Яхъя 11:1—57

11  Мәрьям һәм аның бертуганы Ма́рта+ яшәгән Битания́+ авылында Ла́зар исемле бер кеше авырый иде. 2  Нәкъ шул Мәрьям, Хуҗабызны хуш исле май белән майлап, үз чәчләре белән аның аякларын сөрткән иде,+ ә авырып ятучы Ла́зар аның бертуганы иде. 3  Шунда Ма́рта белән Мәрьям Гайсәгә: «Хуҗабыз, яраткан дустың Ла́зар авырый»+,— дигән хәбәр җибәрде. 4  Ә Гайсә бу турыда ишеткәч: «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк,+ һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— диде. 5  Гайсә Ма́ртаны, Мәрьямне һәм Ла́зарны ярата иде, 6  ләкин Ла́зарның авыруы турында ишеткәч, ул үзе йөргән җирдә тагын ике көнгә калды. 7  Шуннан соң шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— диде. 8  Шәкертләре аңа: «Остаз,+ әле күптән түгел генә яһүдләр сине ташлар атып үтерергә җыенган иде,+ ә син кабат шунда барасыңмы?» — диделәр. 9  Моңа Гайсә болай диде: «Көн яктылыгы 12 сәгать түгелме соң?+ Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. 10  Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк». 11  Шулай дигәннән соң Гайсә: «Дустыбыз Ла́зар йоклап китте,+ әмма мин аны уятырга барам»,— дип өстәде. 12  Шунда шәкертләре: «Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр»*,— диделәр. 13  Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде, ә алар, ул гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйлады. 14  Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры болай дип әйтте: «Ла́зар үлде.+ 15  Үземнең анда булмаганыма шатланам, чөнки хәзер сезнең иманыгыз ныгыячак. Әйдәгез, аның янына барыйк». 16  Игезәк дип аталган Тома́с шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»+,— диде. 17  Килгәч, Гайсәгә Ла́зарның инде дүрт көн төрбәдә ятуы билгеле булды. 18  Битания Иерусалимнан якынча өч километр ераклыкта гына булганга, 19  Ла́зарның үлеме аркасында кайгыручы Ма́рта белән Мәрьямне юатырга күп кенә яһүдләр килгән иде. 20  Ма́рта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, аны каршы алырга чыкты. Мәрьям+ исә өйдә калды. 21  Ма́рта Гайсәгә болай диде: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде. 22  Шулай да хәзер дә ышанам: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк». 23  Гайсә аңа: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтте. 24  «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»+,— диде аңа Ма́рта. 25  Гайсә аңа болай дип әйтте: «Мин — терелү һәм тормыш.+ Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. 26  Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс.+ Моңа ышанасыңмы?» 27  Ма́рта аңа: «Әйе, Хуҗам, синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам»,— диде. 28  Шулай дигәннән соң Ма́рта, барып, үзенең бертуганын Мәрьямне чакырды һәм, беркемгә дә белдермичә: «Остаз+ монда, ул сине чакыра»,— диде. 29  Мәрьям, моны ишеткәч, урыныннан тиз генә торды да Гайсә янына китте. 30  Ул вакытта Гайсә әле авылга кермәгән иде, ул Ма́рта белән очрашкан урында тора иде. 31  Мәрьямне өйдә юатып торучы яһүдләр аның торып һәм ашыгып чыгып китүен күргәч, ул елар өчен төрбә+ янына бара, дип уйладылар һәм аңа ияреп киттеләр. 32  Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп, аны күргәч: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде»,— дип, аның аякларына егылды. 33  Мәрьямнең һәм аның белән бергә килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә эчтән генә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: 34  «Сез аны кайда салдыгыз?» — дип сорады. Алар аңа: «Хуҗабыз, әйдә, үзең күрерсең»,— диделәр. 35  Гайсәнең күз яшьләре ага башлады.+ 36  Моны күреп, яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан!» — диештеләр. 37  Ә кайберләре: «Ул бит сукырның күзләрен ачкан иде.+ Бу кешене үлемнән алып калыр өчен бернәрсә дә эшли алмаганмыни?» — диделәр. 38  Шуннан соң Гайсә кабат авыр итеп ыңгырашып куйды да төрбә янына килде. Төрбә таш белән капланган мәгарә иде. 39  «Ташны алып куегыз»,— диде Гайсә. Мәрхүмнең бертуганы Ма́рта аңа: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтте. 40  Гайсә аңа болай диде: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?»+ 41  Ташны алып куйдылар. Шунда Гайсә, күккә карап,+ болай диде: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. 42  Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм, ләкин бу сүзләрне монда басып торучы кешеләр өчен, мине син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйттем».+ 43  Шулай дигәннән соң, ул каты тавыш белән: «Ла́зар, чык!» — дип кычкырды.+ 44  Шунда үлгән кеше чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган иде. «Чишегез аны, йөрсен»,— диде Гайсә. 45  Мәрьям янына килгән күп кенә яһүдләр, Гайсә кылганны күреп, аңа иман итә башладылар.+ 46  Ә кайберләре фарисейлар янына барып, Гайсә кылганны сөйләп бирде. 47  Шунда өлкән руханилар һәм фарисейлар Югары киңәшмә җыйдылар һәм болай диделәр: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше күп могҗизалар кыла бит.+ 48  Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак. Шунда римлылар килеп, урыныбызны да, халкыбызны да басып алачак». 49  Аларның берсе — ул елны баш рухани булып хезмәт итүче Каяфә́с+ — аларга болай диде: «Сез бернәрсә дә белмисез 50  һәм аңламыйсыз. Бөтен халык һәлак булганчы, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк бит».+ 51  Ул моны үзеннән әйтмәде, ә ул елның баш рухание буларак, пәйгамбәрлек әйтте: Гайсә халык өчен 52  һәм халык өчен генә түгел, ә шулай ук таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләргә тиеш.+ 53  Ул көнне алар аны үтерергә сүз куештылар.+ 54  Шуңа күрә Гайсә яһүдләр арасында инде ачыктан-ачык йөрмәде. Ул чүл янындагы бер өлкәгә,+ Ифраи́м+ дигән шәһәргә китте һәм шәкертләр белән бергә шунда калды. 55  Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде, шуңа күрә Иерусалимга, Паса́х алдыннан пакьләнү йоласын үтәр өчен, төрле җирләрдән күп кенә кеше килде. 56  Алар Гайсәне эзләп йөрделәр һәм гыйбадәтханәдә басып торганда бер-берсенә: «Ул бәйрәмгә килмәс микән? Сез ничек уйлыйсыз?» — диештеләр. 57  Ә өлкән руханилар белән фарисейлар, берәрсе Гайсәнең кайда булуын белсә, аларга килеп әйтергә тиеш, дигән боерык биргән иде. Алар моны Гайсәне кулга алыр өчен эшләгән иде.

Искәрмәләр

Яки «котылыр».

Искәрмәләр

Битания: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.

Лазар: Лк 16:20 гә аңлатманы кара.

яһүдләр: Гайсә әле генә шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— дигән булган. Шуңа күрә «яһүдләр» сүзе монда Яһүдиядә яшәүче яһүдләрне аңлата; алар Гайсәне ташлар атып үтерергә тырышкан булган (Ях 10:31, 33).

йоклап китте: Изге Язмаларда үлем еш кына йокы белән чагыштырыла (Зб 13:3; Мк 5:39; Рс 7:60; 1Кр 7:39; 15:51; 1Тс 4:13). Гайсә Лазарны үледән терелтергә җыенган. Шуңа күрә ул бу сүзләрне кешеләрне тирән йокыдан уятып булган кебек, үлгән кешеләрне дә терелтеп була икәнен күрсәтер өчен әйткәндер. Гайсәнең Лазарны үледән терелтергә көче Атасыннан булган, ә ул «үлеләрне терелтүче һәм әле үтәлмәгәнне инде үтәлгән дип атаучы» Аллаһы. (Рм 4:17; Мк 5:39; Рс 7:60 ка аңлатмаларны кара.)

Томас: Бу грек исеме «игезәк» дигәнне аңлаткан арамей сүзеннән барлыкка килгән. Томасның Ди́димос дигән башка грек исеме дә булган, аның да мәгънәсе Игезәк.

инде дүрт көн төрбәдә ятуы: Лазар нык авырып киткәч, Марта белән Мәрьям Гайсәгә хәбәр җибәргән (Ях 11:1—3). Битаниядән Гайсә янына барып җитәр өчен ике көн чамасы кирәк булган; Лазар, күрәсең, Гайсә шушы хәбәрне алган вакыттарак үлеп киткән (Ях 10:40). Гайсә «үзе йөргән җирдә тагын ике көнгә калган» һәм аннары Битаниягә киткән (Ях 11:6, 7). Ике көн көткәнгә һәм аннары ике көн юлда булганга, ул төрбә янына Лазарның үлеменнән соң дүрт көн үткәч килеп җиткән. Гайсә инде ким дигәндә ике кешене үледән терелткән булган: берсен — үлгәч үк, ә икенчесен, күрәсең, үлгәннән соң күпмедер вакыт узгач, шул ук көнне терелткән. (Лк 7:11—17; 8:49—55; шулай ук Мт 11:5 белән чагыштыр.) Әмма аның дүрт көн үле булган һәм тәне инде чери башлаган кешене үледән терелткәне әле булмаган (Ях 11:39). Яһүдләр арасында җан үле гәүдәдә өч көн кала, ә аннары аны калдырып китә дигән ялган ышану булган. Хәтта моңа ышанучылар да Гайсәнең Лазар очрагында гаҗәеп могҗиза кылганына инаныр иде (Ях 12:9, 10, 17).

төрбәдә: Яки «хәтер төрбәсендә». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

якынча өч километр: Сүзгә-сүз «якынча 15 стадий». Грек сүзе ста́дион (берлек санда) — 185 м, ягъни Рим миленең 1/8 өлешенә, тиң озынлык берәмлеге. (Ә14 кушымт. кара.)

Аның... тереләчәген беләм: Марта монда Гайсә киләчәктәге, соңгы көндәге терелтү турында әйткән дип уйлаган. (Ях 6:39 га аңлатманы кара.) Аның бу тәгълиматка иман итүе аеруча игътибарга лаек булган. Ул яшәгән көннәрдә саддукейлар дип аталган кайбер дини җитәкчеләр, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларда терелтү турында ачык әйтелсә дә, бу тәгълиматны кире каккан (Дн 12:13; Мк 12:18). Ә фарисейлар җанның үлемсез булганына ышанган. Әмма Марта Гайсәнең терелтүгә өмет турында өйрәткәнен һәм хәтта аның кешеләрне, алар Лазар кебек берничә көн үле булмаса да, терелткәнен белгән.

Мин — терелү һәм тормыш: Гайсәнең үлеме һәм үледән терелтелүе үлеләр өчен кабат яшәргә юл ачкан. Гайсә терелтелгәннән соң, Йәһвә аңа үлеләрне терелтергә дә һәм шулай ук аларга мәңгелек тормыш бирергә дә көч биргән. (Ях 5:26 га аңлатманы кара.) Ач 1:18 дә Гайсә үзен «яшәүче» дип атый һәм үзендә «үлем белән Кабер ачкычлары бар» дип әйтә. Шуңа күрә яшәүчеләрнең һәм үлеләрнең киләчәге Гайсә белән бәйле. Ул каберләрне ачып, үлеләрне терелтергә вәгъдә биргән; кайберләрен ул күкләрдә үзенең хакимдәшләре итеп, ә башкаларын үзенең күктәге хөкүмәте җитәкчелегендәге яңа җирдә терелтәчәк (Ях 5:28, 29).

һичкайчан үлмәс: Үлмәү, ягъни мәңге яшәү, турында әйткәндә, Гайсәнең ул вакытта үзен тыңлаган кешеләрнең һичкайчан үлмәячәген күздә тотмаганы ап-ачык. Гайсә үзенә иман итү мәңгелек тормышка илтә ала икәнен ассызыклаган. Шушы нәтиҗәне Гайсәнең элегрәк әйтелгән сүзләре раслый. Алар Яхъя китабының 6 нчы бүлегендә язылган. Анда Гайсә иман итү мәңгелек тормыш белән бәйле дигән (Ях 6:39—44, 54).

төрбә: Яки «хәтер төрбәсе». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

елауларын: «Елау» дигәнне аңлаткан грек сүзе еш кына кычкырып елауны күрсәтә. Шул ук фигыль Гайсәгә карата, ул Иерусалимның җимерелүе турында алдан әйткәндә, кулланыла (Лүк 19:41).

эчтән генә: Сүзгә-сүз «рухында». Монда грек сүзе пне́ума, күрәсең, этәргеч көч мәгънәсендә кулланыла; бу көч кешенең образлы йөрәгеннән чыга һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрә. (Сүзлектән «Рух» кара.)

авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: Грек текстында монда ике сүз кулланыла. Бу сүзләрнең бергә кулланылуы Гайсәнең көчле хис-тойгыларын сурәтли. «Авыр итеп ыңгырашып куйды» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле (эмбрима́омаи) гадәттә көчле эчке хисне аңлата, ләкин бу контекстта ул Гайсә шундый нык кайгырган ки, хәтта ыңгырашып куйган икәнен күрсәтә. «Көенеп» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (тара́ссо) сүзгә-сүз «аптырап калуны» аңлата. Бер белгеч әйткәнчә, бу контекстта ул «кешене күңел тынычсызлыгы сизәргә этәрү; авырту китерү я кайгыга төшерү» дигәнне белдерә. Шул ук фигыль Ях 13:21 дә Гайсәнең, Яһүд тарафыннан сатылачагы турында әйткәндә, кичергән хисләрен сурәтләр өчен кулланыла. (Ях 11:35 кә аңлатманы кара.)

күз яшьләре ага башлады: Монда кулланылган сүз (дакри́о) «күз яшьләре» дигәнне аңлаткан грек исеменең фигыль формасы; бу грек исеме, мәсәлән, мондый шигырьләрдә кулланыла: Лк 7:38; Рс 20:19, 31; Ев 5:7; Ач 7:17; 21:4. Монда игътибар, күрәсең, кычкырып елауга түгел, ә күбрәк күз яшьләрнең агуына бирелә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек фигыле монда гына кулланыла, һәм ул Ях 11:33 тә (аңлатманы кара), Мәрьям белән яһүдләрнең елауларын сурәтләр өчен, кулланылган фигыльдән аерылып тора. Гайсә Лазарны үледән терелтергә җыенганын белсә дә, кайгыга баткан яраткан дусларын күргәч, бу аны бик нык хәсрәтләндергән. Дусларын яратканга һәм кызганганга, аның күз яшьләре ага башлаган. Бу хәбәр ачыктан-ачык шуны күрсәтә: Гайсә Адәмнән мирас итеп алынган үлем аркасында үз якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклаша.

төрбә: Яки «хәтер төрбәсе». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

ул исләнгәндер: Мартаның сүзләре күрсәткәнчә, яһүдләрнең йоласына мәетне черүдән озак вакыт саклый торган бәлзәмләү кермәгән. Лазарның гәүдәсе бәлзәмләнгән булса, Марта: «Ул исләнгәндер»,— димәс иде. Лазарның «куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган» булган, әмма моның максаты, күрәсең, аның гәүдәсен черүдән саклау булмаган (Ях 11:44).

дүрт көн үтте инде: Грек текстында «бу дүртенче» генә дип әйтелә, ә «көн» турында сүз барганы контексттан аңлашыла. Күрәсең, өч тулы көн һәм дүртенче көннең өлеше үткән булган.

Лазар: Лк 16:20 гә аңлатманы кара.

йөзе яулык белән капланган иде: Яһүдләрнең күмү йоласы буенча, гәүдәне хуш исле үләннәр белән бергә җитен кәфенгә төргәннәр. Әмма бу мисырлылар эшли торган бәлзәмләү булмаган (Яр 50:3; Мт 27:59; Мк 16:1; Ях 19:39, 40). Лазар үледән терелтелгәннән соң төрбәдән чыкканда, аның йөзе һаман да яулык белән капланган булган. Монда «яулык» дип бирелгән грек сүзе суда́рион тастымал, салфетка я яулык итеп кулланылган кечкенә тукыма кисәген аңлата. Ях 20:7 дә «Гайсәнең башын каплап торган яулык» дип әйтелгәндә дә шул ук грек сүзе кулланыла.

урыныбызны: Ягъни гыйбадәт кылу урыныбыз яки изге урын; бәлки, Иерусалимдагы гыйбадәтханәне аңлатадыр. (Рс 6:13, 14 белән чагыштыр.)

баш рухани: Исраил мөстәкыйль халык булганда, баш рухани үз вазифасын гомер буе үтәгән (Сн 35:25). Әмма римлылар Исраилне яулап алгач, Рим куйган җитәкчеләрнең баш руханины билгеләргә һәм төшерергә хакимлеге булган. (Сүзлектән «Баш рухани» кара.) Римлылар билгеләгән Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул якынча б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр баш рухани булган. Ул елны, ягъни б. э. 33 елында, баш рухани булып Каяфәс хезмәт иткән дип әйтеп, Яхъяның, күрәсең, Каяфәс баш рухани булып хезмәт иткән елларга Гайсә җәзалап үтерелгән ел да кергән дип әйтәсе килгән. (Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)

Ифраим: Бу һәм Ифраин шәһәре бер үк шәһәр дип санала. Ифраинны Яһүд патшасы Абия Исраил патшасы Йәрәбәмнән яулап алган булган (2Ел 13:19). Бу шәһәр Эт-Тайибе авылының урынын биләп торган дип санала. Бу авыл Бәйтелдән көнчыгыш-төньяк-көнчыгышка таба якынча 6 км ераклыкта һәм Багалхасор урнашкан булган дип фаразланган урыныннан көнчыгыш-көньяк-көнчыгышка таба 3 км ераклыкта урнашкан (2Иш 13:23). Чүл янындагы бу урыннан Әрихә даласына күренеш ачыла, ә көньяк-көнчыгышта Үле диңгез күренә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, Рим гаскәре башлыгы Веспасиан Иерусалимга каршы сугыш белән барганда, Ифраим шәһәрен яулап алган булган («Яһүдләр сугышы», IV. 9. 9).

Пасах бәйрәме: Ягъни б. э. 33 елындагы Пасах бәйрәме; бу, күрәсең, Яхъяның Яхшы хәбәрендә искә алынган дүртенче Пасах бәйрәме. (Ях 2:13; 5:1; 6:4 кә аңлатмаларны кара.)

Медиаматериал

Гайсә Лазарны үледән терелтә
Гайсә Лазарны үледән терелтә

Гайсә үлгән кешегә: «Лазар, чык!» — дип боера (Ях 11:43). Лазар шунда ук аңына килә. Кул-аяклары кәфен белән уралган булса да, ул торып баса һәм йөри башлый. Аның гаҗәпләнгән бертуганнары, Марта белән Мәрьям, үз күзләренә ышана алмый, ләкин ул чыннан да тере! Бу могҗиза ярдәмендә анда булган күп кенә кешеләр Гайсәгә иман итә башлый. Бу хәбәр Гайсәнең риясыз яратуын сурәтләсә дә, ул шулай ук Гайсәнең яңа дөньяда күпкә күбрәк күләмдә нинди могҗизалар башкарачагын күрсәтә (Ях 5:28). Лазарның үледән терелтелүе турындагы хәбәр Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә очрый.

Югары киңәшмә
Югары киңәшмә

Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)

1. Баш рухани

2. Югары киңәшмә әгъзалары

3. Гаепләнүче

4. Сәркатипләр