Яхъя 2:1—25
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Кәнә: Бәлки, кане́ (камыш) дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән; шунлыктан «камыш җире». Бу шәһәрне Яхъя гына искә ала. Ул аны, бәлки, Әшир кабиләсе җирендәге Канәдән (еврейча Кана́) аерыр өчен (Йш 19:24, 28), һәрчак Гәлиләядәге Кәнә дип атый (Ях 2:11; 4:46; 21:2). Күп галимнәр фикеренчә, Кәнә Насарадан төньякка таба якынча 13 км ераклыкта урнашкан хәзерге Хирбет-Кана урынын биләп торган булган; анда Бет-Нетофа үзәненең (Эль-Баттуф үзәне) төньяк кырыендагы калкулыкта борынгы авылның җимерекләре сакланып калган. Гарәпчә бу урын һаман да Кана-эль-Джелил, ягъни Гәлиләядәге Кәнә, буларак билгеле. Якындагы сазлы үзән камыш белән капланган, бу Кәнә исеменең мәгънәсенә туры килә. Анда борынгы су чокырлары калдыклары һәм, күпләр уйлавынча, синагога җимерекләре (б. э. I гасырының азагына я б. э. II гасырына караган) бар. Анда шулай ук балчык савыт ватыклары һәм тәңкәләр табылган булган; алар б. э. I гасырына һәм соңрак вакытка карый дип санала. Чиркәү уйлавынча, Кәнә Насарадан төньяк-көнчыгышка таба 6,5 км ераклыктагы Кафр-Канна урынында урнашкан булган, чөнки хаҗиләре Насарадан анда җиңел генә барып җитә алган. Әмма бу урын исеменең Изге Язмаларда искә алынган Гәлиләядәге Кәнә исеме белән бернинди лингвистик бәйләнеше юк кебек.
Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш?: Сүзгә-сүз «Миңа да, сиңа да, хатын, ни?» Гайсәнең үз анасына «хатын» дип дәшүе аның башка хатыннарга дәшүе белән туры килгән (Ях 4:21), һәм күп контекстларда бу, күрәсең, ихтирамлы мөрәҗәгать булган. Ул бер дә тупас, игелексез һәм хөрмәтсез дип саналмаган. Төп нөсхә буенча, фәрештәләр һәм үледән терелтелгән Гайсә магдалалы Мәрьямгә, ул Гайсәнең төрбәсе янында кайгырып елаганда, шулай мөрәҗәгать иткән; аларның сүзләре андый очракта, һичшиксез, тупас я ихтирамсыз булмас иде (Ях 20:13, 15). Җәфалану баганасында Гайсә үз әнисе хакында борчылып, аның турында кайгыртуны үзенең яраткан рәсүле Яхъяга тапшырганда, болай дигән: «Әнием [сүзгә-сүз «Хатын»], хәзер ул синең улың!» (Ях 19:26). Ул моны Изге Язмалардагы әти-әниеңне хөрмәт ит дигән әмерне үтәп эшләгән (Чг 20:12; Кн 5:16; Мт 15:4). Берничә белешмәлек «хатын» дип дәшү ихтирам һәм яратуны чагылдыра ала икәнен раслый.
Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш?: Мәрьям Гайсәгә: «Аларның шәраблары калмаган»,— дигәндә (Ях 2:3), ул аңа һичшиксез нәрсәдер эшләргә тәкъдим иткән. Бу игътибарга лаек, чөнки Гайсә моңа кадәр әле бернинди могҗиза эшләмәгән. Гайсә үз җавабында кулланган семит идиомасы (сүзгә-сүз «Миңа да, сиңа да... ни?) асылда берникадәр риза булмауны белдерә, һәм аны контекст буенча аңлап була. Кайвакыт ул дошманлык һәм каршы килүне чагылдырса да (Мт 8:29; Мк 1:24; 5:7; Лк 4:34; 8:28), бу очракта ул, күрәсең, йомшак кына ризасызлык белдерүне аңлата. (Бу идиоманың йомшак мәгънәдә кулланышын Еврей Язмаларында мондый шигырьләрдә табып була: 2Иш 16:9, 10 һәм 1Пат 17:18). Гайсәнең киләсе сүзләре аның ни өчен шулай әйткәненең сәбәбен күрсәтә: Минем сәгатем әле килеп җитмәгән. Шулай да Гайсәнең Мәрьям тәкъдименә җавабы аның ярдәм итәргә каршы булмаганын күрсәтәдер. Моны Мәрьямнең 5 нче шигырьдәге сүзләреннән күреп була.
үлчәү су сыйдырышлы: Күп кенә белгечләр фикеренчә, монда искә алынган үлчәү (грекча метрете́с) еврейләрнең батына тиң булган. Борынгы еврей хәрефләре белән «бат» сүзе язылган чүлмәк кисәкләре нигезендә, батның сыйдырышлыгы якынча 22 л булган дип санала (1Пат 7:26; Ез 7:22; Йз 45:14). Шулай икән, һәр бу су савыты 44—66 л сыйдыра алган, ә алты савыт бергә якынча 260—390 л сыйдырган. Әмма башка галимнәр санаганча, монда зуррак грек үлчәү берәмлеге (40 л кадәр) турында әйтеләдер. (Ә14 кушымт. кара.)
аның могҗизаларының башлангычы: Гайсәнең суны яхшы шәрабка әйләндерүе аның беренче могҗизасы булган. Бу вакыйга турында Яхъя гына яза.
Пасах бәйрәме: Гайсә үзенең вәгазьләү эшен б. э. 29 елының көзендә суга чумдырылганнан соң башлаган, шуңа күрә аның хезмәтенең башында искә алынган бу Пасах бәйрәме б. э. 30 елының язында үткәрелгән Пасах булгандыр. (Лк 3:1 гә аңлатманы һәм А7 кушымт. кара.) Дүрт Яхшы хәбәрне чагыштыру күрсәткәнчә, Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында дүрт Пасах бәйрәме үткәрелгән булган, һәм моннан аның хезмәте өч ярым ел дәвам иткән дигән нәтиҗә ясап була. Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә (еш кына синоптик Яхшы хәбәрләр дип атала) Гайсә үз үлеме алдыннан үткәргән соңгы Пасах бәйрәме генә искә алына. Яхъяның хәбәрендә өч Пасах бәйрәме аермачык искә алына (Ях 2:13; 6:4; 11:55), ә дүртенчесе, күрәсең, Ях 5:1 дә «яһүдләрнең бер бәйрәме» дип атала. Бу, Гайсәнең тормышы турында тулырак белер өчен, Яхшы хәбәрләрне чагыштырырга кирәк икәнен ассызыклый. (Ях 5:1; 6:4; 11:55 кә аңлатмаларны кара.)
гыйбадәтханәдә: Бу, бәлки, гыйбадәтханәнең Мәҗүсиләр ишегалды буларак билгеле өлеше булгандыр. (Ә11 кушымт. кара.)
үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны: Аллаһы кануны буенча, исраиллеләр гыйбадәтханәдә корбаннар китерергә тиеш булган, һәм Иерусалимга килүчеләргә, анда торган вакытта, ризык кирәк булган. Кайбер исраиллеләргә анда барып җитәр өчен зур ара үтәргә кирәк булган, шуңа күрә Канун буенча, алар уңышларын һәм хайваннарын сатып, акчаны Иерусалимга алып килә алган һәм шунда, корбанга китерер өчен, үгез, сарык, кәҗәләр һәм күгәрченнәр, шулай ук шәһәрдә торыр өчен бар кирәклесен сатып ала алган (Кн 14:23—26). Вакыт узу белән сатучылар корбанга китереләсе хайваннарны һәм кошларны гыйбадәтханә комплексы эчендә сата башлаган. (Бу шигырьдәге гыйбадәтханә сүзенә аңлатманы кара.) Күрәсең, кайбер сатучылар бәяләрне бик арттырып, халыкны алдаган.
баудан чыбыркы: «Бау» дип бирелгән грек сүзе схойни́он камыштан я башка материалдан ясалган бауны аңлатырга мөмкин. Гайсә баудан ясалган чыбыркы белән «сарыклар һәм үгезләрне» гыйбадәтханәдән куып чыгаргач, бу хайваннарны сатучылар, әлбәттә, алар артыннан гыйбадәтханә тирәсеннән чыгып киткән. Киләсе шигырьдә, Гайсә күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез!» — дигәндә, чыбыркы искә алынмый. Бу аның, сатучыларны куганда, чыбыркы кулланмаганын күрсәтә. Шулай да, нәтиҗәдә, хак гыйбадәтне акча эшләү ысулына әйләндергән кешеләр гыйбадәтханә комплексыннан китәргә мәҗбүр булган.
ул... аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды: Җирдә яшәгәндә, Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәне ике тапкыр чистарткан: ул аннан сәүдә белән шөгыльләнгән кешеләрне куып чыгарган. Монда сурәтләнгән хәл б. э. 30 елындагы Пасах бәйрәме белән бәйле вакыйгалар вакытындагы беренче чистарту булган; ул чакта Гайсә, Аллаһының майланган Улы буларак, беренче тапкыр Иерусалимга килгән. (А7 кушымт. кара.) Б. э. 33 елының 10 нисанында Гайсә гыйбадәтханәне икенче тапкыр чистарткан. Бу очракны Маттай (21:12, 13), Марк (11:15—18), һәм Лүк (19:45, 46) үзләренең Яхшы хәбәрләрендә тасвирлый. (А7 кушымт. кара.)
акча алмаштыручыларның: Мт 21:12 гә аңлатманы кара.
базарга: Яки «сәүдә йортына». «Базар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе о́йкон эмпори́у «сәүдә эше алып барыла торган урын; базар» дигәнне аңлата. Ул Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Гыйбадәтханә территориясендә корбанга китереләсе хайваннарны сату өлкән рухани Һаннасның бай һәм абруйлы гаиләсенең төп табыш чыганакларының берсе булган.
синең йортыңа карата ашкыну: Монда «ашкыну» дип бирелгән грек сүзе зе́лос бу контекстта тугрылык хас булган зур, нык һәм кайнар кызыксынуны аңлата. Шәкертләр исләренә төшергән сүзләрне Зб 69:9 да табып була. Анда бу сүзгә туры килгән, «ашкыну» дип тәрҗемә ителгән, еврей исеме кина́ «җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итү; көндәшлекне түзеп тормау» дигәнне аңлатырга мөмкин. Гайсә гыйбадәтханә тирәсендәге бар сату-алу эшләрен күргәч, аның гадел ачуы чыккан һәм ашкынуы аны эш итәргә дәртләндергән.
Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын: Гайсәнең бу сүзләрен Яхъя гына язган. Яһүдләр ул Һируд төзегән гыйбадәтханә турында әйтә дип уйлаган. Гайсә хөкем ителгәндә, аны гаепләүчеләр аның сүзләрен бозып күрсәткән (Мт 26:61; 27:40; Мк 14:58). Ях 2:21 дән күренгәнчә, Гайсә образлы тел кулланган: ул үзенең үлемен һәм үледән терелтелүен гыйбадәтханәне җимерү һәм аны яңадан торгызу белән чагыштырган. Гайсә: «Мин аны... яңадан торгызачакмын»,— дип әйткән булса да, Изге Язмаларда ачык итеп аны Аллаһы терелтеп торгызган дип әйтелә (Рс 10:40; Рм 8:11; Ев 13:20). Үтерелгәч һәм өченче көнне терелтелгәч (Мт 16:21; Лк 24:7, 21, 46), Гайсәгә икенче тән бирелгән булган; бу тән, Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән аермалы буларак, кеше кулы белән түгел, ә аның Атасының кулы белән ясалган рухи тән булган (Рс 2:24; 1Пт 3:18). Изге Язмаларда гыйбадәтханәне кешеләргә карата образлы куллану сирәк түгел. Мәсәлән, Мәсих «иң мөһим почмак ташы булып китәчәк» дип алдан әйтелгән булган (Зб 118:22; Иш 28:16, 17; Рс 4:10, 11), ә Паул белән Петер 1Кр 3:16, 17; 6:19; Эф 2:20; һәм 1Пт 2:6, 7 дә Гайсәгә һәм аның шәкертләренә карата охшаш чагыштырулар кулланган.
Бу гыйбадәтханә 46 ел төзелде: Яһүдләр Һируд патшаның гыйбадәтханәне торгызу буенча башкарган эшләре турында әйткән. Сөләйман төзегән Иерусалимдагы беренче гыйбадәтханәне бабыллылар б. э. к. 607 елны җимергән булган. Ул Бабыл әсирлегеннән соң Зәрубабыл җитәкчелегендә яңадан торгызылган булган (Ез 6:13—15; Һг 2:2—4). Иосиф Флавий язганча, Һируд торгызу эшләрен үзенең идарә итүенең 18 нче елында башлаган («Jewish Antiquities», XV, 380 [xi, 1]). Яһүдләр үз патшаларының идарә итү елларын ничек санаганнар икәнен исәпкә алсак, бу б. э. к. 18—17 еллар булырга мөмкин. Чынлыкта, гыйбадәтханәдәге төзү эшләре — өстәмә биналар төзү — аның б. э. 70 елындагы җимерелүенә 6 ел калганда тәмамланган.
гыйбадәтханә дип... үз тәнен: Рәсүл Яхъяның бу сүзләре күрсәткәнчә, Гайсә образлы тел кулланган: ул үзенең үлемен һәм үледән терелтелүен гыйбадәтханәне җимерү һәм аны яңадан торгызу белән чагыштырган.
ул... кеше күңелен үзе дә яхшы белә иде: Гайсә кешеләрнең уйларын, фикер йөртүләрен һәм мотивларын аңларга сәләтле булган. Моның турында Ишагыя пәйгамбәр алдан әйткән булган. Ул Мәсих турында болай дигән: «Аңарда Йәһвә рухы... булыр» һәм «ул күзләре күргәннәре буенча» хөкем итмәс. (Иш 11:2, 3; Мт 9:4; Мк 2:8 гә аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Монда беренче гасырда Иерусалимда кулланылган таш савытлар күрсәтелгән. Гадәттә савытлар балчыктан ясалган булса да (Иш 30:14; Ел 4:2), Изге Язмаларда, Кәнәдәге туй турында язылганда, таш савытлар искә алына (Ях 2:6). Иерусалимда шактый гына таш савытлар табылган булган. Башка материаллардан, мәсәлән балчыктан, ясалган савытлардан аермалы буларак, таш савытлар нәҗес булып китә алмаган дип саналган (Лв 11:33). Шул сәбәпле аларны киң кулланганнар дип уйлыйлар. Бу рәсүл Яхъяның су саклау өчен таш савытлар белән бергә «яһүдләрнең пакьләнү кагыйдәләре» турында ни өчен искә алганын аңларга булыша.