ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ
Минем үләсем килми иде!
-
ТУУ ЕЛЫ 1964
-
ТУГАН ИЛЕ АНГЛИЯ
-
ҮТКӘНДӘ ЮЛДАН ЯЗГАН ЯШҮСМЕР АНА
ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ
Мин Паддингтонда, Лондонның (Англия) халык тыгыз яши торган өлкәсендә тудым. Мин әнием һәм өч апам белән яшәдем. Әтием эчкәне аркасында тормышыбызда я пәйда булды, я аннан юкка чыкты.
Бала чагымда әнием мине кичен дога кылырга өйрәтте. Минем мәдхияләрдән генә торган кечкенә Изге Язмаларым бар иде. Мин мәдхияләрне көйгә салып җырлый идем. Исемдә, бер китабымны укыганда «берәр көнне иртәгә булмас» дигән сүзләр хәтеремә уелып калды. Шуңа күрә мин төне буе киләчәк турында уйлап яттым. «Һичшиксез, тормыш үз эченә күбрәкне алырга тиеш,— дип уйладым мин.— Ни өчен мин монда?» Минем үләсем килми иде!
Мин сихерчелек белән бик кызыксына башладым. Үлгәннәр белән сөйләшергә тырыштым, мәктәптәге дусларым белән зиратларга йөрдем һәм куркыта торган фильмнар карадым. Без аларны дулкынландыргыч та, коточкыч та дип таба идек.
Миңа нибары ун яшь булганда, мин юлдан яза башладым. Мин тарта башладым, һәм бу тиз генә гадәтемә керде. Соңрак мин марихуанага ияләштем. 11 яшемә мин инде хәмер эчәргә өйрәндем. Аның тәме миңа ошамаса да, аның тәэсире ошый иде. Мин шулай ук музыка һәм биергә ярата идем. Мин җае чыккан саен дискотекаларга һәм төнге клубларга йөрдем. Төнлә өйдән шыпырт кына чыгып китә идем һәм иртән яктырганчы шыпырт кына кайта идем. Икенче көнне арыган булганга, мин дәресләргә бармый идем. Ә мәктәптә булганда мин еш кына тәнәфес вакытында хәмер эчә идем.
Мин мәктәпне бик начар билгеләргә тәмамладым. Әнием минем никадәр юлдан язганымны белми иде, шуңа күрә ул бик күңелсезләнде һәм ачуланды. Без талаштык, һәм мин өйдән качып киттем. Күпмедер вакыт мин егетем Тони белән яшәдем. Ул вак җинаятьләр кылды, наркотиклар сатты һәм бик кансыз иде. Тиздән мин авырга уздым, һәм нибары 16 яшемдә улыбыз туды.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ
Мин беренче мәртәбә Йәһвә Шаһитләрен кияүгә чыкмаган әниләр һәм аларның балалары өчен билгеләнгән торакта яшәгәндә
очраттым. Андагы бүлмәне миңа җирле хакимиятләр биргән иде. Ике хатын Шаһит кайбер яшь аналар янына һәрвакыт килеп китә иде. Бер көнне мин дә аларның сөйләшүләренә кушылдым. Мин Шаһитләрнең хаклы булмаганын исбатламакчы булдым. Ләкин алар күп сорауларымның һәрберсенә тыныч кына Изге Язмалардан ачык җавап бирде. Аларның игелекле һәм йомшак булуы миңа бик ошады. Шуңа күрә мин алар белән Изге Язмалар өйрәнергә ризалаштым.Тиздән мин Изге Язмалардан тормышымны үзгәрткән нәрсәне белдем. Бала чагымнан ук мин үлемнән курка идем. Әмма хәзер миңа Гайсәнең үледән терелтү турындагы тәгълиматы ачылды! (Яхъя 5:28, 29) Мин Аллаһының үзем турында шәхси кайгыртканын да белдем (1 Петер 5:7). Аеруча Ирмия 29:11 дәге сүзләр йөрәгемә үтеп керде: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен». Мин җирдәге оҗмахта мәңге яши алачагыма ышана башладым (Зәбур 37:29).
Йәһвә Шаһитләре миңа эчкерсез ярату күрсәтте. Мин аларның очрашуларына беренче мәртәбә баргач, анда җылылык һәм ярату рухы хөкем сөргәнен күрдем: барысы минем белән үзләрен дусларча тотты! (Яхъя 13:34, 35) Бу җирле чиркәүдә күргәннәремнән бик нык аерылып тора иде. Шаһитләр шартларыма карамастан миңа карата якты йөзле булды. Алар минем белән вакытларын уздырды, игътибарлы булды һәм мине кайгыртты, шулай ук күп кенә гамәли ярдәм күрсәтте. Мин үземне зур кайгыртучан гаиләдә булгандай сиздем.
Изге Язмалар өйрәнгәндә мин, Аллаһының югары әхлакый нормаларына туры килер өчен, тормышымда үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңладым. Миңа тәмәкене ташлау җиңел бирелмәде. Шунда мин билгеле музыканың марихуана тартырга теләгемне көчәйткәненә төшендем, шуңа күрә ул музыканы тыңламаска булдым. Аек булырга теләп, мин, эчү вәсвәсәсеннән качар өчен, дискотекаларга һәм төнге клубларга йөрүдән туктадым. Һәм яңа дуслар булдырырга тырыштым, аларның яхшы йогынтысы миңа яңа тормыш рәвеше алып барырга булышыр иде (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).
Ул вакытта Тони да Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнде. Шаһитләр аңа Изге Язмалардан сорауларына җавап биргәч, ул да белгәннәренең хакыйкать икәненә инанды. Ул тормышында зур үзгәрешләр ясады: үзенең кансыз дуслары белән аралашудан туктады, вак җинаять эшләрен калдырды һәм марихуана тартудан арынды. Йәһвә безне тулысынча хупласын өчен, без әхлаксыз тормыш алып баруны туктатырга һәм улыбыз өчен яхшы шартлар булдырырга кирәк икәнен күрдек. 1982 елны без өйләнештек.
«Мин инде төне буе киләчәк я үлем турында борчылып ятмыйм»
Исемдә, мин «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» * журналларында минем ясыйсы килгән үзгәрешләрне уңышлы ясый алган кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре турында мәкаләләр эзли идем. Аларның үрнәге мине бик ныгытты! Бу миңа тырышлыкларымны дәвам итәргә һәм бирешмәскә көч өстәп торды. Мин Йәһвәгә үземнән баш тартмаска сорап дога кыла идем. Без Тони белән 1982 елның июлендә Йәһвә Шаһитләре буларак суга чумдырылдык.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ
Йәһвә Аллаһы белән дуслык үстерү минем тормышымны коткарды. Без Тони белән авыр вакытларда Йәһвәнең ярдәмен сиздек. Авырлыклар аша без Аллаһыга таянырга өйрәндек, һәм без аның гаиләбезгә ярдәм иткәнен һәрвакыт сизәбез (Зәбур 55:22).
Мин улыбыз белән кызыбызга Йәһвә турында белем алырга ярдәм итүдән шатлык таптым. Хәзер мин аларның балаларының Аллаһы турында белем алып үсүләрен күреп, шундый ук шатлык кичерәм.
Мин инде төне буе киләчәк я үлем турында борчылып ятмыйм. Без Тони белән һәр атна Йәһвә Шаһитләренең бер җыелышыннан икенчесенә күчеп, ул җыелышларны ныгытабыз. Без җыелыштагылар белән башкаларны алар да, Гайсәгә иман итсәләр, мәңгелек тормышка шатлана алыр дип өйрәтәбез.
^ 17 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.