УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
1, 2. Мәрьямнең сәяхәтен сурәтләп бир һәм ни өчен аңа авыр булганын аңлат.
МӘРЬЯМГӘ ишәккә атланып бару әллә ни уңайлы булмаса да, ул инде берничә сәгать шулай бара. Чак кына алдарак, ишәкнең бавын тотып, Йосыф атлый. Алар еракта урнашкан Бәйтлеһемгә юл тота. Мәрьямнең карынындагы бала хәрәкәт итеп ала.
2 Инҗилдә Мәрьям «тиздән бала табарга тиеш иде» дип әйтелә (Лүк 2:5, 6). Мәрьям белән Йосыф басулар яныннан үткәндә, җир сөреп һәм чәчеп йөрүче кешеләр аларга карап гаҗәпләнеп куядыр. Бу кешеләр: «Ни өчен бу авырлы хатын юлга чыккан?» — дип уйлый торгандыр. Чыннан да, ни өчен Мәрьям Насарадагы үз йортыннан шулкадәр еракка киткән?
3. Мәрьямгә нинди йөкләмә бирелгән, һәм безнең аның турында нәрсә беләсебез килә?
3 Бу сорауга җавап алыр өчен, берничә ай алдарак булган вакыйгага игътибар итик. Ул вакытта бу яһүд кызы кешелек тарихында әле булмаган бер искиткеч йөкләмә ала. Ул бала тудырырга тиеш, һәм шул бала Мәсих — Аллаһы Улы булып китәчәк (Лүк 1:35). Бала табу вакыты якынлашып килгәндә, Мәрьямгә юлга чыгарга туры килә. Шул сәяхәт вакытында аңа иманын сыный торган күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Аңа рухи яктан нык калырга нәрсә булышкан? Әйдә, моны белик.
Бәйтлеһемгә сәяхәт
4, 5. а) Ни өчен Йосыф белән Мәрьям Бәйтлеһемгә киткән? ә) Кайсарның әмере нинди пәйгамбәрлекнең үтәлеше белән бәйле булган?
4 Башка кешеләр дә юлга чыккан. Кайсар Август һәр кеше үз туган җиренә теркәлер өчен барырга тиеш дигән әмер чыгарган. Шуңа күрә кешеләр үз туган җирләренә барырга тиеш. Йосыф нәрсә эшләгән? «Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиядәге Бәйтлеһем дип аталган Давыт шәһәренә китте, чөнки Йосыф Давыт йортыннан һәм нәселеннән иде»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Лүк 2:1—4).
5 Кайсарның ул вакытта андый әмер чыгаруы очраклы хәл булмаган. Җиде гасыр алдарак бер пәйгамбәрлектә Мәсих Микай 5:2 укы.) Насарадан шул кечкенә шәһәргә барып җитәр өчен, Самариянең таулы җирләре аша 130 километр үтәргә кирәк булган. Йосыф нәкъ шул Бәйтлеһемгә юл тота, чөнки алар Мәрьям белән — Давыт нәселеннән, ә Давыт патшаның ата-бабалары нәкъ шул шәһәрдә яшәгән.
Бәйтлеһемдә туачак дип әйтелгән булган. Насара шәһәреннән 11 километр ераклыкта Бәйтлеһем шәһәре урнашкан булса да, пәйгамбәрлектә Мәсих туачак шәһәр Бәйтлеһем генә түгел, ә «Бәйтлеһем Ифрат» дип аталачак диелгән булган. (6, 7. а) Ни өчен Бәйтлеһемгә сәяхәт Мәрьям өчен авыр булган? ә) Мәрьям, Йосыфның хатыны буларак, карарлар кабул итү ягыннан нинди үзгәреш кичергән? (Искәрмәне дә кара.)
6 Мәрьям Йосыфның Бәйтлеһемгә барырга карары белән ризалашканмы? Аңа бит андый сәяхәтне кичереп чыгу бик авыр булыр. Бу, күрәсең, көз башы, шуңа күрә коры сезон тәмамланган, һәм чак кына яңгыр явып тора. Өстәвенә, Бәйтлеһем шәһәре диңгез өсте тигезлегеннән 760 метрдан артык биеклектә урнашкан булган, шуңа күрә, берничә көн сәяхәт иткәннән соң, андый биеклеккә менү, әлбәттә, авыр булыр. Бу очракта шушы араны үтәр өчен күбрәк вакыт китәр, чөнки, Мәрьям авырлы булганга, аларга ял итәр өчен ешрак туктарга туры киләчәк. Бала табу вакыты якынлашып килгәндә, һәр хатын-кызның үз өендә калып үзенә ярдәм итәргә әзер туганнары белән дуслары арасында буласы килә. Һичшиксез, Мәрьямгә андый сәяхәткә ризалашыр өчен батырлык кирәк.
Лүк 2:4, 5). Мәрьям, Йосыфның хатыны булганга, хәзер инде карарларны үзе генә кабул итә алмый. Ул үз ирен гаилә башы дип саный һәм, аның кабул иткән карарларын тормышка ашырырга булышып, Аллаһы үзенә биргән иренең ярдәмчесе ролен үти. * Ул үз иренә буйсынырга әзер булган һәм шулай итеп үз иманын күрсәткән.
7 Сәяхәт авыр булып күренсә дә, Лүк язганча, Йосыф «Мәрьям белән бергә теркәлергә китте». Лүк шулай ук «Мәрьям ул вакытта аның хатыны иде» дип язган (8. а) Мәрьямне Йосыф белән Бәйтлеһемгә барырга тагын нәрсә дәртләндерә алган? ә) Мәрьям үрнәге тугры кешеләрне нинди сыйфатка ия булырга дәртләндерә?
8 Мәрьямнең шул сәяхәткә ризалашуына башка сәбәпләр булганмы? Ул Бәйтлеһем — Мәсихнең туачак урыны турындагы пәйгамбәрлекне белгәнме? Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми. Бәлки, белгәндер дә, чөнки ул пәйгамбәрлек дини җитәкчеләргә дә һәм халыкның күпчелегенә дә билгеле булган (Мат. 2:1—7; Яхъя 7:40—42). Мәрьям Язмаларны бик яхшы белгән (Лүк 1:46—55). Ул сәяхәткә, иренә тыңлаучан булганга, ризалашканмы? Ә, бәлки, патша әмеренә буйсынгангадыр? Я Йәһвәнең пәйгамбәрлеге үтәлсен өчен ризалашканмы? Ә, бәлки, бар шул сәбәпләр аркасында ире белән барырга булгандыр. Ничек кенә булмасын, ул безгә яхшы үрнәк калдырган. Йәһвә басынкы, тыңлаучан ир-атларны да, хатын-кызларны да бик нык кадерли. Бүген буйсынучанлык яхшы сыйфат дип саналмаса да, Мәрьям үрнәге безне андый сыйфатка ия булырга дәртләндерә.
Мәсих туа
9, 10. а) Бәйтлеһемгә якынлашканда, Мәрьям белән Йосыф нәрсә турында уйланып бара торгандыр? ә) Мәрьям белән Йосыф кайда тукталган һәм ни өчен?
9 Мәрьям, Бәйтлеһем шәһәре күренгәч, җиңел генә сулап куйгандыр. Алар зәйтүн агачлары — соң өлгерә торган культураның берсе үскән таулы җирләр аша үтәләр. Мәрьям белән Йосыф шунда шушы кечкенә шәһәрнең тарихы турында уйланып бара торгандыр. Микай пәйгамбәр әйткәнчә, Бәйтлеһем Ифрат шулкадәр кечкенә, хәтта Яһүдиядәге шәһәрләр арасында исәпкә дә алынмый; әмма бер меңнән артык ел элек нәкъ шушы шәһәрдә Богаз, Нагомия һәм Давыт туган булган.
10 Ниһаять, Йосыф белән Мәрьям шәһәргә килеп җитә. Шәһәр кеше тулы, чөнки башкалар да теркәлер өчен үз туган шәһәрләренә килгән. Шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям үзләренә тукталыр өчен бүлмә таба алмый. * Аларга абзарда тукталырга туры килә. Йосыф, үз хатынының моңа кадәр кичергәне булмаган авыртудан интегүен күреп, борчылып торадыр. Мәрьямнең авыртуы артканнан арта бара, һәм монда, абзарда, аның тулгак тоту газаплары башлана.
11. а) Ни өчен хатын-кызлар Мәрьямнең хәлен аңлый ала? ә) Гайсәне нинди мәгънәләрдә беренче бала дип атап була?
11 Хатын-кызлар Мәрьямнең хәлен аңлар. Якынча 4 000 ел элек Йәһвә хатын-кызлар мирас итеп алынган гөнаһ аркасында бала тапканда газап кичерәчәк дип әйткән булган (Ярат. 3:16). Мәрьям дә андый газаплар кичергәндер. Лүк китабында Мәрьямнең газаплары турында берни дә әйтелми. Анда ул «улын, үзенең беренче баласын тапты» дип кенә әйтелә (Лүк 2:7). Әйе, Мәрьямнең соңрак күп кенә, ким дигәндә, җиде баласы туса да, бу аның «беренче баласы» булган (Марк 6:3). Ләкин бу бала аның башка балаларыннан һәрвакыт аерылып торачак. Ул бит Мәрьямнең генә иң беренче баласы түгел, ә Йәһвәнең дә «яратылганнарның беренчесе», Аллаһының бердәнбер Улы! (Көл. 1:15)
12. Мәрьям туган сабыен кайда салган, һәм, кешеләр Гайсә туган урынны үзенчә күрсәтсә дә, чынында ул нинди булган?
12 Шуннан соң Инҗилдә күп кешеләргә яхшы билгеле мондый сүзләр язылган: «Ул аны биләүләргә биләп утлыкка салды» Лүк 2:7). Кешеләр Гайсәнең тууын күрсәтеп төрле рәсемнәр ясаганда, аның тууын төрлечә сәхнәләштергәндә, моны идеаллаштырып күрсәтәләр. Әмма чынлыкта хәл башкарак булган. Утлык — терлеккә ризык салына торган җайланма. Шуны онытма: Мәрьям белән Йосыф абзарда тукталган, ә анда һава да саф түгел, чисталык ягыннан да бу урын әллә ни мактанырлык түгел. Әйе, әгәр башка урында тукталып булса, һәр әти-әни бала табар өчен башка бер урын сайлар иде. Әти-әниләрнең күпчелеге үз балаларына иң яхшысын тели бит. Ә Мәрьям белән Йосыф Аллаһының Улы өчен иң яхшысын бигрәк тә теләгән!
(13. а) Мәрьям белән Йосыф кулларыннан килгәнне ничек башкарган? ә) Акыллы әти-әниләр, Йосыф белән Мәрьямнән үрнәк алып, нәрсәне иң мөһиме дип саный?
13 Шулай да Мәрьям белән Йосыф бу шартлар аркасында ачуланмаган, ә кулларыннан килгәнне башкарган. Мәсәлән, игътибар ит: Мәрьям, үз сабые турында кайгыртып, аны биләүләргә төрә дә йоклата, шуннан соң ипләп кенә утлыкка сала. Баласына җылы булсын өчен һәм ул тәмләп йокласын өчен, барысын рәтләп куя. Мәрьям туган шартлар турында артык борчылмаган һәм хәленнән килгәнне эшләгән. Ул үзе дә, Йосыф та шуны белгән: иң мөһиме — бу баланы рухи яктан тәрбияләү. (Канун 6:6—8 укы.) Бүген дөньяда рухи нәрсәләрне кадерләмиләр. Акыллы әти-әниләр исә, Мәрьям белән Йосыф кебек, үз балаларына иң мөһиме рухи яктан тәрбия бирү дип саный.
Рухландырып җибәргән кунаклар
14, 15. а) Ни өчен көтүчеләр баланы күрергә ашыккан? ә) Көтүчеләр сабыйны абзарда күргәннән соң нәрсә эшләгән?
14 Тыныч кына торган гаилә янына көтмәгәндә кунаклар килә. Абзарга бу гаиләне, һәм аеруча баланы, күрергә дип көтүчеләр килеп керә. Аларның йөзләре шатлыктан балкып тора, алар сөенеп туя алмый. Көтүчеләр тау битләреннән, үз көтүләрен саклап торган урыннан ашыгып төшкән. * Алар таң калган Мәрьям белән Йосыфка әле генә күргән могҗиза турында сөйләп бирә. Төн уртасында аларга бер фәрештә күренгән. Шунда Йәһвәнең даны аларны яктыртып җибәргән, һәм фәрештә аларга Бәйтлеһемдә әле генә Мәсих туды дигән хәбәр җиткергән. «Сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз»,— дип әйткән ул аларга. Шуннан соң тагы бер гаҗәеп нәрсә булган: Аллаһыны мактаучы күп санлы фәрештәләр пәйда булган! (Лүк 2:8—14)
Лүк 2:17, 18). Шул көннәрдәге дини җитәкчеләр көтүчеләргә түбәнсетеп карагандыр. Ә Йәһвә бу басынкы, тугры ир-атларны, һичшиксез, кадерләгән. Мәрьямгә аларның килүләре ничек тәэсир итә?
15 Бу басынкы көтүчеләрнең Бәйтлеһемгә йөгереп килгәннәренә гаҗәпләнәсе юк! Алар, фәрештә әйткәнчә, утлыкта ятучы әле генә туган сабыйны күргәч, бик сөенгәннәрдер. Алар бу яхшы хәбәр белән уртаклашырга ашыга. «Алар үзләренә... хәбәр ителгәнне сөйләп бирделәр. Көтүчеләр сөйләгән сүзләрне ишеткән бар кеше хәйран калды» (Йәһвә басынкы һәм тугры көтүчеләрне, һичшиксез, кадерләгән
16. Мәрьям уйланырга яратканын ничек күрсәткән, һәм ни өчен Мәрьямнең иманы гомере буе нык калган?
16 Әле генә бала тапкан Мәрьям хәлсез булгандыр, шулай да көтүчеләрнең әйткән һәр сүзен ул игътибар белән тыңлый. Ул хәтта күбрәкне эшли: «Бөтен бу сүзләрне күңеленә салып, аларның мәгънәсе турында уйлап йөрде» (Лүк 2:19). Бу яшь хатын уйланырга яраткан. Фәрештә җиткергән хәбәр бик мөһим икәнен ул белгән. Мәрьямнең Аллаһысы — Йәһвә — аның шуны белүен һәм аңлавын теләгән: аның баласы башкалардан аерылып тора, һәм ул — мөһим бала. Шуңа күрә Мәрьям аларның сүзләрен тыңлап кына чикләнмәгән. Ул аларның сүзләрен күңеленә салган һәм шул сүзләр турында айлар, еллар буе уйланып йөргән. Нәкъ шуңа күрә Мәрьямнең иманы гомере буе нык калган. (Еврейләргә 11:1 укы.)
17. Рухи хакыйкатьләр турында әйткәндә, без Мәрьямнән ничек үрнәк ала алабыз?
17 Син Мәрьям кебек эш итәрсеңме? Йәһвәнең Сүзендә күп мөһим хакыйкатьләр язылган. Әмма без аларга игътибар итмәсәк, алар безгә бик аз файда китерәчәк. Изге Язмалар китабын ниндидер әдәби әсәр итеп түгел, ә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүз итеп регуляр рәвештә укып, без шул хакыйкатьләрне кадерләгәнебезне күрсәтәбез (2 Тим. 3:16). Шуннан соң безгә, Мәрьям кебек, белгәннәребезне күңелгә салырга һәм аларның мәгънәсе турында уйланып йөрергә кирәк. Шулай эшләсәк һәм Йәһвәнең әйткәннәрен тагы да яхшырак кулланыр өчен юллар эзләсәк, иманыбыз үсә барачак.
Башка сүзләрне дә күңеленә сала
18. а) Гайсә туганнан соң, Мәрьям белән Йосыф Муса канунына буйсынганнарын ничек күрсәткәннәр? ә) Йосыф белән Мәрьям китергән корбан аларның матди хәле турында нәрсәне ачыклый?
18 Бала тууның сигезенче көнендә Мәрьям белән Йосыф, Лүк 1:31). Шуннан соң, 40 нчы көнне, алар аны Бәйтлеһемнән Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә алып баралар. Бу ике шәһәрнең арасы якынча 10 километр. Шунда алар Канун буенча ярлы кешеләр китерә алган корбанны — ике урман күгәрченен яки ике күгәрчен баласын китерәләр. Башка әти-әниләр корбан итеп сарык тәкәсе һәм күгәрчен китергәнгә, бәлки, Мәрьям белән Йосыф үзләрен уңайсыз хис иткәндер дә, әмма алар Канунны үтәп иң яхшысын эшләргә тырышканнар. Ә иң мөһиме, гыйбадәтханәдә алар рухландыра торган сүзләр ишеткәннәр (Лүк 2:21—24).
Муса канунын үтәп, аны сөннәткә утырталар һәм, фәрештә кушканча, аңа Гайсә дигән исем бирәләр (19. а) Шимонның нинди сүзләре Мәрьямнең күңелендә сакланып калган? ә) Ханна Гайсәне күргәч, нәрсә эшләгән?
19 Алар янына Шимон исемле олы яшьтәге бер кеше килә, һәм ул әйткән сүзләрне Мәрьям шулай ук үз күңелендә саклый. Шимонга ул Мәсихне күрмичә үлмәячәк дигән вәгъдә бирелгән булган, һәм Йәһвәнең изге рухы аңа кечкенә Гайсәнең вәгъдә ителгән Коткаручы икәнен ачыклаган. Шимон шулай ук Мәрьям беркөн кайгы-хәсрәт кичерәчәк дип әйтә. «Җаныңны исә озын кылыч телгәләр»,— ди ул аңа (Лүк 2:25—35). Әйе, Мәрьямне киләчәктә зур кайгы көтә. Әмма бу сүзләр аңа 33 елдан соң булачак авыр көннәрне кичереп чыгарга булышкандыр. Шимоннан соң кечкенә Гайсәне олы яшьтәге бер хатын — Ханна исемле пәйгамбәр күреп ала һәм Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә бала хакында сөйли башлый. (Лүк 2:36—38 укы.)
20. Ни өчен Гайсәне гыйбадәтханәгә алып килеп, Йосыф белән Мәрьям дөрес эш иткән?
20 Йосыф белән Мәрьям, сабыйны Йәһвәнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәсендә алып килеп, бик дөрес эшли! Шулай итеп Гайсә Йәһвә гыйбадәтханәсендә беренче тапкыр була, һәм бу гадәтне ул гомер буе саклаячак. Гыйбадәтханәдә Йосыф белән Мәрьям Йәһвәгә китерә алган корбаннарының иң яхшысын китергән һәм үзләрен рухландыра торган, үгет-нәсыйхәт бирә торган сүзләр ишеткән. Ул көнне гыйбадәтханәдә Мәрьямнең иманы ныгыгандыр, күңеле мөһим хакыйкатьләр белән тулгандыр. Киләчәктә ул алар турында уйлана алачак һәм алар белән уртаклаша алачак.
21. Безнең иманыбыз Мәрьямнеке кебек ныгый барсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
21 Бүген дә әти-әниләр бу үрнәкне тотып яшиләр, һәм моны күреп, күңелебез шатлык белән тула! Мәсихче әти-әниләр үз балаларын җыелыш очрашуларына һәрвакыт алып баралар. Алар, имандашларын дәртләндерер өчен, кулларыннан килгәнне эшлиләр. Җыелыш очрашуыннан соң алар үзләрен ныграк, бәхетлерәк хис итә. Аларның шулай ук башка кешеләр белән уртаклашыр өчен күп кенә фикерләре була. Алар белән очрашуда бергә булу шундый рәхәт! Җыелышка йөрсәк, безнең дә иманыбыз Мәрьямнеке кебек ныгый барачак.
^ 7 абз. Игътибар ит: моңа кадәр булган Мәрьямнең бер сәяхәте турында болай дип әйтелгән иде: «Мәрьям җыенып... [Илисәбәт янына] китте» (Лүк 1:39). Мәрьям ул вакытта, ярәшелгән, әмма әле кияүгә чыкмаган хатын буларак, Йосыф белән киңәшләшмичә эш итә алган. Ә кияүгә чыккач, аларның сәяхәтләре турында карарны Мәрьям түгел, ә инде Йосыф кабул иткән.
^ 10 абз. Ул көннәрдә йортның бер бүлмәсен шәһәрдә тукталган сәяхәтчеләргә бирү гадәти хәл булган.
^ 14 абз. Бу вакытларда көтүчеләрнең үз көтүләре белән бергә тау битендә кунулары Изге Язмалардагы вакыйгалар хронологиясен раслый: Мәсих декабрьдә яки гыйнварда тумаган, чөнки ул айларда көтүләрне өйгә якынрак урнашкан түбәле утарларда тотканнар. Мәсихнең тууы, күрәсең, октябрь аеның башларында булган.