Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшүсмерләр белән аралашу

Яшүсмерләр белән аралашу

Гаилә бәхетенең серләре

Яшүсмерләр белән аралашу

«Улыма 16 тулганчы аның белән сөйләшү бик җиңел иде. Әмма хәзер миңа да, иремә дә аны аңлау бик авыр. Ул үз бүлмәсенә кереп кача да, безнең белән бер дә сөйләшми диярлек» (МӘРЬЯМ, МЕКСИКА).

«Элек балаларым мин әйткәннәрне авызга карап тыңлыйлар иде һәм сеңдереп баралар иде! Ә хәзер, яшүсмер булгач, алар мин аларны инде аңламыйм дип саный» (СКОТТ, АВСТРАЛИЯ).

ГАИЛӘГЕЗДӘ яшүсмер булса, сез дә бу әти-әниләрнең сүзләре белән ризалашырсыз. Элек сез балагыз белән тартынмый-нитми сөйләшкәнсездер, әмма хәзер хәл үзгәрде. «Улым, яшүсмер булганчы, һәрвакыт сораулар биреп тора иде,— дип әйтә Италиядә яшәүче Анджела.— Әмма хәзер мин үзем сөйләшә башласам гына, ул минем белән сөйләшә. Ә мин башламасам, көненә кайвакыт бер-ике сүз генә әйтеп алабыз».

Сез дә, Анджела кебек, кайчандыр сөйләшергә яратучан балагызның бер вакыт ык-мык кына сөйләшүче бер яшүсмер булып киткәненә игътибар иткәнсездер. Сез сөйләшә башлар өчен тырышлыклар куярсыз, әмма җавапка кыска һәм салкын сүзләр яңгырар. «Көнең әйбәт кенә үттеме?» — дигән сорауга улыгыз: «Әйбәт»,— дип әйтер. Кызыгыздан: «Мәктәптә ниләр булды?» — дип сорагач, ул җилкәләрен селкетеп: «Бернәрсә дә булмады»,— дияр. Сез сөйләшүне дәвам итәргә тырышып: «Шул гынамы?» — дип сорыйсыздыр һәм... тынлык урнаша.

Сүз дә юк, кайбер яшүсмер әти-әнисе белән аралашуын дәвам итә, әмма аларның әйткән сүзләре әти-әнисен канәгатьләндерми. «Кызыма берәр нәрсә эшләргә кушсам, аңардан еш кына: „Бәйләнмә”,— дигән сүз ишетәм»,— дип әйтә Нигериядәге Эдна. Мексикада яшәүче Рамон 16 яшьлек улы турында болай ди: «Ул минем белән һәр көн диярлек әрләшә. Мин аңа берәр нәрсә эшләргә кушсам, ул моны эшләмәс өчен шунда ук берничә сәбәп таба».

Яшүсмер белән уртак тел таба алмагач, әти-әниләр кайвакыт чыгырыннан чыга. Изге Язмаларда «киңәшсез эш таркалыр» дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). «Улымның нәрсә турында уйлаганын белмәсәм, ачуым чыга башлый, хәтта кычкырасым килә»,— дип әйтә баласын берүзе тәрбияләгән Россиядә яшәүче Анна. Ни өчен аралашу шундый мөһим булып киткән чакта яшьләр белән аларның әти-әниләре аралаша алмый?

Яхшы аралашуга киртәләр

Аралашу — бу сөйләшү генә түгел. «Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була»,— дигән Гайсә (Лүк 6:45). Мәсәлән, аралашып без башкалардан сабак алабыз һәм үзебез турында сөйлибез. Әмма яшьләргә үзләре турында сөйләү авыр булырга мөмкин. Җенси яктан өлгереп килгән яшүсмер, хәтта башта бик аралашучан булган булса да, бер вакыт оялучан булып китә ала. Белгечләрнең сүзләре буенча, яшүсмер үзен сәхнәдә кебек хис итә: ул барысы аның һәр әйткән сүзен, һәр эшләгән эшен күзәтеп тора дип уйлый. Шуңа күрә яшүсмер үзенең шәхси дөньясына бикләнә һәм анда әти-әниләргә керү бик авыр.

Яшьләрнең бәйсез булырга теләге дә аралашуга киртә булырга мөмкин. Әйе балагыз үсеп бара, димәк кайчан да булса ул үз тормышы белән яши башлаячак. Әмма бу ул әти-әни йортын ташлап китәргә әзер дигәнне аңлатмый әле. Аңа аеруча шушы елларында күп яклардан сезнең ярдәмегез кирәк. Аның бәйсез булырга теләге күптән алдарак башлана. Җитлегеп барганда күп яшүсмерләр башкаларга үз фикерләрен әйткәнче үзләре генә моның турында уйлап алуны яхшырак күрә.

Әлбәттә, яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән үзләрен алай тотмый. Моңа Мексикада яшәүче Джесика игътибар иткән. «Кызым яшьрәк булганда минем янга килеп барысын сөйләп бирә иде,— дип әйтә ул.— Әмма хәзер ул үз дуслары янына бара». Бәлки, сезнең балагыз да үзен шулай тота торгандыр. Ләкин ул сезне әти-әни буларак кире кага дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз һәм үткәрелгән сораштыруларга игътибар итегез: яшүсмер әти-әнисенең киңәшен, моны танымаса да, үз дусларының киңәшенә караганда яхшырак күрә. Яшүсмер белән аралашуга ишек ачыкмы? Моны ничек белергә?

Уңышлы булыр өчен киңәшләр. Киртәләрне алып куябыз

Сез озын туры юлдан барасыз ди. Инде күп километрлар үтсәгез дә, сезгә рульне бер-ике тапкыр чак кына борырга туры килде. Әмма, көтмәгәндә, юл кискен борылыш ясый. Машинагыз юлдан чыгып очмасын өчен, сез рульне борырга мәҗбүр. Балалар үскәндә сезгә аралашуыгызда, бәлки, кечкенә үзгәрешләр ясарга туры килгәндер, әмма ул яшүсмер булгач, тормыш юлыгыз «кискен борылыш» ясады дип әйтеп була. Шуңа күрә сезгә дә үзгәрешләр ясарга, аралашуны башка төрле алып барырга кирәк. Үзегезгә мондый сораулар бирегез:

▪ «Кызым яки улым аралашырга теләгәндә, мин моңа әзерме?» «Әдәпле [«тиешле вакытта», ЯД] әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 25:11). Әйе, һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк. Мәсәлән, игенче ашлык уңганчы аны урмый, әмма ашлык уңгач та озакка сузмый. Сезнең балагызның да сөйләшергә «уңган» вакыты бар. Ул вакытны кулдан ычкындырмагыз. «Кызым кич белән мин йоклаган бүлмәгә еш кына кергәли иде һәм без кайвакыт сәгать буе аның белән сөйләшә идек,— дип сөйли кызын берүзе тәрбияләгән Австриядәге Фрэнсис.— Мин йокларга иртә ятарга яратсам да, без ул вакытларда аның белән күп нәрсәләр турында сөйләштек».

КИҢӘШ. Яшүсмер балагыз сөйләшергә теләми икән, бергәләп җәяү яки машинада йөреп килегез, берәр уен уйнап алыгыз я өй эшләрен бергәләп башкарыгыз. Андый очракларда бала теләбрәк сөйләшә.

▪ «Мин аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлыйммы?» «Ризыкны авыз аерган кебек, сүзләрне колак аера түгелме?» — дип әйтелә Әюб 12:11 дә. Аеруча хәзер, балагыз яшүсмер булгач, сезгә балагызның әйткәннәрен «аера» белергә өйрәнергә кирәк. Кайвакыт яшүсмерләр үзләренең хак булуларына бер дә шикләнмичә сөйли. Мәсәлән, балагыз болай дип әйтергә мөмкин: «Мин кечкенә бала түгел инде!» яки «Син беркайчан да мине тыңламыйсың!». Аның сүзләренә бәйләнмәгез, шуны истә тотыгыз: бәлки, ул бу сүзләр белән башка нәрсәне әйтергә тели торгандыр. Мәсәлән, «Мин кечкенә бала түгел инде!» дигән сүзләр «Син миңа ышанмыйсың» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. Ә «Син беркайчан да мине тыңламыйсың!» дигән сүзләр «Минем сиңа үз хисләремне ачып бирәсем килә». Баланың нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышыгыз.

КИҢӘШ. Яшүсмер андый сүзләр әйткәндә, болай диегез: «Сине, күрәсең, нәрсәдер борчый. Мин сине кечкенә бала дип саныйм дидең син. Ни өчен син алай дип уйлыйсың?». Аннан соң баланы бүлмичә генә тыңлагыз.

▪ «Яшүсмерне аралашуга мәҗбүр итеп мин аның белән аралашуга киртә куймыйммы?» «Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә»,— диелгән Инҗилдә (Ягъкуб 3:18). Яшүсмер сезнең белән сөйләшергә теләсен өчен, үз сүзләрегез һәм үз тәртибегез белән «тынычлык» булдырыгыз. Шуны истә тотыгыз: сез үз балагызга ярдәм итәргә телисез. Аның белән сөйләшкәндә үзегезне судтагы шаһитне ничек булса да начар яктан күрсәтергә тырышкан прокурор кебек тотмагыз. «Акыллы әти-әниләр: „Син кайчан үсәрсең микән?” яки „Сиңа ничә тапкыр әйтеп була инде?” дип шелтәләмиләр,— дип әйтә Ан исемле Корея илендә яшәүче әти кеше.— Бу яктан күп хаталар ясаганнан соң мин шуңа игътибар иттем: улларымны сөйләшү тоным гына түгел, ә шулай ук сүзләрем дә ачуландыра икән».

КИҢӘШ. Яшүсмер сорауларга җавап бирмәсә, башкарак эш итеп карагыз. Мәсәлән, кызыгыздан көнең ничек үтте дип сорар урынына, үз көнегезнең ничек үткәне турында сөйләп бирегез һәм аннан соң ул сөйләсә, аны тыңлагыз. Балагызның берәр сорауга кагылышлы карашын белер өчен, сорау биргәндә, дуслары бу сорау турында нәрсә уйлый дип сорагыз. Һәм үз дусларына ул нинди киңәш бирер иде дип кызыксыныгыз.

Яшүсмерләр белән аралашып була. Тәрбия бирү юлларыгызны кирәк булганда үзгәртегез. Бу яктан уңышларга ирешкән әти-әниләр белән сөйләшеп алыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Балаларыгыз белән аралашканда «тыңларга өлгер булыгыз, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмагыз» (Ягъкуб 1:19). Ә иң мөһиме: балагызны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» һәм бу яктан һәрвакыт тырышлыклар куегыз (Эфеслеләргә 6:4).

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

▪ Улым яки кызым яшүсмер булгач, мин аңарда нинди үзгәрешләр күрәм?

▪ Аралашу турында әйткәндә, миңа нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

[20 биттәге рамка]

Әти-әниләрнең киңәшләре

«Башкалар булганда улым берәр тема буенча күпкә иркенрәк сөйләшә. Шуңа күрә берүзебез генә калгач, мин ул теманы дәвам итәм» (АНДЖЕЛА, ИТАЛИЯ).

«Без шуңа игътибар иттек: балаңны башта мактасаң һәм аңа яратуың турында әйтсәң, ул теләбрәк ачылып китә» (ДОНИЗЕТИ, БРАЗИЛИЯ).

«Мин хакыйкатьтә үскән олылардан яшүсмер чакларында кичергән хисләре һәм әти-әниләре аларга ничек ярдәм иткәннәре турында сорыйм. Шулай мин үзем өчен яхшы киңәшләр табам» (ДОН, БӨЕК БРИТАНИЯ).

[20 биттәге иллюстрация]