безнең өчен карарлар кабул итәргә мөмкин? Мәсәлән, башкаларның басымына бирелгәндә, безнең акылсыз карар кабул итүебез бар (Гыйб. сүз. 1:10, 15). Әмма, башкалар безгә ничек кенә басым ясамасын, без Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбыз кушканча эш итәргә тиешбез. Күп кенә очракларда, әгәр дә без башкаларга безнең өчен карарлар кабул итәргә юл куйсак, без, асылда, аларга ияргән булып чыгабыз. Әмма андый карар фаҗигале булырга мөмкин.

10. Паул гәләтиялеләрне нәрсә турында кисәткән?

10 Рәсүл Паул гәләтиялеләрне башкаларга үзләре өчен шәхси карарларны кабул итәргә юл кую куркыныч дип кисәткән. (Гәләтиялеләргә 4:17 укы.) Җыелыштагы кайбер мәсихчеләр башкалар өчен карарлар кабул итеп, аларны рәсүлләрдән аерырга теләгән. Нинди максат белән? Үз-үзләрен генә яраткан шушы кешеләр күренекле урынга омтылган. Алар чикләрдән чыгып, имандашларының шәхси карарлар кабул итү хокукын хөрмәт итмәгән.

11. Без башкаларга шәхси карарларын кабул итәргә ничек ярдәм итә алабыз?

11 Паул үз кардәшләренең карарлар кабул итү хокукын хөрмәт итү ягыннан яхшы үрнәк булып тора. (2 Көринтлеләргә 1:24 укы.) Бүген өлкәннәр, шәхси сайлауга кагылышлы сорауларда киңәш биргәндә, аның үрнәге буенча эш итәргә тиеш. Алар кардәшләре белән Изге Язмаларга нигезләнгән файдалы мәгълүматны шатланып уртаклаша. Әмма алар өчен карарлар кабул итүдән саклана. Өлкәннәрнең шулай эшләве дөрес, чөнки һәр кеше үз карарларының нәтиҗәләре өчен үзе җаваплы. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Башкаларга карар кабул итәргә кирәк булганда, без аларга эчкерсез кызыксыну күрсәтеп, аларның игътибарын хәл-шартларында кулланырлык Изге Язмалардагы билгеле бер принципларга я киңәшләргә юнәлтә алабыз. Шулай да һәрбер кешенең шәхси карарлар кабул итү хокукы бар, һәм ул моның өчен үзе җаваплы. Алар акыллы карар кабул итсә, файдасы ап-ачык күренер. Шулай итеп, безгә башкалар өчен карарлар кабул итәргә хокуклы дип уйлаудан сакланырга кирәк.

Кайгыртучан өлкәннәр башкаларга үз карарларын кабул итәргә ярдәм итә (11 нче абзацны кара.)

КАРАРЛАРЫГЫЗГА ХИС-ТОЙГЫЛАР ТӘЭСИР ИТМӘСЕН

12, 13. Ачулы булган я күңел төшкән чакта ни өчен йөрәгебез кушканча эш итү куркыныч?

12 Карар кабул итәргә кирәк булганда күпләр: «Йөрәгең кушканча эш ит»,— дип әйтә. Әмма бу куркыныч булырга мөмкин һәм ниндидер мәгънәдә Изге Язмаларда язылганнарга туры килми. Аллаһы Сүзе безне карарлар кабул иткәндә камилсез йөрәгебез я хис-тойгыларыбыз тәэсиренә бирелеп эш итүдән кисәтә (Гыйб. сүз. 28:26). Шулай ук Изге Язмалардагы күп кенә мисаллардан күренгәнчә, күңел кушканча эш итү аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Төп проблема камилсез кеше йөрәгенең «дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк» булуында (Ирм. 3:17; 13:10; 17:9; 1 Пат. 11:9). Әгәр йөрәгебез кушканча гына эш итсәк, нәрсә булырга мөмкин?

13 Йөрәк мәсихченең тормышында мөһим роль уйный, чөнки без Йәһвәне бөтен йөрәк белән яратырга һәм якыныбызны үзебезне яраткандай яратырга чакырылабыз (Мат. 22:37—39). Әмма моннан алдагы абзацта китерелгән шигырьләрдән күренгәнчә, хис-тойгыларның акылыбызга һәм эш-гамәлләребезгә тәэсир итәргә юл куюы бик куркыныч. Мәсәлән, ачулы чакта карар кабул итсәк, нәрсә булырга мөмкин? Үткәндә ачуга бирелеп карар кабул иткән булсагыз, бу сорауга җавап бирү авыр булмас (Гыйб. сүз. 14:17; 29:22). Ә күңел төшкән чакта аек карар кабул итеп булырмы? (Сан. 32:6—12; Гыйб. сүз. 24:10) Изге Язмалар буенча, «Аллаһы канунының колы» булу акыллы икәнен онытмыйк (Рим. 7:25). Һичшиксез, әгәр дә без хис-тойгылар тәэсирендә мөһим карарлар кабул итсәк, җитди ялгышуыбыз бар.

КАРАРЛАРЫГЫЗНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК БУЛГАНДА

14. Кайбер карарларыбызны үзгәртү урынлы икәнен без кайдан беләбез?

14 Без акыллы карарлар кабул итәргә тиешбез. Әмма бу без аларны бөтенләй үзгәртергә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Кайчак кабул иткән карарларыбызны яңадан карап чыгарга һәм, бәлки, үзгәртергә кирәк. Йәһвәнең Юныс көннәрендәге Нинәвә халкы белән ничек эш иткәненә игътибар итик. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Аларның ни эшләгәннәрен, үзләренең явыз юлларын калдырганнарын күргәч, Аллаһы аларга бәла китерү ниятеннән кире кайтты һәм бәла җибәрмәде» (Юныс 3:10). Нинәвәлеләрнең тәүбәгә килеп, үзгәргәнен күргәннән соң, Йәһвә үз карарын үзгәрткән. Шуның белән ул акыллылыгын, басынкылыгын һәм мәрхәмәтен күрсәткән. Өстәвенә, Аллаһы, күп кенә кешеләрдән аермалы буларак, беркайчан да ачу хисенә бирелеп эш итми.

15. Карарыбызны үзгәртергә нәрсә сәбәп булырга мөмкин?

15 Кайбер очракларда, мәсәлән, хәл-шартларыбыз үзгәргәндә, карарыбызны яңадан карап чыгу я аны үзгәртү дөрес була ала. Йәһвә үзе дә кайчак, шартлар үзгәргәндә, үз карарларын үзгәрткән (1 Пат. 21:20, 21, 27—29; 2 Пат. 20:1—5). Яки ниндидер яңа мәгълүмат та карарыбызны үзгәртү өчен җитди нигез булырга мөмкин. Мәсәлән, Давыт патшага Шаулның оныгы Мәфибәшит турында ялган мәгълүмат бирелгән булган. Соңрак Давыт, аның турында дөресен белгәч, үз карарын үзгәрткән (2 Иш. 16:3, 4; 19:24—29). Кайбер очракларда безгә дә шулай эшләү акыллы булыр.

16. а) Акыллы карарлар кабул итәргә безгә нәрсә ярдәм итә ала? ә) Моңарчы кабул ителгән карарларга без ничек карарга тиеш һәм ни өчен?

16 Аллаһы Сүзе безгә, мөһим карарлар кабул иткәндә, ашыкмаска киңәш итә (Гыйб. сүз. 21:5). Карарыбыз белән бәйле бар якларны я фактларны тикшереп чыгар өчен вакыт тапсак, без, мөгаен, акыллы карар кабул итәрбез (1 Тис. 5:21). Берәр сорауны хәл итәр алдыннан гаилә башы Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда моның турында нәрсә әйтелгәнен тикшерер өчен вакыт табарга, шулай ук гаилә әгъзаларының фикерен һәм карашын исәпкә алырга тиеш. Мәсәлән, бер вакыт Аллаһы Ибраһимга хатынының сүзенә колак салырга кушкан (Ярат. 21:9—12). Өлкәннәр дә тикшерү үткәрер өчен вакыт табарга тиеш. Әмма кайчак инде кабул ителгән карарларны үзгәртергә кирәк икәнлеген күрсәткән яңа фактлар ачыла. Андый очракларда акыллы һәм тыйнак өлкәннәр карарларын яңадан карап чыгып үзгәртергә һәм башкалар күзендә үз абруйларын югалтырга курыкмаячак. Кирәк чакта алар үз карашларын һәм карарларын үзгәртергә әзер булырга тиеш. Шушы үрнәк буенча эш итү барыбыз өчен дә файдалы. Бу җыелышта тынычлык белән тәртипнең булуына булышлык итә (Рәс. 6:1—4).

КАБУЛ ИТКӘН КАРАРЛАРЫГЫЗ БУЕНЧА ЭШ ИТЕГЕЗ

17. Карарлар кабул итүдә уңышлы булырга безгә нәрсә ярдәм итә ала?

17 Кайбер карарлар башкалары белән чагыштырганда җитдирәк. Җитди карарларны тирәнтенрәк уйланып һәм догалар кылып кабул итәргә кирәк, ә моның өчен вакыт таләп ителергә мөмкин. Мәсәлән, никахка керү-кермәү, кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу — бик җитди карарлар. Тулы вакытлы хезмәтне ничек планлаштырырга, кайчан башларга шулай ук җитди карар булып тора. Мондый сорауларда Йәһвәнең безгә акыллы җитәкчелек бирә алганына һәм бирәчәгенә тулысынча ышанырга кирәк (Гыйб. сүз. 1:5). Шуңа күрә иң яхшы киңәшләр чыганагы булып торган Изге Язмаларга мөрәҗәгать итү һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылу үтә мөһим. Һәм шуны да онытмыйк: үзенең ихтыярына туры килерлек карарлар кабул итәр өчен, Йәһвә безгә кирәкле сыйфатлар бирергә я аларны үстерергә ярдәм итә ала. Мөһим карарлар кабул итәр алдыннан үз-үзебезгә мондый сораулар бирик: «Бу карар минем Йәһвәгә карата яратуымны күрсәтерме? Гаиләмә шатлык һәм тынычлык китерерме? Минем сабыр һәм игелекле икәнемне күрсәтерме?»

18. Ни өчен Йәһвә бездән без үзебез карарлар кабул итәрбез дип көтә?

18 Йәһвә безне үзен яратырга һәм үзенә хезмәт итәргә мәҗбүрләми. Бу безнең шәхси карарыбыз. Аллаһы безне ихтыяр иреге белән бүләкләгән, һәм ул безнең аңа хезмәт итәргәме, юкмы икәнен сайлау хокукыбызны хөрмәт итә (Йош. 24:15; Вәг. 5:4). Әмма ул бездән үзенең җитәкчелеге нигезендә кабул иткән карарларыбыз буенча эш итүебезне көтә. Йәһвәнең безгә иң яхшы җитәкчелек бирәчәгенә ышансак һәм кайгыртудан чыгып безгә биргән принципларын куллансак, без акыллы карарлар кабул итә алырбыз һәм бар юлларыбызда тотрыклы, нык булырбыз (Ягък. 1:5—8; 4:8).