Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Филиппин
УН ЕЛ элек 40 тан узган ирле-хатынлы Грего́рио белән Марилу́ Манила шәһәрендә пионерлар булып хезмәт иткән. Шул ук вакыт алар тулы көн эшләгән. Җиңел булмаса да, алар барысына да өлгергән. Берникадәр вакыт узгач, Марилу үзе эшләгән банкта менеджер булып киткән. «Акчалы эштә эшләгәнгә, без бик уңайлы шартларда яшәдек»,— дип әйтә ул. Бу ирле-хатынлының матди яктан барысы шулкадәр яхшы булган ки, алар хәтта Маниладан ерак булмаган әйбәт кенә бер җирдә йорт төзергә булган. Алар моның турында инде күптән хыялланган булган. Грегорио белән Марилу йорт салучы бер компания белән килешү төзегән һәм ун ел дәвамында ай саен акча түләп торырга тиеш булган.
«МИН ҮЗЕМНЕ ЙӘҺВӘНЕКЕН УРЛАГАНДАЙ ХИС ИТТЕМ»
Марилу болай дип сөйли: «Яңа эшемдә мин шулкадәр күп вакытымны һәм көчемне сарыф итә идем, хәтта рухи эшләргә ашкынуым кимеде. Мин үземне Йәһвәнекен урлагандай хис иттем». Ул болай ди: «Мин элек хезмәт итүгә багышлаган вакытымны Йәһвәгә инде бирә
алмый идем». Андый тормыштан шатлык тапмаганга, Грегорио белән Марилу үз максатларын яңадан карап чыгарга булган. «Безгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде. Ләкин нәрсәне? Без моны белми идек. Без, аеруча балаларыбыз булмаганга, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен нәрсә эшли алганыбыз турында фикер алыштык һәм Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кылдык»,— дип әйтә Грегорио.Ул вакытта алар вәгазьчеләр әз булган җирдә хезмәт итү турында берничә нотык ишеткән. «Бу нотыклар аша Йәһвә безгә җавап бирде»,— дип әйтә Грегорио. Бу ирле-хатынлы дөрес карарлар кабул итәр өчен кыюлык һәм иман сорап дога кылган, ләкин төзелеп бетмәгән йорт белән нәрсә эшләргә икәнен белмәгән. Алар инде өч ел дәвамында акча түләп барган булган. Грегорио белән Марилу бу мәсьәләне ничек хәл иткән? Марилу болай дип әйтә: «Килешүебезне өзгән булсак, без бар түләгән акчабызны югалтыр идек, ә бу шактый күп акча иде. Ләкин безгә икесенең берсен сайларга кирәк булган: Йәһвәнең ихтыярын беренче урынга куяргамы я үз теләкләребез буенча яшәргәме». Һәрнәрсәдән мәхрүм булган рәсүл Паулдан үрнәк алып, бу пар йорт төзелешен туктаткан, эшләрен калдырган, әйберләренең күбесен саткан һәм 480 километр ераклыктагы Палаван утравының бер авылына күченеп киткән (Флп. 3:8).
АЛАР «КАНӘГАТЬ БУЛУНЫҢ СЕРЕНӘ ТӨШЕНГӘН»
Күченеп китәр алдыннан Грегорио һәм Марилу гади тормышка ияләшергә тырышкан, ләкин яңа җирдә тормыш никадәр гади булачагын алар әле аңлап бетермәгән. «Күченгәч, мин шаккаттым,— дип әйтә Марилу.— Ут та, бернинди уңайлыклар да юк. Плитәне җиңел генә кабызыр урынына, хәзер безгә утын кисеп ут өстендә ашарга пешерергә туры килә иде. Мин зур кибетләрне, рестораннарны һәм шәһәр тормышының башка якларын сагына башладым». Шулай да бу ирле-хатынлы күченүләренең максатын истә тоткан һәм вакыт узу белән андый тормышка күнеккән. Марилу болай дип әйтә: «Хәзер мин табигатьнең күркәм җирләрен, шул исәптән төнге күктәге якты йолдызларны, күзәтеп торып рәхәтлек табам. Әмма вәгазьдә очраткан кешеләрнең шатлыктан балкып торган йөзләрен күрү мине тагы да ныграк сөендерә. Монда хезмәт итеп, без „канәгать булуның серенә төшендек“» (Флп. 4:12).
«Яңа кешеләрнең рухи үсешләрен күрүдән килгән шатлык гаҗәеп. Без беркайчан да шулкадәр бәхетле булмадык» (Грегорио белән Марилу)
Грегорио болай ди: «Без күченгәндә, монда дүрт Йәһвә Шаһите генә бар иде. Мин һәр атна ачык нотыклар сөйләдем һәм Патшалык җырларын башкарыр өчен гитарада уйнадым. Кардәшләр моңа бик шат булды». Бу бәләкәй генә төркем бер ел эчендә 24 вәгазьчедән торган җыелыш булып киткән. «Җыелыштагылар безне бик ярата, һәм бу безне бик сөендерә»,—
дип әйтә Грегорио. Бу ерак җирдә алар инде алты ел хезмәт итә, һәм бу вакыт турында алар болай ди: «Яңа кешеләрнең рухи үсешләрен күрүдән килгән шатлык гаҗәеп. Без беркайчан да шулкадәр бәхетле булмадык».«МИН ЙӘҺВӘНЕҢ ИГЕЛЕГЕН ТАТЫДЫМ!»
Филиппинда вәгазьчеләр кирәк булган җирләргә якынча 3 000 кардәш, шул исәптән якынча 500 ялгыз апа-кардәш, күченгән. Ка́рен исемле бер апа-кардәшнең мисалын карап китик.
Каренга 25 яшьләр тирәсе. Ул Буге́й шәһәрендә (Кагаян провинциясе) туып үскән. Инде яшүсмер чагыннан бирле ул хезмәтен киңәйтү турында еш кына уйланган булган. «Вакыт инде аз калганын һәм бар кешеләрнең Патшалык хакындагы хәбәрне ишетергә тиешлеген истә тотып, мин вәгазьчеләр әз булган җирдә хезмәт итәргә теләдем»,— дип әйтә ул. Кайбер туганнары аны әллә кайда йөргәнче, югары белем ал дип өндәгән. Моңа карамастан, Карен Йәһвәдән җитәкчелек сораган. Ул шулай ук андый җирләрдә хезмәт иткән кардәшләр белән сөйләшкән. Һәм 18 яшендә Карен өеннән якынча 60 километр ераклыктагы бер җиргә күченгән.
Шул җирдәге җыелышның территориясенә Тын океанның ярындагы таулы җир керә. «Бугейдан яңа җыелышка җәяү барып җитәр өчен, без өч көн буе, тауларга менеп-төшеп, 30 тапкырдан артык елгалар кичтек»,— дип исенә төшерә Карен. Ул болай дип дәвам итә: «Кайбер өйрәнүчеләргә барып җитәр өчен, мин алты сәгать җәяү барам һәм аларда кунып икенче көнне шулай ук алты сәгать кире кайтам». Каренның куйган тырышлыклары юкка түгелме? «Кайчак минем аякларым авырта, ләкин,— елмаеп өсти Карен,— минем 18 өйрәнүем бар. Мин Йәһвәнең игелеген татыдым!» (Мәд. 33:9).
«МИН ЙӘҺВӘГӘ КҮБРӘК ТАЯНЫРГА ӨЙРӘНДЕМ!»
Кушма Штатларда яшәгән 40 тан узган Су́хи исемле ялгыз бер апа-кардәш Филиппинга күчеп киткән. Андый адымны ясарга аны нәрсә этәргән? 2011 елда ул район конгрессында бер ирле-хатынлы биргән интервьюны ишеткән. Алар хезмәтләрен киңәйтергә теләп Мексикага күчәргә булган һәм моның өчен әйберләренең күбесен саткан. «Бу интервью мине элек башыма да килмәгән максатлар куярга дәртләндерде»,— дип әйтә Сухи. Милләте буенча һинд булган Сухи, Филиппинда панджаби телен белгән вәгазьчеләргә ихтыяҗ булганын белгәч, шунда күченергә карар иткән. Бу җиңел булганмы?
«Кайсы әйберләрне калдырырга, ә кайсыларын сатырга икәнен хәл итү авыр булыр дип бер дә уйламаган идем,— дип әйтә Сухи.— Мин 13 ел буе үз фатирымда яшәдем. Ә хәзер миңа вакытлыча туганнарыма күченеп, уңайсызрак шартларда яшәргә туры килде. Җиңел булмаса да, мин шулай итеп үземне гади тормышка Мал. 3:10). Һәм, чыннан да, Йәһвә мине фатихалап тора. Өйдән-өйгә йөреп кешеләргә вәгазьләгәндә, алар миңа еш кына: „Кайчан кабат киләсең? Минем тагын сорауларым бар“,— дип әйтә. Рухи яктан сусаган кешеләргә вәгазьләү миңа зур шатлык һәм канәгатьлек китерә!» Сухи болай дип өсти: «Әйе, иң авыры минем өчен күченеп китәргә дигән карар кабул итү булган иде. Ләкин күченгәч, мин Йәһвәнең үзем турында бар яктан да кайгыртканын күрдем».
әзерләдем». Филиппинга күчеп киткәч, ул нинди авырлыклар кичергән? «Иң зур кыенлыклар минем өчен төрле бөҗәкләрдән курку һәм өйне сагыну булды. Андый шартларда мин Йәһвәгә күбрәк таянырга өйрәндем!» Сухи күченеп киткәненә үкенмиме? Ул елмаеп болай ди: «Йәһвә безгә аны сынарга һәм аның фатихаларын күрергә тәкъдим итә (УЛ КУРКУ ХИСЕН ҖИҢГӘН
Кырык яшьләр тирәсе Си́ме исемле өйләнгән бер абый-кардәш акчалы эшкә урнашыр өчен Филиппиннан Көнбатыш Азиядәге бер илгә киткән. Анда бер район күзәтчесе белән сөйләшкәннән соң һәм Җитәкче советның бер әгъзасының нотыгын ишеткәннән соң, аның үз тормышында Йәһвәнең ихтыярын беренче урынга куярга теләге туган. «Әмма эшне калдырырга кирәклеге турында уйлаганда, мин җан тынычлыгымны югалта идем»,— дип әйтә Симе. Моңа карамастан, ул эшен калдырып Филиппинга кайтып киткән. Бүген Симе хатыны Ха́йди белән вәгазьчеләр әз булган Көньяк Давао провинциясендә хезмәт итә. «Мин эшемне югалтырга курыккан идем,— дәвам итә Симе,— әмма мин бу курку хисен җиңдем һәм Йәһвәне беренче урынга куйдым. Мин моңа бик шатмын. Йәһвәгә иң яхшысын бирүдән килгән канәгатьлек хисен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый!»
«БЕЗ ЗУР КАНӘГАТЬЛЕК КИЧЕРӘБЕЗ!»
Пионерлар булып хезмәт итүче 30 дан узган ирле-хатынлы Рами́ло белән Джу́лиет нибары 30 километр ераклыктагы бер җыелышка ярдәм кирәклеген белгәч, андагы вәгазьчеләргә булышырга булган. Рамило белән Джулиет атна саен, көннәр яңгырлы я кояшлы булуына карамастан, җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә мотоцикл белән йөриләр. Сикәлтәле юллардан йөрү һәм асылмалы күперләр аша чыгу авыр булса да, алар хезмәтләрен киңәйткәннәренә бик шат. «Без хатыным белән 11 өйрәнү үткәрәбез! Ихтыяҗ булган җирләрдә хезмәт итү корбаннар таләп итсә дә, без зур канәгатьлек кичерәбез!»,— дип әйтә Рамило (1 Көр. 15:58).
Сезнең үз илегездә я чит илдә Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган территориядә вәгазьләү турында күбрәк беләсегез килсә, район күзәтчесе белән сөйләшегез һәм «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, август аендагы «Син Македуниягә күчә аласыңмы?» дигән мәкаләне укыгыз.