Лүк 20:1—47
Искәрмәләр
Искәрмәләр
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы кара.
канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы кара.
өлкәннәр: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
куллануга биреп: Мт 21:33 кә аңлатманы кара.
озак вакытка: Бу сүзтезмәне явыз йөзем үстерүчеләр турындагы ачык мисалда Лүк кенә өстәгән. (Мт 21:33 һәм Мк 12:1 дәге параллель хәбәрләр белән чагыштыр.)
иң мөһим почмак ташы: Мт 21:42 гә аңлатманы кара.
кайсарга: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.
динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» түләр өчен кулланылган булган (Мт 22:17, 19; Лк 20:22). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар берәр хезмәт я товар бәясен күрсәтер өчен кулланыла (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)
күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Мт 22:20 гә аңлатманы кара.
кайсарныкын — кайсарга: Монда һәм параллель урыннарда Мт 22:21 һәм Мк 12:17 дә язылган җавабында гына Гайсә Рим императорын искә ала. «Кайсарныкын» бирү хөкүмәт башкарган хезмәт өчен түләүне, шулай ук андый хакимиятләргә күрсәтелергә тиеш хөрмәт һәм чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).
Аллаһыныкын Аллаһыга: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.
бирегез: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.
үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:23, 31; Лк 20:33; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)
саддукейларның: Лүк хәбәрендә саддукейлар монда гына искә алына. (Сүзлекне кара.) Бу исем (грекча саддука́йос), күрәсең, Садыйк (Септуагинтада еш кына Садду́к дип языла) исеме белән бәйле. Садыйк Сөләйман көннәрендә баш рухани итеп куелган булган һәм аның токымнары, күрәсең, гасырлар буе руханилар булып хезмәт иткән (1Пат 2:35).
энесе: Мт 22:24 кә аңлатманы кара.
хатынга өйләнде: Мк 12:21 гә аңлатманы кара.
Бу дөнья төзелешенең: Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул хәзерге дөнья төзелешен күрсәтә. (Мт 12:32; Мк 10:30 га аңлатмаларны һәм сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
балалары: Яки «кешеләре». Сүзгә-сүз «уллары». Бу контекстта «угыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе киңрәк мәгънәдә кулланыла. Аның монда ир-атларны да, хатын-кызларны да аңлатканын кияүгә чыгалар дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең кулланылуы күрсәтә; бу төшенчә хатын-кызларга карата кулланыла. Шушы контекстта «бу дөнья төзелешенең балалары» дигән сүзтезмә, күрәсең, хәзерге дөнья төзелешенә хас тормыш рәвешен алып барган һәм карашларны чагылдырган кешеләрне күрсәтүче идиоманы белдерә.
киләчәк дөнья төзелешендәге: Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Монда ул Аллаһы идарәсе астында булачак дөнья төзелешен аңлата; ул вакытта үледән терелү булачак. (Мт 12:32; Мк 10:30 га аңлатмаларны һәм сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
балалары: Сүзгә-сүз «уллары». «Угыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе бу шигырьдә ике мәртәбә очрый. Кайбер контекстларда ул «угыл» дигән мәгънә белән генә чикләнми, ә киңрәк мәгънәдә кулланыла. (Лк 20:34 кә аңлатманы кара.)
Муса да күрсәткән: Мк 12:26 га аңлатманы кара.
Йәһвәне „Ибраһим Аллаһысы...“ дип атаган: Яки «„Ибраһим Аллаһысы... Йәһвә“,— дигән». Монда Гайсә аңлатканча, Муса Йәһвәне ыруг башлыкларының, алар инде күптән үлгән булса да, Аллаһысы дип атый. Бу шигырьдәге өземтә Чг 3:6 дан алынган. Моңа кадәрге шигырьләр (Чг 3:4, 5) күрсәткәнчә, сөйләүче — «Йәһвә», һәм Чг 3:6 да Йәһвә Мусага болай ди: «Мин ата-бабаларыңның Аллаһысы — Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы». Ул вакытта Ибраһим инде 329 ел, Исхак 224 ел, ә Ягъкуб 197 ел үле булган. Шулай да Йәһвә: «Мин аларның Аллаһысы идем»,— дип түгел, ә: «Мин аларның Аллаһысы»,— дип әйткән. Еврей Язмаларындагы бу контекст «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен Йәһвә исеменең кулланылганына сәбәпләрнең берсе булып тора. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 20:37 кара.)
аның өчен барысы да тере: Яки «аның карашыннан барысы да тере». Изге Язмалар буенча, Аллаһыдан читләшеп яшәгән тере кешеләр аның карашыннан үле (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре, үлсәләр дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).
Йәһвә: Монда өземтә итеп китерелгән Зб 110:1 дә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Әмма А5 кушымт. аңлатылганча, Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә, Яңа Васыятьтә, хәтта Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә дә, Аллаһының исеме кулланылмый. Күпчелек Изге Язмаларда «Раббы» сүзе кулланыла. Шулай да, Б кушымт. күрсәтелгәнчә, Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Мәсихче Грек Язмаларында төп текстта Йәһвә, Яхве, יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон), зур хәрефләр белән РАББЫ һәм АДОНАЙ (Аллаһы исеме урынына куелган икәнен күрсәтә) дип языла. XVII гасырда бастырылган «Яков патша тәрҗемәсе»нең кайбер чыгарылышларында бу шигырьдә һәм Зб 110:1 өземтә итеп китерелгән Мәсихче Грек Язмаларының башка өч урынында зур хәрефләр белән «РАББЫ» диелгән (Мт 22:44; Мк 12:36; Рс 2:34). Аннан соңгы чыгарылышларда да шулай диелгән. Ул тәрҗемәнең Еврей Язмаларында «РАББЫ» сүзе, еврей телендәге төп нөсхәдә Аллаһы исеменең кая торганын күрсәтер өчен, кулланыла. Димәк, Мәсихче Грек Язмаларында да «РАББЫ» дип язылганда, бу тәрҗемәчеләрнең анда сүз Йәһвә турында бара дип уйлаганнарын күрсәтә. Шунысы да игътибарга лаек: «Яков патша тәрҗемәсенең яңа чыгарылышы»нда (беренче тапкыр 1979 елда чыккан) Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә, «РАББЫ» сүзе Аллаһы исемен күрсәткән бар урыннарда, «РАББЫ» сүзе кулланыла.
базар мәйданнарында: Мт 23:7 гә аңлатманы кара.
алгы урыннарны: Мт 23:6 га аңлатманы кара.
Медиаматериал
Бу видеороликта күрсәтелгән синагога өлешчә Гамладагы беренче гасыр синагогасының калдыкларына нигезләнеп ясалган. Гамла шәһәре Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгышына таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан. Беренче гасырдагы синагогаларның калдыклары гына сакланып калган, шуңа күрә аларның нинди булганы төгәл билгеле түгел. Бу видеороликта, күрәсең, ул вакыттагы күп синагогаларда булган кайбер үзенчәлекләр күрсәтелә.
1. Синагогадагы алгы, ягъни иң яхшы, урыннар сөйләүче торган мәйданчыкта я аның янында урнашкан булгандыр.
2. Бу мәйданчыкта Язмалардан өзекләр укылган. Төрле синагогаларда мәйданчык төрле урында була алган.
3. Стеналар буендагы урыннарга җәмгыятьтәге дәрәҗәле кешеләр утыргандыр. Башкалар идәндәге камыш паласларга утыргандыр. Гамладагы синагогада, күрәсең, дүрт рәт утыру урыны булган.
4. Изге төргәкләр сакланылган шкаф сыман тартма арткы стена буенда торгандыр.
Синагогадагы утыру урыннары анда килүчеләргә кайберәүләрнең дәрәҗәсе башкаларныкыннан югарырак икәнен һәрвакыт хәтерләтеп торгандыр. Гайсәнең шәкертләре еш кына кем югарырак икәне турында бәхәсләшкән булган (Мт 18:1—4; 20:20, 21; Мк 9:33, 34; Лк 9:46—48).
Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.