Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ЙОСЫФ

«Ничек инде мин шундый яманлык» эшләрмен?!

«Ничек инде мин шундый яманлык» эшләрмен?!

ЙОСЫФ шау чәчәкле лотос һәм башка су үсемлекләрнең хуш исен белән тулы, куе һәм җылы һаваны сулап куя. Ул Нилның киң дельтасының түбәнге өлеше буенча сәүдәгәрләр кәрванында әкрен генә бара. Күз алдыңа китерегез, елга юлы буенча баручы кеше төркеме тагын бер Мисыр шәһәренә бара һәм үзләре артыннан дөяләрне, әледән-әле саз челәнен һәм ибис кебек кошларны куркытып җибәреп, алып бара. Йосыф кабат Хебрундагы үз өе турында уйлый. Аның өе моннан йөзләгән километр ераклыкта каты җилләр искән яссы таулыкта урнашкан. Хәзер аның шартлары кискен үзгәрде.

Маймыллар финик пальмасында һәм инжир агачында кычкыра һәм ухылдап куя. Йосыф өчен кешеләрнең сөйләшүе дә, бу тавышлар шикелле, аңлаешсыз булып күренә. Бәлки, ул аерым сүзләрне һәм сүзтезмәләрне аңларга тырышадыр. Мөгаен, ул инде нәрсәдер аңлыйдыр. Күрәсең, ул туган өен бүтән күрмәс.

Йосыф әле бик яшь, аңа 17—18 яшь кенә, әмма ул, кайбер ир-ат та түзә алмаслык, җитди сынаулар белән очрашкан. Йосыфның бертуган абыйлары, аннан көнләшеп, аны чак кына үтермәгән, чөнки аларның әтиләре аларга караганда Йосыфны күбрәк яраткан. Нәтиҗәдә алар аны шул сәүдәгәрләргә сатканнар (Яратылыш 37:2, 5, 18—28). Берничә атна юлда үткәреп, сәүдәгәрләр, күрәсең, шатлыклырак булып китә, чөнки алар зур шәһәргә якынлаша. Алар анда Йосыфны һәм башка кыйммәтле әйберләрне сатып, күп акча алырга өметләнә. Йосыфка өметсезлеккә бирелмәскә һәм үз рухын төшермәскә нәрсә ярдәм иткән? Ә иманыбызны җимерә алган тормыштагы авырлыкларга һәм бәлаләргә без ничек каршы тора алабыз? Йосыф мисалыннан без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.

«РАББЫ ЙОСЫФНЫ ТАШЛАМАДЫ»

«Йосыф Мисырга китерелде. Мисыр фиргавененең сарай хезмәтчесе, тән сакчылары башлыгы Потифар аны исмәгыйлиләр кулыннан сатып алды» (Яратылыш 39:1). Бу сүзләр безгә, яшь кешене яңадан сатканда, ул кичергән хурлыгын күз алдына китерергә булыша. Ул берәр кешенең шәхси милеге генә! Йосыф үзенең яңа хуҗасы, Мисыр сарай хезмәтчесе, артыннан шау-шу килгән урамнар буйлап һәм бәйләнчек сатучылар яныннан үтеп, үз яңа өенә бара.

Бу урын Йосыф өеннән бик нык аерылып тора. Ул күчмә халык гаиләсендә үскән, шуңа күрә алар еш кына бер урыннан икенче урынга күчкән. Аның гаиләсе сарык асраган һәм чатырларда яшәгән. Ә бай мисырлылар, Потифар шикелле, ачык буяулы, бай йортларда яшәгән. Археологларның сүзләре буенча, борынгы мисырлылар стеналар белән уратылган зиннәтле бакчаларны бик югары бәяләгән. Бу бакчаларда күләгә биреп үсеп утыручы агачлар һәм папирус, лотос һәм башка су үсемлекләре үскән тын буалар булган. Кайбер йортлар бакча түрендә җайлы урыннарда урнаштырылган булган. Аларда йомшак җил белән ләзәтләнер өчен верандалар; саф һаваны керткән озын тәрәзәләр; һәм күп бүлмәләр, шул исәптән зур ашханә һәм хезмәтчеләр өчен урыннар, булган.

Йосыфка бу муллык нык тәэсир иткәнме? Юктыр. Күрәсең, ул үзенең ялгызлыгын тагы да көчлерәк сизгән. Мисырлыларның бар нәрсәсе аның өчен ят булган: аларның теле, киеме, тышкы кыяфәте һәм, иң мөһиме, аларның дине. Алар бик күп илаһларга табынган, оккультизм һәм сихерчелек белән шөгыльләнгән, үлемгә һәм рухи дөньяда яшәү белән чиктән тыш нык кызыксынган. Әмма Йосыфка ялгызлыкны кичерергә нәрсә булышкан? Тәүратта: «Раббы Йосыфны ташламады»,— дип әйтелә (Яратылыш 39:2). Йосыф, һичшиксез, үз Аллаһысына йөрәген бушаткан. Зәбурда шундый ышандыру язылган: «Инәлеп дәшүчеләренә... барсына да Ходай якын» (Мәдхия 144:18). Йосыфка үз Аллаһысына якынлашырга тагын нәрсә булышкан?

Йосыф өметсезлеккә бирелмәгән һәм тырыш эшче булырга тырышкан. Шулай итеп бу яшь егет Йәһвә фатихалый алган нәрсәне Аллаһыга биргән, һәм тиздән ул яңа хуҗаның илтифатын алган. Потифар бу яшь хезмәтчене Йәһвә, Йосыф халкы хезмәт иткән Аллаһы, фатихалаганын күргән. Һәм бу фатихалар, һичшиксез, Потифар йортына иминлек китергән. Йосыф үз хуҗасының хуплавына ирешкән, һәм хуҗа бу сәләтле егеткә үзенең бөтен милкен тапшырган (Яратылыш 39:3—6).

Йосыф безнең көннәрдәге Аллаһыга хезмәт иткән егетләр һәм кызлар өчен бик яхшы үрнәк. Мәсәлән, мәктәптәге хәл кайчак алар өчен чит һәм сәер булырга мөмкин, чөнки күпләр бүген оккультизмга, пессизмга һәм өметсезлеккә бирелгән. Әгәр сез дә андый хисләр кичерәсез икән, истә тотыгыз, Йәһвә үзгәрмәгән (Ягъкуб 1:17). Ул бүген дә үзенә тугры булып калган һәм аның йөрәген сөендерер өчен барысын эшләгән кешеләргә якын. Йәһвә андый хезмәтчеләрне мул фатихалый һәм ул, һичшиксез, сезне дә фатихалаячак.

Вакыт узгач, «Йосыф зифа буйлы, төскә-биткә чибәр егет» булып киткән. Изге Язмаларда бу сүзләрне укыганда, шунысы ачык: Йосыфка куркыныч янаган, чөнки физик яктан ягымлы булу еш кына теләмәгән һәм урынсыз игътибар уята.

Потифар хатыны яшь Йосыфка игътибар иткән

«ЙОСЫФ АНЫҢ СҮЗЕН ТЫҢЛАМАДЫ»

Йосыф, Потифарның хатыныннан аермалы буларак, тугрылыкны кадерләгән. Тәүратта болай дип әйтелә: «Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: „Минем белән йокла“,— дип тәкъдим ясады» (Яратылыш 39:7). Йосыфның бу мәҗүси хатын-кызның ачык бәйләнүләрен кабул итәргә теләге туганмы? Изге Язмаларда Йосыф яшьлеккә хас теләкләргә һәм омтылышларга бирелмәгән яисә бу хатын, бай һәм абруйлы сарай хезмәтчесенең иркә хатыны, ягымлы булмаган дип әйтелми. Йосыф үзен хуҗа бернәрсә дә белмәс әле дип акланганмы? Йосыф андый бәйләнеш материаль яктан аңа файда китерә ала турында уйлаганмы?

Дөресен генә әйткәндә, без Йосыфның фикерләрен белмибез. Ләкин аның йөрәгендә нәрсә булганын без төгәл беләбез. Бу аның җавабыннан күренә: «Менә, мин монда булганга хуҗа әфәндемнең үз өендәге эшләрдән бернинди кайгысы юк, ул бөтен эшләрне минем кулга тапшырды... Бу өйдә мин дә аның кебек үк хуҗамын... Чөнки ул синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син — аның хатыны! Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» (Яратылыш 39:8, 9). Бу сүзләрне эчкерсезлек белән әйтүче яшь кешене күз алдыгызга китерегез. Бу хатынның хәтта тәкъдиме дә Йосыф өчен җирәнгеч нәрсә булган. Ни өчен?

Йосыф әйткәнчә, аның хуҗасы аңа ышанган. Потифар Йосыф кулына, хатыннан кала, бөтен нәрсәне тапшырган. Әллә Йосыф аның ышанычын акланмасмы? Андый фикер аның өчен җирәнгеч булган. Аның, үзенең Аллаһысына, Йәһвәгә каршы гөнаһ кылуы турында фикере тирәнрәк җирәнгеч хисен уяткан. Йосыф үз ата-аналарыннан никахка һәм тугрылыкка карата Аллаһының карашын үзләштергән. Йәһвә беренче никахны төзегәч, үз карашын ачык итеп белдергән. Ир белән хатын, «икесе бер тән» булып, бер-берсенә ябышырга тиеш булган (Яратылыш 2:24). Бу төзелешне җимерергә тырышкан кешеләргә Аллаһының ачуы чыккан. Мәсәлән, бер ир кеше үзеңне куркыныч астына куйган: ул Йосыф бабасының әнисе Ибраһим хатынын һәм Йосыф әбисенең Исхак хатынын чак кына нәҗесләнмәгән (Яратылыш 20:1—3; 26:7—11). Йосыф үзең өчен яхшы сабак алган һәм Аллаһының нормалары буенча яшәргә карар иткән.

Потифар хатынына ишеткән сүзләр ошамаган. Уйлап кына карагыз, ниндидер җирәнгеч кол аның тәкъдимен, «шундый яманлык» дип атап, аны кире каккан! Әмма ул бирешмәгән. Бәлки, ул горур һәм масаючан булганга, ни генә булмасын Йосыфның карарын үзгәртүен теләгән. Аның карашы Гайсәне вәсвәсәләндергән Шайтан карашына охшаган. Иблис тә уңышлы булмаган, ләкин чигенеп калмаган, ә «башка бер уңайлы вакыт көтә» башлаган (Лүк 4:13). Аллаһыга тугры кешеләргә нык булып калырга һәм тәвәккәл булырга кирәк. Йосыф нәкъ шундый рух күрсәткән дә. Бу хәл «һәркөн» булса да, ул бирешмәгән. «Йосыф аның сүзен тыңламады»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 39:10). Шулай да бу вәсвәсәче хатын-кыз үзсүзле булып калган.

Потифарның хатыны өендә хезмәтчеләр булмаганда бу мизгелне кулыннан ычкындырмаган. Ул шуны белгән: Йосыфка үз эшләре белән өйгә керергә туры килер. Һәм Йосыф өйгә кергәч, бу хатын аны тозагына эләктерергә тырышкан. Потифар хатыны Йосыфны киеменнән эләктереп алып, кабат: «Минем белән йокларга ят!» — дип таләп иткән. Йосыф тиз генә эш иткән. Качарга тырышып, Йосыф бер адым артка чигенгән, әмма Потифар хатыны аның киемен көч белән тотып торган. Йосыф үз киемен аның кулында калдырып, чыгып качкан (Яратылыш 39:11, 12).

Бәлки, бу сезгә Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паулның киңәшен исеңә төшерәдер: «Фахишәлектән качыгыз!» (1 Көринтлеләргә 6:18). Йосыф бар чын мәсихчеләргә нинди искиткеч үрнәк калдырган! Тормышта безгә кайчакта Аллаһының әхлакый нормаларын кадерләми торган кешеләр белән очрашырга туры килә, әмма бу без аларның тәэсиренә бирелергә тиеш икәнлеген аңлатмый. Безгә дә, авыр булса да, качарга кирәк.

Йосыфка бу кыйммәткә төшкән. Потифар хатыны үч алырга тырышкан. Ул шунда ук кычкырып җибәргән һәм йорт хезмәтчеләре җыелган. Хатын Йосыф аны көчләргә тырышкан, ә ул кычкыргач, Йосыф качкан дип әйткән. Ул дәлил итеп Йосыфның киемен үзендә калдырып, үз ирен көтә башлаган. Потифар өенә кайткач, аның хатыны үз ялганын кабатлаган. Ул хәтта үзенең ирен гаепләгән, чөнки ир үзе бу чит кешене аларның өенә алып килгән. Потифар нишләгән? «Потифарның ачуы тәмам соң чиккә җиткән» һәм Йосыфны төрмәгә япкан (Яратылыш 39:13—20).

«АНЫҢ АЯКЛАРЫН БОГАУЛАП КУЙГАННАР»

Теге вакыттагы Мисыр төрмәләре турында мәгълүмат әллә ни күп түгел. Археологлар камералар һәм җир асты куышлыклар белән ныгытмаларга охшаш зур төрмә биналарының җимерекләрен тапкан. Йосыф үз төрмәсен «зиндан» дип атаган. Бу сүз яктылыксыз, караңгы урын өчен бик туры килә (Яратылыш 40:15). Зәбур китабыннан без Йосыф мәрхәмәтсез мөгамәлә белән очрашкан дип укыйбыз: «Аның аякларын богаулап куйганнар; аның җаны тимергә кергән» (Мәдхия 104:17, 18). Кайвакыт мисырлылар тоткыннарны богаулаганнар һәм артына кулларны бәйләп куйганнар, ә кайберәүләргә тимер муенчагын кидергәннәр. Йосыф андый кешелексез мөгамәлә итүеннән газап чиккәндер. Ә ул бит бернинди начарлык эшләмәгән!

Әмма начаррагы шул: Йосыфның тиздән котылырга бернинди өмете булмаган. Тәүратта ул төрмәдә калган дип әйтелә. Йосыф бу куркыныч урында күп еллар үткәргән *. Һәм берәр кайчан азатлыкка чыгармы юкмы икәнен белмәгән. Көннәр, атналар, еллар үткән. Аңа өметен югалтмаска һәм бирешмәскә нәрсә булышкан?

Тәүратта Йосыф кайдан көч алганын аңлатыла: «Раббы Йосыфның янында булды, мәрхәмәтен ирештергән» (Яратылыш 39:21). Төрмә стеналары да, богаулар да, караңгы җир асты куышлыклар да, Йәһвәгә үз хезмәтчеләренә тугры яратуын күрсәтергә комачаулый алмый (Римлыларга 8:38, 39). Безгә шуны күз алдыбызга китерү авыр түгел: Йосыф күктәге Атасына догада үз авыртуы турында сөйли һәм «һәртөрле юаныч Аллаһысы» бирә торган җан тынычлыгын таба (2 Көринтлеләргә 1:3, 4; Филипиялеләргә 4:6, 7). Йәһвә Йосыфка тагын ничек ярдәм иткән? Тәүратта болай дип әйтелә: Аллаһы «зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты».

Күрәсең, тоткыннарга төрле эшләрне башкарырга кушканнар, һәм Йосыф яңадан Йәһвәгә, ул фатихалый алган нәрсәне биргән. Ул тырышчан булган һәм үзенә бирелгән йөкләмәне тырышып итеп үтәгән, ә калганнарны Йәһвә кулына тапшырган. Аллаһы Йосыфны фатихалаган, һәм Йосыф, Потифар йортында кебек, шундый ук ышаныч һәм хөрмәт тапкан. Тәүратта болай диелә: «Зинданбашы Йосыфны төрмәдәге барлык тоткыннар өстеннән карап торучы назыйр итеп куйды. Тоткыннарның зиндандагы бөтен эшләре белән Йосыф җитәкчелек итә иде. Зинданбашы үзе Йосыф кул астында эшләнә торган эшләрнең һичберсе белән кызыксынмады, чөнки Йосыфның янында Раббы булып, Раббы аның һәрбер эшен уңышлы кыла иде» (Яратылыш 39:22, 23). Йәһвә Йосыф турында кайгырткан. Бу фикер Йосыфны юаткан!

Йосыф төрмәдә тырышып эшләгән, һәм Йәһвә аны фатихалаган

Без тормыштагы авырлыклар белән, хәтта мәрхәмәтсез гаделсезлек белән очрашканда, безгә тугры Йосыфның үрнәге булыша ала. Әгәр дә без догада Йәһвә белән тыгыз мөнәсәбәтебезне сакласак, аның әмерләрен тугры үтәсәк һәм дөрес эш итәргә тырышсак, без аңа ул фатихалый алган нәрсәне бирә алырбыз. Киләчәктә Йосыфны тагы да зуррак фатихалар көткән. Без моны бу рубрикадагы киләсе мәкаләләрдән белербез.

^ 23 абз. Изге Язмалар буенча, Йосыфка, ул Потифар йортына эләккәндә, якынча 17—18 яшь булган. Анда ул яшь ир ат булып киткән. Моннан күренгәнчә, ул Потифар йортында күп вакыт, күрәсең, берничә ел, үткәргән. Аны төрмәдән азат иткәндә, аңа 30 яшь булган (Яратылыш 37:2; 39:6; 41:46).