Гыйбрәтле сүзләр 29:1—27
29 Күп тапкыр шелтә алганнан соң үҗәт булып калучы*+Көтмәгәндә төзәлмәслек итеп һәлак ителер.+
2 Тәкъвалар күп булганда халык шатлана,Ә явыз кеше идарә иткәндә халык ыңгыраша.+
3 Зирәклек яратучы угыл үз атасын сөендерә,+Ә фахишәләр белән чуалучы үз байлыгын туздыра.+
4 Патша илне гаделлек ярдәмендә ныгыта,+Ә ришвәт яратучы кеше аны тарката.
5 Якыны алдында ялагайланучыАның аякларына ятьмә сала.+
6 Яман кеше үз гөнаһының тозагына эләгә,+Тәкъва исә шатланып һәм сөенеп яши.+
7 Тәкъва кеше ярлыларның хокукларын кайгырта,+Ә явызны андый нәрсәләр борчымый да.+
8 Мактанчыклар шәһәрдә ярсу ялкыны кабыза,+Зирәкләр исә ачуны баса.+
9 Зирәк кеше акылсыз кеше белән бәхәсләшсә,Акылсыз күп сөйләр һәм мыскыллар, һәм зирәк тынычлык югалтыр.+
10 Канга сусаучылар гаепсезләрне* нәфрәт итә,+Намуслыларның җанын алмакчы була.*
11 Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара,+Ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә.+
12 Идарәче ялганга колак салса,Бөтен хезмәтчеләре явыз булыр.+
13 Ярлы кеше белән җәберләүченең уртак ягы бар:
Икесенең дә күзләренә Йәһвә нур бирә.*
14 Патша ярлыларны гадел хөкем итсә,+Аның тәхете һәрвакыт нык булыр.+
15 Чыбык* белән шелтә зирәклек бирә,+Ә тәрбиясез калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерә.
16 Явызларның саны арту белән җинаятьчелек тә арта,Ләкин тәкъвалар аларның һәлакәтен күрер.+
17 Улыңны тәрбиялә, шулчак ул сиңа тынычлыкҺәм җаныңа күп рәхәтлек китерер.+
18 Аллаһы җитәкчелеге* булмаса, халык йөгәнсез булыр,+Канунны үтәүчеләр исә бәхетле.+
19 Хезмәтчене сүз әйтеп кенә төзәтеп булмый,Чөнки ул аңласа да, сүзләргә колак салмый.+
20 Уйламыйча сөйләүче кешене күргәнең бармы?+
Аңа караганда акылсыз кешегә өмет күбрәк була.+
21 Берәр хезмәтчене бала чактан ук артык иркәләп үстерәләр икән,Соңрак ул яхшылыкның кадерен белмәс.
22 Тиз кызып китүчән кеше низаг тудыра,+Ярсучан кеше күп гөнаһ кыла.+
23 Кешене үз тәкәбберлеге басынкы итәр,+Ә рухы басынкы кеше дан казаныр.+
24 Каракның иптәше үз җанына дошман була.
Шаһитлек бирергә чакырсалар да,* ул бернәрсә дә әйтми.+
25 Кешеләрдән курку — тозак ул,*+Ә Йәһвәгә таянучылар яклау табар.+
26 Күпләр идарәче алдына килеп басарга тели,*Әмма гаделлекне кеше Йәһвәдән күрә.+
27 Тәкъва кеше — гаделсездән,+Ә явыз кеше юлларында намуслы булган кешедән җирәнә.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «муенын каты итүче».
^ Яки «сафларны».
^ Я, бәлки, «Әмма намуслы кеше үз җанын коткарырга тырыша».
^ Ягъни ул аларга тормыш бирә.
^ Яки «Тәрбия; Җәза».
^ Яки «Пәйгамбәрлек күренеш; Ачылыш».
^ Яки «Ләгънәтле ант ишетсә дә».
^ Яки «тозак куя».
^ Я, бәлки, «идарәченең хуплавын эзли». Сүзгә-сүз «битен эзли».