Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ә1

Изге Язмалардагы хәбәр

Йәһвә Аллаһы гадел идарәче. Аның идарә итү ысуллары — иң яхшысы. Аллаһының җиргә һәм кешелеккә карата нияте, һичшиксез, тормышка ашачак.

Б. э. к. 4026 елдан соң

«Елан», ягъни Шайтан, Йәһвәнең идарә итәргә хокукын һәм идарә итү юлын шик астына ала. Йәһвәнең вәгъдәсе буенча, «токым», ягъни «орлык», ахыр чиктә Шайтанны юкка чыгарачак (Яратылыш 3:1—5, 15, искәрмә). Әмма Йәһвә кешеләргә вакытлыча Шайтан тәэсире астында булып, үзләренә идарә итәргә рөхсәт итә.

Б. э. к. 1943 ел

Йәһвә Ибраһимга, вәгъдә ителгән «токым» синең токымнарыңның берсе булачак, дип әйтә (Яратылыш 22:18).

Б. э. к. 1070 елдан соң

Йәһвә Давыт патшаны һәм соңрак аның улы Сөләйманны вәгъдә ителгән «токым» аларның нәселеннән киләчәгенә ышандыра (2 Ишмуил 7:12, 16; 1 Патшалар 9:3—5; Ишагыя 9:6, 7).

Б. э. 29 елы

Йәһвә Гайсәнең вәгъдә ителгән «токым» һәм Давыт тәхетенең варисы икәнен ачыклый (Гәләтиялеләргә 3:16; Лүк 1:31—33; 3:21, 22).

Б. э. 33 елы

Гайсәне үтереп, «елан» — Шайтан — вәгъдә ителгән «токымны» берникадәр вакытка имгәтә. Йәһвә Гайсәне күктә яшәү өчен терелтеп, аның камил тормышының бәясен кабул итә. Шулай итеп бу гөнаһларның кичерелүенә нигез булып тора һәм Адәмнең бөтен токымнарына мәңге яшәү өмете бирә (Яратылыш 3:15; Рәсүлләр 2:32—36; 1 Көринтлеләргә 15:21, 22).

Б. э. як. 1914 елы

Гайсә еланны — Шайтанны кыска вакытка җиргә бәреп төшерә (Ачылыш 12:7—9, 12).

Киләчәктә

Гайсә Шайтанны 1 000 елга «упкынга» ташлаячак, ә аннары, образлы итеп әйткәндә, аның башын ярып юк итәчәк. Йәһвәнең җиргә һәм кешелеккә карата башлангыч нияте тормышка ашачак, исеме хурлыктан сафландырылачак һәм идарәсенең иң яхшы икәнлеге исбат ителәчәк (Ачылыш 20:1—3, 10; 21:3, 4).