Зәбур 110:1—7
Давытның мәдхиясе. Җыр.
110 Йәһвә минем Хуҗама:
«Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы,+Утыр минем уң ягымда»+,— диде.
2 Хакимлек таягыңны сузып, Йәһвә Сионнан:
«Бар, дошманнарың арасында хакимлек ит»+,— дияр.
3 Син үз гаскәреңне сугышка алып барган көнне* халкың әзер торыр.
Синең таң тудырган чык бөртекләредәй гаять күп яшьләрең бар.
Алар аша мәһабәт изгелек чагыла.
4 Йәһвә ант итте һәм антын бозмас:*
«Син — Мәликсады́йк шикелле рухани,+Син мәңге рухани булачаксың!»+
5 Йәһвә синең уң ягыңда булыр,+Ачуы көнендә ул патшаларны тар-мар итәр.+
6 Ул халыкларга каршы* чыгарылган хөкемне үтәр,+Җирне мәетләр белән тутырыр.+
Ул чиксез киң җирнең* идарәчесен* тар-мар итәр.
7 Ул* юл буендагы агымсудан су эчәр.
Шунлыктан башы югары күтәрелгән булыр.
Искәрмәләр
^ Яки «хәрби хәлгә китергән көнне».
^ Яки «бер дә үкенмәс».
^ Яки «халыклар арасында».
^ Яки «бөтен җирнең».
^ Сүзгә-сүз «башын».
^ 1 нче шигырьдәге «Хуҗам» турында сүз бара.