Римлыларга 13:1—14
13 Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын,+ чөнки Аллаһыдан булмаган хакимлек юк.+ Аллаһы гамәлдәге хакимлекләрне төрле урыннарга урнаштырган.+
2 Шуңа күрә хакимлеккә каршы килүче Аллаһының билгеләнгән тәртибенә каршы килә, ә шул тәртипкә каршы килүчеләр хөкем ителәчәк.
3 Идарә итүчеләр яхшылык кылучылар өчен түгел, ә яманлык кылучылар өчен куркыныч.+ Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшисең киләме? Яхшылык эшлә,+ һәм ул сине мактар.
4 Ул бит Аллаһы хезмәтчесе һәм сиңа файда булсын дип эш итә. Әмма яманлык кыласың икән, курык: ул тикмәгә генә кылыч тагып йөрми. Ул Аллаһы хезмәтчесе, үч алучы, яманлык кылучыларны җәзага тартучы.
5 Шуның өчен сез җәза алудан куркып кына түгел, ә вөҗдан кушуы буенча да буйсынып яшәргә тиеш.+
6 Шуңа күрә сез салым түлисез дә инде. Алар бит башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре һәм бу эшләрен өзлексез башкарып торалар.
7 Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым — салым;+ кемгә ясак — ясак; кемгә курку — курку;+ кемгә ихтирам — ихтирам.+
8 Үзара мәхәббәттән башка,+ беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз, башканы яратучы канунны үтәгән була бит.+
9 Чөнки «зина кылма»,+ «кеше үтермә»,+ «урлама»,+ «кешенекенә нәфесеңне сузма»+ дигән әмерләр һәм башкалары «якыныңны үзеңне яраткандай ярат»+ дигән әмердән гыйбарәт.
10 Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый,+ шуңа күрә башкаларны яратучы канунны үти.+
11 Һәм боларның барысын нинди заманда яшәвегезне белеп эшләгез. Сезгә йокыдан уяну сәгате инде килеп җитте,+ чөнки без иман итә башлаган вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак.
12 Төн үтеп бара, таң атарга җыена. Шуңа күрә караңгылык эшләреннән арыныйк+ та яктылык коралларын алыйк.+
13 Үзебезне, көндез эш иткәндәй, әдәпле тотыйк,+ тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашмыйк, эчкечелеккә, җенси әхлаксызлыкка, азгынлыкка,*+ тарткалашуга һәм көнчелеккә бирелмик.+
14 Ә Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән үрнәк алыйк*+ һәм гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйланып йөрмик.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Хуҗабыз Гайсә Мәсихне киегез».