Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Ярлылык берәр кайчан бетәрме?

Аллаһы ярлылыкны ничек бетерәчәк? (маттай 6:9, 10)

Ярлылык аркасында һәр ел миллионлаган кеше үлә, чөнки ярлы булганга, аларга ризык җитми һәм алар чирли. Дөньяның кайбер илләре бай булса да, шактый күп кеше бик ярлы булып яши. Изге Язмаларда да ярлылык — җитди проблема дип әйтелә. (Яхъя 12:8 укыгыз.)

Ярлылыкны бетерер өчен, дөнья ресурсларын гадел итеп кулланган хөкүмәт булырга тиеш. Бу хөкүмәт шулай ук сугышларны да юк итәр иде, чөнки сугыш еш кына ярлылыкның сәбәбе булып тора. Аллаһы нәкъ андый хөкүмәт булачак дип вәгъдә иткән дә. (Даниял 2:44 укыгыз.)

Ярлылыкны кем бетерә ала?

Аллаһы үз Улын, Гайсәне, кешеләр өстеннән идарә итәргә билгеләгән (Зәбур 2:4—8). Гайсә ярлы кешеләрне коткарачак һәм мәрхәмәтсезлек белән җәберләүне юк итәчәк. (Зәбур 71:8, 12—14 укыгыз.)

Вәгъдә ителгән «Тынычлык мирзасы» буларак, Гайсә дөньяда иминлек белән тынычлык урнаштырыр. Җирдәге һәр кеше үз йортында яшәячәк, аларда яхшы эш һәм мул ризык булачак. (Ишагыя 9:6, 7; 65:21—23 укыгыз.)