Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Ул акыл белән эш иткән

Ул акыл белән эш иткән

1—3. а) Абигыя йортында яшәүче кешеләргә нинди куркыныч янаган? ә) Бу гаҗәеп хатын турында без нәрсә белербез?

АБИГЫЯ янына йөгереп килгән яшь кешенең күзләрендә курку чагылып тора, һәм моның өчен җитди сәбәп бар. 400 гә якын сугышчы Абигыя иренең — Набалның йортына юл тота. Алар анда яшәүче һәр ир-атны һәлак итәргә ниятли. Ни өчен?

2 Барысына Набал гаепле. Ул үзен гадәттәгечә тупас һәм дорфа тоткан. Ләкин бу очракта ул, тугры һәм тәҗрибәле сугышчыларның яраткан башлыгын мыскыллап, аеруча зур хата эшләгән. Набалның бер яшь хезмәтчесе, күрәсең, көтүчесе, Абигыя янына килеп, аны үзләрен коткарыр өчен берәр нәрсә эшләргә күндерә. Әмма бер хатын шул сугышчыларга каршы нәрсә эшли алыр?

Бер хатын гаскәргә каршы нәрсә эшли алыр?

3 Башта шул гаҗәеп хатын турында күбрәк белик. Ул кем булган? Бу авыр хәл ничек туган? Аның иман үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Бик зирәк һәм гүзәл хатын»

4. Набал нинди кеше булган?

4 Абигыя һәм Набал, хатын белән ир буларак бер-берсенә гел дә туры килмәгән. Абигыя бик яхшы хатын булган, ә Набалдан начаррак ир булмаган. Ул бай кеше булган. Шуңа күрә үзен әллә кемгә куеп йөргән, әмма башкалар аңа ничек караган? Изге Язмаларда Набал турында әйтелгән каты сүзләр башка беркемгә дә карата кулланылмый, бугай. Аның исеменең мәгънәсе «акылсыз» я «ахмак». Аңа андый исемне әти-әнисе биргәнме я соңрак кешеләр аны кушамат итеп куллана башлаганмы? Анысы билгесез. Шулай да аның исеме җисеменә туры килгән. Набал «тупас һәм холыксыз кеше» булган. Дуамал холыклы һәм эчкече булганга, аңардан куркып торганнар һәм аны беркем дә яратмаган (1 Иш. 25:2, 3, 17, 21, 25).

5, 6. а) Синеңчә, Абигыянең нинди күркәм сыйфатлары булган? ә) Ни өчен, күрәсең, Абигыя андый юньсез иргә кияүгә чыккан?

5 Абигыя иренә бөтенләй охшамаган булган. Аның исеме «әтием шатлана башлады» дигән мәгънә йөртә. Күп кенә әти кешеләр үз кызларының чибәрлеге белән горурлана, әмма акыллы әтине үз баласының эчке матурлыгы күпкә бәхетлерәк итә. Чибәр кеше еш кына акыл, зирәклек, батырлык я иман кебек сыйфатларны үстерергә кирәк дип тапмый. Абигыя исә алай уйламаган. Изге Язмаларда ул зирәк булуы өчен дә, гүзәллеге өчен дә мактап телгә алына. (1 Ишмуил 25:3 укы.)

6 Кайберәүләр, Абигыя турында укыганда, ничек инде шундый акыллы яшь хатын андый юньсез иргә кияүгә чыга алган дип аптырый торгандыр. Шуны онытма: Изге Язмалар язылган заманда балаларның никахларын әти-әниләре оештырган. Һәрхәлдә, өйләнер өчен я кияүгә чыгар өчен аларның ризалыгы кирәк булган. Бәлки, Абигыянең әти-әнисе, Набалның бай һәм дәрәҗәле кеше булуын күреп, бу никахны хуплагандыр я хәтта аны үзләре оештыргандыр. Ә, бәлки, Абигыянең әти-әнисе, фәкыйрьлектән интегеп яшәгәнгә, бу никахка ризалашкандыр. Ничек кенә булмасын, Набалның акчасы аны яхшы ир итмәгән.

7. а) Әти-әнинең үз баласын никахка хөрмәт белән карарга өйрәтәсе килсә, алар нәрсә эшләргә тиеш түгел? ә) Абигыя нәрсә эшләргә тырышкан?

7 Акыллы әти-әни үз баласын никахка хөрмәт белән карарга өйрәтә. Андый әти-әни баласын акча дип никахка керергә этәрмәс я аны, ул бик яшь булса һәм никах белән бергә килә торган җаваплылыкка әзер булмаса, йөрешергә дәртләндереп тормас (1 Көр. 7:36). Әмма Абигыягә болар турында уйлану инде соң булган. Аның кияүгә чыгуының сәбәбе нинди генә булмасын, Набал инде аның тормыш иптәше булган, һәм Абигыя үз хәлендә иң яхшысын эшләргә тырышкан.

Набал «аларны хурлап ташлады»

8. Набал кемне хурлаган, һәм ни өчен бу бик акылсыз адым булган?

8 Набал, үзен тупас һәм дорфа тотып, Абигыянең болай да авыр тормышын тагы да катлаулырак иткән. Ул Давытның үзен хурлап ташлаган! Йәһвәнең бу тугры хезмәтчесен Ишмуил пәйгамбәр, Аллаһы кушуынча, Шаул урынына патша итеп майлаган булган (1 Иш. 16:1, 2, 11—13). Давыт көнче һәм явыз Шаулдан качып, чүлдә 600 тугры сугышчысы белән бергә яшәгән.

9, 10. а) Давыт һәм аның кешеләре нинди шартларда яшәгән? ә) Ни өчен Набал Давыт белән аның кешеләренә рәхмәтле булырга тиеш булган? (10 нчы абзацка искәрмәне дә кара.)

9 Набал Маон шәһәрендә яши, әмма эшләргә Кармил * янына йөри. Күрәсең, анда аның җирләре урнашкан. Бу шәһәрләр тирәсендәге тау битләрендә яхшы басулар бар, һәм анда сарык көтүләре тукланып йөри ала. Ә Набалның 3 000 сарыгы бар. Тирә-яктагы җирләр эшкәртелмәгән. Көньякта зур Паран чүле урнашкан. Көнчыгышта Тозлы диңгезгә (Үле диңгезгә) таба тирән, озын чокырлар һәм мәгарәләр белән тулы буш җир җәелгән. Бу җирләрдә Давыт һәм аның кешеләре качып йөри. Ашарга ризык булсын өчен, аларга ауга йөрергә һәм күп кенә кыенлыклар кичерергә туры килә. Алар бай Набалның көтүләрен көтеп йөрүче яшь кешеләр белән еш кына очрашып тора.

10 Андый авыр тормыш алып барган бу сугышчылар көтүчеләр белән үзләрен ничек тоткан? Аларга шул көтүләрдән үзләренә сарык алу әллә ни авыр булмаган, шулай да алар Набал милкенә кулларын сузмаган. Киресенчә, алар аның көтүләре һәм хезмәтчеләре өчен һәрьяклап нык стена кебек булган. (1 Ишмуил 25:15, 16 укы.) Сарыкларга һәм көтүчеләргә куркыныч күп яклардан янап торган. Тирә-якта ерткычлар йөргән. Исраилнең көньяк чикләре дә якын булган, шуңа күрә бу җирләргә еш кына чит ил кешеләре һөҗүм иткән һәм кешеләрне талаган. *

11, 12. а) Давыт Набалга хәбәр җибәргәндә аңа ничек хөрмәт күрсәткән? ә) Давыттан хәбәр алгач, Набал үзен ничек тоткан?

11 Чүлдә сугышчыларны ризык табып ашату бик авыр булгандыр. Шуңа күрә бер вакыт Давыт, Набалдан ярдәм сорап, аның янына ун кешене җибәрә. Моның өчен ул иң уңайлы вакытны сайлый. Ул вакытта сарык кыркыйлар, ә бу вакыт, гадәттә, шатлыклы була, кешеләр үзләрен юмарт тоталар һәм мәҗлесләр үткәрәләр. Давыт Набалга әйтәсе сүзләрне дә җентекләп сайлый һәм аңа хөрмәт белән дәшәргә куша. Ул үзен хәтта «улың Давыт» дип атый һәм шулай итеп, күрәсең, Набалның олы яшен хөрмәт иткәнен күрсәтә. Ә Набал үзен ничек тота? (1 Иш. 25:5—8)

12 Аның ачуы чыга! «Ул аларга кычкырып, аларны хурлап ташлады». Бүлек башында әйтелгән теге яшь кеше Абигыягә нәкъ шуның турында сөйләп бирә дә инде. Саран Набал кычкыра-кычкыра зарлана: аның кадерле икмәген, суын һәм итен бирәсе килми. Ул Давытны яраксыз бер бәндә дип атап мыскыллый һәм аны үз хуҗасыннан качкан хезмәтче белән чагыштыра. Набалның карашы Давытны нәфрәт итүче Шаул карашына охшаш. Ләкин Йәһвә Давытка башкарак карый. Аллаһы Давытны ярата һәм аны фетнә күтәргән бер хезмәтче итеп түгел, ә булачак Исраил патшасы итеп күрә (1 Иш. 25:10, 11, 14).

13. а) Давыт, Набал җавабын ишеткәч, нәрсә эшләгән? ә) Ягъкуб 1:20 дә язылган принцип Давытның нияте турында нәрсә ачыклый?

13 Давыт, аның кешеләре кире кайтып барысын сөйләп биргәч, ярсып китә һәм: «Кылычларыгызны билегезгә тагыгыз!» — дигән боерык бирә. Коралланып, Давыт 400 кешене ияртә дә сугышырга китә. Ул Набал йортындагы бар ир-атны юк итәргә сүз бирә (1 Иш. 25:12, 13, 21, 22). Давытның ярсуын аңлап була, әмма аның нияте начар булган. Изге Язмаларда: «Ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми»,— дип әйтелә (Ягък. 1:20). Абигыя үз йортындагы кешеләрне саклап калыр өчен нәрсә эшләр?

«Акыллылыгың өчен хәер-фатиха» булсын

14. а) Абигыя, Набал аркасында туган авыр хәлне җайга салыр өчен, нинди мәгънәдә беренче адым ясаган? ә) Абигыянең Набалдан аерылып торганыннан үзең өчен нинди сабак күрәсең?

14 Ире Набалдан аермалы буларак, Абигыя кешеләрнең әйткән сүзләрен тыңларга әзер. Моның ярдәмендә ул, туган авыр хәлне җайга салыр өчен, беренче адымны инде ясаган дип әйтеп була. Абигыя янына килгән теге яшь кеше туган хәлне Набалга ни өчен сөйләмәгәнен аңлатып, Набал турында болай дигән: «Ул шундый юньсез кеше, аның белән сөйләшеп тә булмый» (1 Иш. 25:17). Кызганычка каршы, Набал үзен әллә кемгә куеп йөри һәм аның беркемне тыңлыйсы килми. Андый тәкәбберлек хәтта безнең көннәрдә дә бик киң таралган. Теге яшь кеше Абигыянең нинди хатын икәнен белә, шуңа күрә аның янына барып, туган хәлне сөйләп бирә.

Набалдан аермалы буларак, Абигыя кешеләрне тыңларга әзер булган

15, 16. а) Абигыя үзен Гыйбрәтле сүзләр китабында әйтелгән үрнәк алырлык хатын кебек тотканын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Абигыя башчылык принцибын бозып үз иренә каршы күтәрелгән дип әйтеп булмый?

15 Абигыя шунда ук барсына төшенә һәм тоткарланмыйча эш итә. «Шунда Абигыя, тиз генә»,— дип әйтелә аның турында. Бу өзектә, аның ашыгып эш иткәнен күрсәтеп, берничә тапкыр «тиз генә» дигән сүзләр кулланыла. Ул Давыт белән аның кешеләре өчен юмарт бүләк әзерли: икмәк, шәраб, сарык ите, кыздырылган ашлык бөртеге, киптерелгән йөзем белән инҗир. Әйе, Абигыя үз йортларында нәрсә бар икәнен белгән һәм йорттагы эшләр белән яхшы идарә иткән. Андый үрнәк алырлык хатын турында соңрак Гыйбрәтле сүзләр китабында әйтелгән булган (Гыйб. сүз. 31:10—31). Шул бүләкләрне үз хезмәтчеләренә тапшырып ул аларны үзеннән алдарак җибәрә. «Әмма ире Набалга ул берни дә әйтмәде» (1 Иш. 25:18, 19).

16 Абигыя шулай эшләп, башчылык принцибын бозып үз иренә каршы күтәрелгән дип әйтеп буламы? Юк. Шуны онытма: Набал Йәһвәнең майланган хезмәтчесенә каршы явыз эш кылган, һәм аның бу эше аркасында күп кенә гаепсез кеше һәлак була алыр иде. Абигыя, тиешле адымнар ясамаса, шул кешеләрнең үлеменә үзе дә гаепле булмас идеме? Бу очракта ул үз иренә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсынган.

17, 18. Абигыя Давыт белән үзен иң баштан ук ничек тоткан, нәрсә әйткән, һәм ни өчен аның сүзләре Давытка бик нык тәэсир иткән?

17 Абигыя, Давыт һәм аның кешеләре белән очрашкач, кабат тоткарланмыйча эш итә: ишәгеннән тиз генә төшә дә, басынкылык күрсәтеп, Давыт каршысына иелә (1 Иш. 25:20, 23). Шуннан соң ул Давытка барысын эчкерсез итеп сөйләп бирә һәм аңардан үз иренә, үз йортындагы кешеләргә карата шәфкатьле булуын үтенә. Ни өчен аның сүзләре Давытка бик нык тәэсир иткән?

«Хезмәтчеңә үз сүзен әйтергә рөхсәт итче»

18 Абигыя туган хәл өчен җаваплылыкны үз өстенә ала һәм Давыттан үзен кичерүен үтенә. Ире, үз исеменең җисеменә туры китереп, ахмакларча эш иткән дип таный ул. Шулай итеп аның, күрәсең, шуны әйтәсе килә: Давыт Набалга каршы эш итсә, үз-үзен түбәнсетәчәк кенә. Ул шулай ук Давыт «Йәһвәнең сугышларын» алып бара дип әйтә һәм шулай итеп аның Йәһвәнең вәкиле булуына ышанганын күрсәтә. Өстәвенә, Абигыя: «Йәһвә... сине Исраил өстеннән җитәкче итеп куйгач»,— диеп, Йәһвәнең Давытка һәм патшалыкка кагылышлы вәгъдәсен белгәнен күрсәтә. Шуннан соң ул Давытны үзен кан коюда гаепле итә алган я соңрак «вөҗдан газабы я үкенү хисе» тудыра алган адымнардан тыелырга үтенә. (1 Ишмуил 25:24—31 укы.) Әйе, Абигыя Давытның йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйли!

19. Давыт Абигыягә нинди җавап кайтара һәм ни өчен аны мактый?

19 Давыт нинди җавап кайтара? Ул Абигыя алып килгән бүләкләрне кабул итә дә болай ди: «Сине бүген минем каршыма җибәргән Исраил Аллаһысы Йәһвәгә дан булсын! Аллаһы сиңа акыллылыгың өчен хәер-фатихасын бирсен! Мине бүген кан коюдан... тотып калганың өчен, Аллаһы сине фатихаласын». Давыт Абигыяне батырланып һәм тоткарланмыйча үз каршына чыкканы өчен мактый. Ул шулай ук Абигыянең аны кан коюдан тыеп калганын таный. «Бар, исән-имин өеңә кайт»,— ди ул һәм басынкылык белән: «Мин синең сүзеңә колак салдым»,— дип өсти (1 Иш. 25:32—35).

«Мин... хезмәт итәргә әзер»

20, 21. а) Ни өчен син Абигыянең кире ире янына әйләнеп кайтуы мактауга лаек дип саныйсың? ә) Набал белән сөйләшү вакытын сайлаганда, Абигыя ничек акыл һәм батырлык күрсәткән?

20 Давыт белән сөйләшкәннән соң Абигыя кайтып китә. Ул юл буе шул очрашу турында уйлап бара. Әлбәттә, ул тугры, игелекле Давыт белән тупас, ахмак ире арасындагы аермага игътибар иткән. Шулай да ул бу уйлардан арынырга тырыша. «Аннары Абигыя Набал янына кайтып китте»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Әйе, ул ире янына кайта һәм хатын буларак үз вазифаларын мөмкин кадәр яхшырак үтәргә тырыша. Абигыя үз иренә Давыт белән аның кешеләренә биргән бүләге турында әйтергә тиеш. Иренең моны белергә хакы бар. Ул шулай ук аңа үз йортларын нинди куркынычтан саклап калганы турында сөйләргә тиеш, чөнки иренә моның турында башка кеше сөйләсә, ире оятка калачак. Әмма, кайткач, ул аңа сөйли алмый, чөнки ире патшаларча мәҗлес оештырган һәм дөм исерек ята (1 Иш. 25:36).

Абигыя Набалга аның тормышын саклап калыр өчен нәрсә эшләгәнен курыкмыйча сөйләп биргән

21 Абигыя кабат акыл һәм батырлык белән эш итә. Ул ире айныганчы иртәнгә кадәр көтәргә була. Абигыяне аңлар өчен Набал айнык булырга тиеш, әмма, айныса, Абигыянең сүзләре аның ачуын тагы да ныграк чыгарырга мөмкин. Шулай да Абигыя аңа барысын сөйләп бирә. Ул иренең ачуы чыгар, хәтта үзенә ташланыр дип уйлагандыр, әмма ире кымшанмыйча утырган урынында катып кала (1 Иш. 25:37).

22. Набалга нәрсә булган, һәм Йәһвә гаиләдә көч кулланып башкаларны җәберләүчеләргә ничек карый?

22 Набалга нәрсә булган соң? «Аның йөрәге тынсыз булды, һәм ул таштай катып калды». Күрәсең, аны паралич суккан. Әмма ун көннән соң ул үлә, һәм үлеме сәламәтлегенә генә бәйле түгел. Изге Язмаларда: «Йәһвә Набалны һәлак итте»,— дип әйтелә (1 Иш. 25:38). Набал гадел җәза ала, һәм шулай итеп Абигыянең никахы, озакка сузылган куркыныч төш кебек, тәмамлана. Безнең көннәрдә Йәһвә кешеләргә андый җәза биреп тормаса да, моның турында хәбәр шуны исебезгә төшерә: гаиләдә көч кулланып башкаларны җәберләп торучы кешеләрне Йәһвә күрми калмый. Үз вакытында ул барыбер гаделлек урнаштырачак. (Лүк 8:17 укы.)

23. Абигыя тагын нинди фатиха алган һәм гадәттәгечә акыл белән эш итүен ничек күрсәткән?

23 Абигыя бәхетсез никахтан да котылган, башка яктан да фатиха алган. Набалның үлеме турында ишеткәч, Давыт Абигыягә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итеп кешеләр җибәрә. «Мин әфәндем хезмәтчеләренең аякларын юып, хезмәт итәргә әзер»,— дип җавап бирә Абигыя. Давытның тәкъдимен ишеткәч, Абигыя башын югалтмаган, ул гадәттәгечә акыл белән эш иткән. Ул хәтта аның хезмәтчеләренең хезмәтчесе булырга әзер булган! Шуннан соң ул кабат тоткарланмыйча эш итә һәм Давыт янына юл тота (1 Иш. 25:39—42).

24. Абигыягә нинди яңа авырлыклар кичереп яшәргә туры килгән, әмма ире һәм Аллаһы аңа карата нинди карашта торган?

24 Шуннан соң Абигыянең тормышы әкияттәгедәй булып киткәнме? Юк, аның Давыт белән гомер итүе дә авырлыклар белән тулы булган. Давытның инде Әхинә исемле хатыны булган, һәм Аллаһы ул вакытта ирләргә берничә хатынга өйләнергә рөхсәт итсә дә, андый гаиләләрдә яшәү тугры хатыннар өчен бик авыр булган. Һәм Давыт патша булып тәхеткә утыртылганчы, аңа әле күп авырлыклар һәм кыенлыклар кичерергә туры килгән. Шулай да Абигыя гомере буе Давытка ярдәм итеп һәм аңа таяныч булып торган. Ул аңа угыл тудырган һәм үз хатынын кадерли, яклап торган ирнең хатыны булу нәрсә икәнен үзе татып караган. Давыт аны бер тапкыр хәтта юлбасарлар кулыннан азат иткән! (1 Иш. 30:1—19) Шулай итеп Давыт андый акыллы, батыр һәм тугры хатыннарны яратучы һәм кадерләүче Йәһвә Аллаһыдан үрнәк алганын күрсәткән.

^ 9 абз. Монда сүз Кармил тавы турында бармый. Ул тау еракта төньякта урнашкан. Анда Ильяс пәйгамбәр Багал пәйгамбәрләре белән очрашкан булган. (10 нчы бүлекне кара.) Монда әйтелгән Кармил — шәһәр, һәм ул көньяк чүлнең чиге янында урнашкан.

^ 10 абз. Давыт шул җирләрнең хуҗаларын һәм аларның көтүләрен яклап, Йәһвә Аллаһыга хезмәт итә дип уйлагандыр. Ул вакытта Йәһвә нияте буенча шул җирләрдә Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб токымнары яшәргә тиеш булган. Шуңа күрә җирне чит ил һөҗүм итүчеләреннән яклау изге хезмәтнең бер төре булып саналган.