Маттай 7:1—29
Искәрмәләр
башка хөкем итмәгез: Яки «бүтән гаепләмәгез». Гайсә камил булмаган кешеләрнең башкаларны хөкем итәргә гадәте бар икәнен һәм үзе яшәгән вакыттагы күп кенә фарисейларның бу яктан начар үрнәк күрсәткәнен белгән. Фарисейлар Муса кануны буенча яшәмәгән кешеләрне каты хөкем иткән. Шулай ук алар үзләре тотарга өндәгән, әмма Изге Язмаларга нигезләнмәгән йолаларны үтәмәгән кешеләрне тәнкыйтьләгән. Гайсә башкаларны хөкем итәргә гадәте булган һәркемне бүтән алай эшләмәскә әмер биргән. Гайсәнең шәкертләре башкаларда хаталар табып торасы урынына үз якыннарының кимчелекләрен «кичерергә» тиеш. Шулай эшләп, алар башкаларны шундый ук кичерүчән караш күрсәтергә дәртләндерә. (Лк 6:37 гә аңлатманы кара.)
кардәшеңнең: Бу контекстта грек сүзе аделфо́с (абый; эне) рухи бәйләнешләрне белдерә һәм берәр имандашны аңлата. Гомумән алганда бу төшенчә, берәр кешене күрсәтергә мөмкин. (Мт 5:23 кә аңлатманы кара.)
чүп бөртеген... бүрәнәне: Гайсә монда, үз кардәшен тәнкыйтьләгән кешене сурәтләр өчен, гаҗәеп гипербола куллана. Ул кечкенә хатаны «чүп бөртеге» кебек кечкенә нәрсә белән чагыштыра. Грек сүзе ка́рфос «чүп бөртеген» генә түгел, ә шулай ук кечкенә агач кисәген дә аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә бу сүз «йомычка» я «пычкы чүбе» дип тәрҗемә ителә. Бу тәнкыйтьченең сүзләре буенча, аның кардәшенең рухи карашы, шул исәптән әхлакый сорауларны хәл итү һәм аек фикер йөртү сәләтләре кимчелекле. «Чүпне алыйм» диеп, ул масаеп үз кардәшенә бар нәрсәне ачык күрергә һәм дөрес хөкем итәргә булышырга хокукы барлыгын белдерә. Әмма Гайсә әйткәнчә, бу тәнкыйтьченең үзенең рухи карашына һәм аек фикер йөртү сәләтенә символик «бүрәнә» — бәлки, түбәне тотып торыр өчен кулланылган борыс — зыян китергән (Мт 7:4, 5). Кайберәүләр уйлаганча, бу көчле хәтта көлкеле чагыштыру Гайсәнең балта остасы эше белән таныш булганын күрсәтә.
Монафикъ!: Мт 6:2, 5, 16 да Гайсә бу төшенчәне яһүди дини җитәкчеләргә кулланган, әмма монда ул аны үз хаталарына әһәмият бирмәгән, ә игътибарларын башкаларның хаталарына туплаган шәкертләренә карата куллана.
Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗеләрегезне дуңгызлар алдына сипмәгез: Муса кануны буенча, дуңгызлар һәм этләр нәҗес булган (Лв 11:7, 27). Ерткыч җанвар ботарлап ташлаган хайван итен этләргә ыргытырга яраган (Чг 22:31). Әмма «изге итне», ягъни корбан ителгән хайван итен, этләргә бирү яһүди йола буенча ярамаган. Мт 7:6 дагы «этләр» һәм «дуңгызлар» дигән сүзләр рухи байлыкны кадерләмәгән кешеләргә карата образлы кулланыла. Дуңгызлар энҗеләрнең кадерен белмәгән кебек, рухи байлыкны кадерләмәгән кешеләр дә аны бирүчене хурларга мөмкин.
Бертуктаусыз сорагыз... эзләгез... шакыгыз: Монда кулланылган грек фигыленең формасы дәвамлы эш-хәрәкәтне күрсәтә, һәм «бертуктаусыз» дигән сүз белән бирелеп, даими дога кылырга кирәклеген аңлата. Өч фигыль моны көчәйтү өчен кулланыла. Гайсә Лк 11:5—8 дә язылган мисалында охшаш фикерне ассызыклый.
икмәк... таш: Икмәк яһүдләрнең һәм тирә яктагы кешеләрнең төп ризыкларының берсе булган, шулай ук зурлыгы һәм формасы буенча кешеләргә ташларны хәтерләткәндер. Шуңа күрә Гайсә, күрәсең, икмәкне ташларга каршы куйган. Гайсәнең бу риторик соравына җавап мондый: «Ата өчен андый нәрсә эшләү акылга сыймаслык хәл булыр иде». (Мт 7:10 га аңлатманы кара.)
балык... елан: Балык Гәлиләя диңгезе тирәсендә яшәгән кешеләрнең төп ризыкларының берсе булган. Кайбер кечкенә еланнар балыкларга охшаш булган, ә балыкларны еш кына икмәк белән ашаганнар. Бу риторик сорау шуны күздә тота: кайгыртучан ата-ана өчен андый нәрсә эшләү акылга сыймаслык хәл булыр иде.
явыз кешеләр булып та: Бөтен кешеләр мирас итеп алынган гөнаһ аркасында камил түгел, шуңа күрә алар чагыштырмача явыз.
бигрәк тә: Гайсә еш кына бу сүзләрне кулланып фикер йөрткән. Башта ул берәр билгеле фактны я таныш хакыйкатьне әйткән, ә аннары шул нигездә, кечкенәдән зурга күчеп, тагы да ышанычлырак нәтиҗә ясаган (Мт 10:25; 12:12; Лк 11:13; 12:28).
Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында: Мт 5:17 гә аңлатманы кара.
Тар капкадан керегез: Борынгы заманда кеше диварлы шәһәргә шул шәһәрнең берәр капкасына илтүче юлдан барып эләгә алган. Изге Язмаларда кешеләрнең яшәвен һәм тәртибен сурәтләр өчен, юл я «сукмак» дигән сүзләр кулланыла. Ике капма-каршы юл Аллаһы хуплаган һәм хупламаган кешеләрнең тормышын сурәтли, һәм кеше Аллаһы Патшалыгына керәме, юкмы икәнен билгели (Зб 1:1, 6; Ир 21:8; Мт 7:21).
юл иркен, капкасы да киң: Кайбер кулъязмаларда «юл иркен һәм киң» диелсә дә, бу озынрак укылышны күбрәк кулъязмалар раслый, һәм ул Мт 7:14 тәге параллелизмга туры килә. (А3 кушымт. кара.)
сарык тиресе ябынып: Яки «сарык киемендә», ягъни Аллаһы хезмәтчеләре «көтүенең» зарарсыз әгъзасы булып күренер өчен, образлы киемгә киенеп, сарыкларга хас сыйфатлар чагылдыру.
ерткыч бүреләр: Бик комсыз һәм башкаларны үз файдасына кулланган кешеләрне сурәтләгән киная.
җимешләренә: Кешеләрнең эшләрен, сүзләрен я эшләренең һәм сүзләренең нәтиҗәләрен күрсәтер өчен образлы кулланыла.
явызлык: Мт 24:12 гә аңлатманы кара.
акыллы: Мт 24:45 кә аңлатманы кара.
Яңгыр... су... җилләр: Кыш көне (аеруча тебет аенда, ягъни декабрь-гыйнварда) Израильдә кинәт килеп чыккан давыллар сирәк түгел. Алар көчле җилләр, койма яңгырлар һәм көтелмәгән җимергеч су ташкыннары китерә. (Ә15 кушымт. кара.)
аның өйрәтүенә: Бу сүзтезмә Гайсәнең өйрәтү рәвешен, өйрәтү ысулларын да аңлата; моңа аның өйрәтүләре — Таудагы вәгазендәге бөтен күрсәтмәләр җыелмасы керә.
хәйран калды: Монда кулланылган грек фигыле «шаккатырлык дәрәҗәгә җиткән гаҗәпкә калу» дигәнне сурәтләргә мөмкин. Фигыльнең дәвамлы формасы аның сүзләренең кешеләргә озак вакытка тәэсир иткәнен күздә тота.
канунчылар кебек түгел: Канунчылар гадәттә хөрмәтле раввиннарның сүзләренә нигезләнеп өйрәткән. Гайсә исә, Йәһвәнең вәкиле — хакимлеккә ия кеше — кебек, үз өйрәтүләрен Аллаһы Сүзенә нигезләп сөйләгән (Ях 7:16).
Медиаматериал
Израильдә бүреләр башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре (Canis lupus) сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).
Гайсә үз мисалларында кулланыр өчен үсемлекләрне, һичшиксез, җентекләп сайлаган. Мәсәлән, инҗир агачы (1) һәм йөзем агачы (2) күп шигырьләрдә бергә искә алына. Гайсәнең Лк 13:6 дагы сүзләреннән күренгәнчә, инҗир агачлары еш кына йөзем бакчаларында утыртылган булган (2Пат 18:31; Йл 2:22). «Үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утыру» дигән сүзтезмә тыныч, мул һәм имин тормышны символлаштыра (1Пат 4:25; Мик 4:4; Зк 3:10). Ә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы, Йәһвә, Адәм гөнаһ кылганнан соң, җирне каһәрләгәч, искә алына (Яр 3:17, 18). Гайсәнең Мт 7:16 да чәнечкеле куакның нинди төре турында әйткәнен төгәл билгеләп булмый, ләкин монда күрсәтелгән чәнечкеле куак (Centaurea iberica) (3) — шайтан таягының бер төре — Израильдә үсә.