Маттай 12:1—50
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Шимбә көнне: Сүзлекне кара.
иген кырлары аркылы: Бәлки, бер басуны икенчесеннән аерып торган сукмаклар аркылы.
эшләргә ярамаганны: Йәһвә исраиллеләргә Шимбә көнне эшләмәскә боерган булган (Чг 20:8—10). Яһүд дине җитәкчеләре нәрсәне эш дип санап була, ә нәрсәне юк икәнен билгеләргә хокуклары бар дип уйлаган. Аларның сүзләре буенча, Гайсәнең шәкертләре ашлык җыюда (башакларны өзү) һәм аны сугуда (аларны уу) гаепле булган (Лк 6:1, 2). Әмма Йәһвә таләпләрен шулай куллану чиктән тыш кырыс булган.
Аллаһы йортына: Мк 2:26 га аңлатманы кара.
багышланган икмәкләрне: Еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «бит икмәге» дигәнне аңлата. Бу икмәкләр Йәһвә алдында образлы рәвештә даими бүләк буларак булган. (Чг 25:30; сүзлекне һәм Ә5 кушымт. кара.)
Шимбә көнне эшләп тә: Ягъни, алар Шимбә көнен башка көндәй санаганнар. Алар хайваннар суйган һәм корбаннар китерер өчен башка эшләр башкарган (Сн 28:9, 10).
корбаннар түгел, ә шәфкать: Мт 9:13 кә аңлатманы кара.
дигән сүзләрнең мәгънәсенә: Сүзгә-сүз «нәрсә бу». Монда эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «бу») дигән грек сүзе «аңлата, мәгънә йөртә» дигәнне аңлата. (Мт 26:26 га аңлатманы кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
Шимбә көннең Хуҗасы: Гайсә бу сүзтезмәне үзенә кулланган (Мк 2:28; Лк 6:5). Шулай итеп ул, күктәге Атасы үзенә тапшырган эшне башкарыр өчен, Шимбә көненең үз карамагында булганын күрсәткән. (Ях 5:19; 10:37, 38 белән чагыштыр.) Шимбә көнне Гайсә үзенең кайбер иң күренекле могҗизаларын башкарган, шул исәптән авыруларны савыктырган (Лк 13:10—13; Ях 5:5—9; 9:1—14). Бу, күрәсең, ул Патшалыкта идарә иткәндә, кешеләргә нинди тынычлык китерәчәген күрсәткән. Ул вакыт Шимбә көнедәй тынычлык вакыты булачак (Ев 10:1).
кулы: «Кул» дип бирелгән грек сүзе киң мәгънәле һәм кешенең беләге, кул чугы һәм бармакларын белдерергә мөмкин. (Мт 12:13 дә кара.)
күпкә: Мт 7:11 гә аңлатманы кара.
башкаларга үзе турында сөйләмәскә кушты: Мк 3:12 гә аңлатманы кара.
Ишагыя пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.
Менә: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
минем җаным аны хуплый: Яки «мин аны хуплыйм». Иш 42:1 дән алынган бу өземтәдә не́феш дигән еврей сүзенә туры килгән грек сүзе психе́ кулланыла. Аларның икесе дә гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителә. (Сүзлектән «Җан» кара.) Монда «минем җаным аны хуплый» дигән сүзләр «ул минем җанымны сөендерә» дип тә бирелергә мөмкин. (Мт 3:17 гә аңлатманы кара.)
пыскып яткан филтәне: Борынгы вакытта өйне яктыртыр өчен, гадәттә җитен филтәсе булган һәм зәйтүн мае белән тутырылган кечкенә балчык савыт кулланылган. «Пыскып яткан филтә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе төтен чыгарып торган филтәне белдерергә мөмкин. Ул пыскып яткан, чөнки аның ялкыны инде сүнә барган я гел юкка чыккан. Монда кулланылган Иш 42:3 тәге пәйгамбәрлектә Гайсәнең кызгануы турында әйтелгән; ул беркайчан да басынкы һәм боеккан кешеләрдә соңгы өмет чаткысын сүндермәгән.
урнаштырганчы: Сүзгә-сүз «уңышлы итеп китергәнче». Грек сүзе ни́кос («уңышлы итеп») 1Кр 15:55, 57 дә «җиңү» дип тәрҗемә ителә.
Билзибул: Шайтанга карата кулланыла торган исем. (Мт 10:25 кә аңлатманы кара.)
гаилә: Ягъни өйдәгеләр. Төп нөсхә язылган телдә «гаилә» дип тәрҗемә ителгән төшенчә берәр гаиләне я ерак туганнарны, шул исәптән патшалар сараендагы кешеләрне аңлатырга мөмкин (Рс 7:10; Фп 4:22). Бу төшенчә Һирудлар һәм кайсарлар кебек идарә итүче династияләргә кулланылган. Ул династияләрдә эчке ызгышлар гадәти һәм җимергеч булган. Монда Маттайның хәбәрендә «гаилә» дигән төшенчә бертигез шәһәр төшенчәсе белән кулланыла.
Шайтан: Мт 4:10 га аңлатманы кара.
сезне хөкем итәчәк: Ягъни фарисейлар шәкертләренең эшләгәннәре фарисейларның сүзләрен юкка чыгарган.
Аллаһы рухы: Яки «Аллаһының эш итүче көче». Берникадәр вакыттан соң булган Лк 11:20 дә язылган охшаш әңгәмәдә Гайсә җеннәрне «Аллаһы кодрәте [«бармагы», иск.] белән» куып чыгаруы турында әйтә. (Лк 11:20 гә аңлатманы кара.)
көфер сүзе: Аллаһыга я рухи нәрсәләргә каршы әйтелгән яла ягучы, зарарлы һәм хурлыклы сөйләм. Изге рух Аллаһының үзеннән иңә, шуңа күрә белә торып аның тәэсиренә каршы тору я аның тәэсирен кире кагу Аллаһыга каршы әйтелгән көфер сүзгә тиң булган. Мт 12:24, 28 дә күрсәтелгәнчә, яһүд дине җитәкчеләре Гайсәдә, ул могҗизалар кылганда, Аллаһы рухының эш итүен күргән; шулай да алар бу көчне Шайтан Иблискә караткан.
дөнья төзелешендә: Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Гайсәнең сүзләре буенча, изге рухны хурлаучы һич кичерелмәс: Шайтан идарәсе астындагы бу бозык дөнья төзелешендә дә (2Кр 4:4; Эф 2:2; Тит 2:12), һәм «мәңгелек тормыш» вәгъдә ителгән Аллаһы җитәкчелегендәге киләчәк төзелештә дә кичерелмәс (Лк 18:29, 30). (Сүзлекне кара.)
Агулы елан токымы: Мт 23:33 кә аңлатманы кара.
зиначы: Рухи зинаны, ягъни Аллаһыга тугры булмауны аңлата. (Мк 8:38 гә аңлатманы кара.)
Юныс... белән булган могҗизадан: Юныс үзенең якынча өч көннән соң балык эченнән азат ителүен Кабердән терелеп тору белән чагыштырган (Юн 1:17—2:2). Гайсәнең кабердән терелтелүе нәкъ Юнысның балык эченнән азат ителүе кебек булырга тиеш булган. Әмма Гайсә тулы булмаган өч көн үле булганнан соң терелтелгәч тә, аны тәнкыйтьләгән каты күңелле кешеләр аңа иман итмәгән.
өч көн һәм өч төн: Изге Язмалардагы башка хәбәрләрдән күренгәнчә, бу сүзтезмә өч көннең өлешләрен аңлатырга мөмкин һәм бер көннең өлеше тулы көн булып саналырга мөмкин (Яр 42:17, 18; 1Пат 12:5, 12; Мт 27:62—66; 28:1—6).
көньяк патшабикәсе: Ягъни Шеба патшабикәсе. Аның патшалыгы Гарәбстанның көньяк-көнбатышында урнашкан дип санала (1Пат 10:1).
энеләре: Ягъни Гайсәнең бер анадан туган энеләре. Аларның исемнәре Мт 13:55 һәм Мк 6:3 тә искә алына. («Эне» дигән төшенчәнең мәгънәсе турында Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)
Бер кеше... диде: Кайбер борынгы кулъязмаларда бу шигырь төшереп калдырылган.
Менә минем әнием һәм минем энеләрем!: Монда Гайсә үзенең рухи кардәшләрен — шәкертләрен — үзенең кан кардәшләреннән аера; Гайсәнең кайбер энеләре, күрәсең, аңа иман итмәгән (Ях 7:5). Үзе һәм туганнары арасындагы бәйләнешләрнең никадәр кадерле булуына карамастан, ул үзенең күктәге Атасы ихтыярын үтәүче кешеләр белән мөнәсәбәте күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә (Мт 12:50).
Медиаматериал
Гайсәнең шәкертләре, бәлки, монда сурәтләнгән ашлык орлыкларыдай бодай орлыклары өзеп ашагандыр.
Бу рәсемдә борынгы синагогаларның ниндирәк булган икәне күрсәтелгән. Ул һәм аның кайбер үзенчәлекләре Гамлада табылган беренче гасырдагы синагогага туры китереп ясалган. Гамла Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан.
Чумдыручы Яхъя да, Гайсә дә канунчыларны һәм фарисейларны «агулы елан токымы» дип атаган, чөнки алар тиз ышанучан кешеләргә үтергеч агу зыяныдай рухи зыян китергән булган (Мт 3:7; 12:34). Монда мөгезле кара елан күрсәтелгән. Ул күзләре өстендә очлы кечкенә мөгезләре белән аерылып тора. Израильдә башка куркыныч кара елан төрләре дә бар, мәсәлән, Үрдүн үзәнендә яшәүче борынлы кара елан (Vipera ammodytes) һәм палестина кара еланы (Vipera palaestina).