Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Ул Аллаһы халкын яклаган

Ул Аллаһы халкын яклаган

1—3. а) Ни өчен Әсфирәне, патша янына барганда, курку биләп алган? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

ӘСФИРӘ Шушан шәһәрендәге патша сараеның ишегалдына якынлашып килә, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарга җыенгандай дөп-дөп итеп кага. Ул һаман тынычлана алмый. Монда барысы кешедә курку-хөрмәт уята: сугышчылар, арысланнар һәм канатлы үгезләрнең глазурьлы кирпечләрдән ясалган төсле барельефлары, сырлап-сырлап таштан ясалган зур колонналар һәм мәһабәт статуялар, хәтта сарай үзе дә зур мәйданчыкта урнашкан. Аны кар белән капланган Загрос таулары янында, кристаллдай чиста сулы Хоасп елгасы ярында төзегәннәр. Әйе, монда килгән һәр кеше шуны аңлаган: хәзер ул үзен «бөек патша» дип атаган, гаять куәтле бер кеше белән сөйләшәчәк. Әсфирә нәкъ шул кеше янына — үзенең ире янына килә дә инде.

2 Уйлап кына кара: Әсфирәнең ире — Ахашверош патша! * Аллаһыдан куркып яшәгән бер яһүд кызы да андый иргә кияүгә чыгу турында уйламас иде! Бу патша Аллаһының хезмәтчеләреннән, мәсәлән, Аллаһы кушуы буенча хатыны Сараны басынкылык күрсәтеп тыңлаган Ибраһимнан үрнәк алмый (Ярат. 21:12). Ул Әсфирәнең Аллаһысы — Йәһвә турында һәм аның Кануны турында бик аз я бернәрсә дә белми дип әйтеп була. Ләкин ул фарсы кануннарын яхшы белә, ә аларның берсендә Әсфирә эшләргә җыенганны эшләргә ярамый дип язылган. Ул нәрсә эшләргә җыена соң? Фарсы кануны буенча, патша янына чакырылмаган килеш керергә ярамаган, әмма кеше керсә, аны үтергәннәр. Ә Әсфирә патша янына чакырылмаган килеш бара. Ул патша сараеның эчке ишегалдына якынлаша, менә-менә аны үз тәхетеннән патша күрер. Әсфирә үзен үлемгә баргандай хис итә. (Әсфирә 4:11; 5:1 укы.)

3 Ни өчен Әсфирә үз гомерен куркыныч астына куя? Бу гаҗәеп хатынның иманыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Башта Әсфирәнең ничек Фарсы патшабикәсе булып киткәнен белик.

Әсфирәнең чыгышы

4. Әсфирәнең чыгышы турында нәрсә билгеле, һәм ни өчен ул Мардәкәй өендә үскән?

4 Әсфирә ятим бала булып үсә. Аның әти-әнисе турында бик әз билгеле. Кызлары тугач, алар аңа Һадасса дигән исем биргәннәр; бу исем еврей теленнән матур ак чәчәк ата торган куак — «мирт» дип тәрҗемә ителә. Әсфирәнең әти-әнисе үлгәч, аның турында әтисенең Мардәкәй исемле бер туганы кайгырта башлый. Ул Әсфирәдән күпкә олырак. Мардәкәй Әсфирәне үз өенә ала һәм үз кызы итеп тәрбияли (Әсф. 2:5—7, 15).

Мардәкәй чыннан да Әсфирә белән горурлана алган

5, 6. а) Мардәкәй Әсфирәне ничек тәрбияләгән? ә) Мардәкәй белән Әсфирәнең Шушандагы тормышын сурәтләп бир.

5 Мардәкәй белән Әсфирә — яһүдләр һәм башка милләттәшләре белән бергә Фарсы илендә сөргендә яшиләр. Фарсы империясенең башкаласында алар үз иманнары буенча һәм Аллаһы биргән Канунны тотып гомер итәләр. Шуңа күрә башкалар аларга җирәнеп карый. Мардәкәй Әсфирәгә Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы турында һәм аның үткән заманнарда үз халкын кат-кат коткарганы һәм киләчәктә дә шулай эшләргә вәгъдә иткәне турында сөйли (Лев. 26:44, 45). Моны тыңлап, Әсфирә Мардәкәйгә тагы да якынрак булып китә. Әсфирә белән Мардәкәй арасында ярату, тугрылык кебек сыйфатлар ныгый бара.

6 Мардәкәй, күрәсең, патша сараеның бер түрәсе булып хезмәт итә һәм патшаның башка хезмәтчеләре белән бергә Шушан шәһәрендәге патша сараеның капкасы янында утыра (Әсф. 2:19, 21; 3:3). Әсфирәнең бала чагында вакытны ничек үткәргәне билгеле түгел. Шулай да ул, күрәсең, үз абыйсы һәм аның йорты турында кайгыртып торган. Ул йорт, мөгаен, Хоасп елгасының аръягында, бер ярлы районда урнашкан булган. Әсфирә, бәлки, Шушан шәһәренең базарына йөрергә яраткандыр. Анда ул алтын-көмештән ясалган төрле әйберләрне һәм сәүдәгәрләр алып килгән товарларны карап йөргәндер. Әсфирә андый кыйммәтле әйберләр бер көн аның тормышында гадәти нәрсә булып китәр дип уйламагандыр да. Әйе, ул үзен нинди вакыйгалар көтә икәнен күз алдына да китерә алмаган.

«Төскә-биткә чибәр»

7. Ни өчен Вәштине патшабикә дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр, һәм шуннан соң нәрсә булган?

7 Бер вакыт Шушанда патшаның гаиләсе турында имеш-мимешләр тарала башлый. Ахашверош патша барлык түрәләре өчен мәҗлес ясаган, һәм анда затлы ризык белән эчемлекләр биргәннәр. Патшабикә Вәшти дә хатыннар өчен аерым мәҗлес оештырган. Патша үз чибәр хатынын чакыргач, патшабикә килергә ризалашмаган. Кимсетелгән патшаның моңа ачуы чыккан, һәм ул үз киңәшчеләреннән Вәштигә нинди җәза бирергә дип сораган. Алар аңа нәрсә дигән? Алар Вәштине патшабикә дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә киңәш иткәннәр. Патша шулай иткән дә. Шуннан соң Ахашверошның хезмәтчеләре патшалыкның барлык өлкәләренә аның өчен яшь чибәр кызлар эзләп таралганнар. Алар арасыннан патша үзенә яңа патшабикәне сайлаячак (Әсф. 1:1—2:4).

8. а) Ни өчен Мардәкәй Әсфирәнең үсеп җиткән кыз булуын күреп борчылып йөргәндер? ә) Синеңчә, Изге Язмалардагы матурлыкка акыллы караш безне нәрсәгә өйрәтә? (Гыйбрәтле сүзләр 31:30 да кара.)

8 Әсфирә үсеп җиткәч сөйкемле бер кыз була. Моны күреп, Мардәкәй сөенеп горурлангандыр, әмма шул ук вакыт Әсфирәнең чибәрлеге аның күңеленә шом да салгандыр. «Кыз төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы иде»,— дип әйтелә Әсфирә 2:7 дә. Изге Язмалар матурлыкка акыллы караш белән карарга өйрәтә: матурлык сокланырлык булса да, аңа өстәп кеше зирәк һәм басынкы булырга тиеш, югыйсә аның йөрәгендә тәкәбберлек, дан ярату һәм башка начар сыйфатлар тамырланырга мөмкин. (Гыйбрәтле сүзләр 11:22 укы.) Синең андый кешеләрне күргәнең бармы? Әсфирәнең матурлыгы аны бозармы? Вакыт узгач күрербез.

9. а) Патшаның хезмәтчеләре Әсфирәне күргәч, нәрсә эшләгән, һәм ни өчен Әсфирәгә Мардәкәй белән аерылу авыр булган? ә) Ни өчен Мардәкәй Әсфирәгә мәҗүси патшага кияүгә чыгарга рөхсәт иткән? (Рамканы да кара.)

Патшаның хезмәтчеләре Әсфирәне күргәч, аны Мардәкәй өеннән алып китәләр һәм елганың аръягындагы патша сараена китерәләр (Әсф. 2:8). Мардәкәй белән Әсфирәгә аерылу бик авыр булгандыр, алар бит бер гаилә булып — әти белән кыз булып яшәделәр. Мардәкәйнең үз үги кызын мәҗүсигә, хәтта патшага булса да, кияүгә бирәсе килмәгәндер. Ләкин ул бернәрсә дә эшли алмый. * Әле патша сараена киткәнче, Әсфирә Мардәкәйнең киңәшләрен бирелеп тыңлагандыр! Ә хәзер, патша сараена юл тотканда, аны, күрәсең, күп кенә сораулар борчый. Анда аны нинди тормыш көтә?

Ул «үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде»

10, 11. а) Әсфирә патша сараенда яшәп нәрсәгә бирелә алган? ә) Мардәкәй Әсфирә турында борчылганын ничек күрсәткән?

10 Әсфирә үзе өчен яңа, әле таныш булмаган дөньяга чума һәм Фарсы империясенең бөтен өлкәләреннән җыелган «күп кенә кызлар» арасында яши башлый. Аларның йолалары, телләре һәм карашлары төрле булганга, алар бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кызлар турында Һигәй исемле бер түрә кайгыртып тора. Аларны ел буе әзерлиләр, аларга хуш исле майлар сөртеп, массаж ясыйлар (Әсф. 2:8, 12). Андый шартлар һәм тормыш рәвеше үз матурлыгың белән горурланып йөрергә, шөһрәт яратучы булып китәргә я ярышу рухына бирелергә этәрә. Әсфирәгә бу ничек тәэсир итәр?

11 Әсфирә хакында Мардәкәй кебек борчылган кеше юктыр. Ул, Әсфирәнең хәлләрен белешер өчен, хатын-кызлар йортының ишегалдына көн саен килеп йөри (Әсф. 2:11). Патша сараендагы хезмәтчеләрдән Әсфирә турында хәбәрләр ишетеп, ул, күрәсең, үз туганы белән әтиләрчә горурлана. Ни өчен?

12, 13. а) Тирә-яктагы кешеләр Әсфирәгә карата нинди карашта торган? ә) Ни өчен Әсфирә үзенең яһүд булуын яшереп Мардәкәйне сөендергән?

12 Әсфирә Һигәйнең күңеленә хуш килә, һәм ул Әсфирә турында наз белән кайгыртып тора. Ул Әсфирәгә хезмәт итсеннәр өчен җиде кызны билгели, ә Әсфирәнең үзен хатын-кызлар йортының иң яхшы урынына күчерә. Әсфирә китабында хәтта: «Әсфирә... үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде»,— дип әйтелә (Әсф. 2:9, 15). Әсфирә кешеләрнең илтифатын ничек казанган? Чибәрлеге белән генәме? Юк. Аның башка күркәм яклары да булган.

Басынкы һәм зирәк булу чибәрлеккә караганда күпкә мөһимрәк икәнен Әсфирә белгән

13 Мәсәлән, аның турында болай диелә: «Әсфирә үз халкы турында да, туганнары турында да һичкемгә сөйләмәде, чөнки Мардәкәй аңа шулай кушкан иде» (Әсф. 2:10). Мардәкәй Әсфирәгә үзенең яһүд булуы турында беркемгә дә сөйләмәскә кушкан; ул, күрәсең, Фарсы патшасы сараендагы кешеләрнең яһүдләргә тискәре караш белән караганнарын күргән. Шуңа күрә Мардәкәй Әсфирәнең, хәтта ул үзе янында булмаса да, зирәклеге һәм тыңлаучан булуы турында ишетеп, бик сөенгәндер!

14. Бүген яшьләр Әсфирәнең үрнәгенә ничек иярә ала?

14 Бүген дә яшьләр үз ата-аналарының я үзләрен тәрбияләүче кешеләрнең күңелләрен сөендерә ала. Ата-аналары аларны күреп тормаса да, яшьләр, хәтта җиңел карашлы һәм бозык кешеләр арасында булганда да, шул кешеләрнең бозык тәэсиренә каршы торып дөрес булганны эшли ала. Әсфирә үрнәге буенча эш итеп, алар күктәге Аталарының йөрәген сөендерә. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.)

15, 16. а) Әсфирә патша йөрәген ничек яулаган? ә) Ни өчен Әсфирәгә үз тормышындагы үзгәрешләргә ияләшү кыен булгандыр?

15 Патша янына барырга чираты җиткәч, Әсфирәгә теләгән һәр нәрсәне, мәсәлән, үзен бизәр өчен кирәкле әйберләрне сайларга мөмкинлек бирәләр. Ләкин ул, үзен тыйнак тота һәм Һигәй әйткәнне генә сорый (Әсф. 2:15). Күрәсең, Әсфирә шуны аңлый: патша йөрәген чибәрлек белән генә яулап булмас; ә менә патша сараенда сирәк очрый торган басынкылык һәм тыйнаклык белән үзен тотса, бәлки, патшаны үзенә карата алыр да. Ул хак булып чыкканмы?

16 Әсфирә китабында болай диелә: «Патша Әсфирәне бүтән хатыннарга караганда күбрәк яратты һәм аңа башка кызларга караганда күбрәк илтифат күрсәтте, күбрәк хуплавын белдерде. Ахашверош аны, таҗ кидереп, Вәшти урынына патшабикә итеп билгеләде» (Әсф. 2:17). Әсфирә ул вакыттагы иң куәтле патшаның хатыны, яңа патшабикә булып китә! Тыйнак яһүд кызына үзенең бу яңа роленә ияләшеп китү әллә ни җиңел булмагандыр. Аның патшабикә булдым дип башы әйләнеп киткәнме? Ул үзен әллә кемгә куеп йөри башлаганмы? Һич тә юк!

17. а) Әсфирә үги атасы Мардәкәйгә тыңлаучан булуын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Әсфирә үрнәге бүген безнең өчен мөһим?

17 Әсфирә үги атасы Мардәкәйгә тыңлаучан булып кала. Ул үзенең яһүд булуын беркемгә дә әйтми. Ә Мардәкәй патшага каршы заговор төзелгәнен белгәч, Әсфирәгә моның турында патшага әйтергә куша. Әсфирә тыңлаучанлык күрсәтеп аның сүзләрен патшага җиткерә һәм теге кешеләрне җәзага тарталар (Әсф. 2:20—23). Тыңлаучан һәм басынкы булып, ул Аллаһыга иман итүен дә күрсәтә. Бүген кешеләр буйсынырга яратмый, тыңламаучанлык һәм фетнәчелек гадәти нәрсә дип санала, шуңа күрә Әсфирә үрнәген тотып яшәү аеруча файдалы. Аллаһыга эчкерсез итеп иман итүчеләр, Әсфирә кебек, тыңлаучанлык сыйфатын кадерлиләр.

Әсфирәнең иманы сынала

18. а) Ни өчен Мардәкәй Һәмән алдында йөзтүбән капланмаган? (Искәрмәне дә кара.) ә) Нык иманлы кешеләр бүген Мардәкәйдән ничек үрнәк ала?

18 Ул вакытта патша үз сараендагы Һәмән исемле кешене үзенең төп киңәшчесе итә һәм беренче түрә итеп куя. Шулай итеп Һәмән Фарсы империясендә патшадан кала икенче иң зур түрә булып китә. Патша хәтта Һәмәнне күргән һәр кешегә аның алдында йөзтүбән капланырга куша (Әсф. 3:1—4). Бу әмер Мардәкәйгә күп кыенлыклар тудыра. Ул патшага тыңлаучан булырга тиешлеген аңлый, әмма моны үзенең Аллаһысын рәнҗетеп эшләргә җыенмый. Һәмән агаклы, ягъни амаликлылар патшасы Агак буыныннан булган, күрәсең. Нәкъ шул патшаны Аллаһы пәйгамбәре Ишмуил үтергән булган (1 Иш. 15:33). Амаликлылар шулкадәр явыз булганнар ки, хәтта Йәһвәнең һәм Исраилнең дошманнары булып киткән. Амаликлылар, халык буларак, Аллаһының хөкеменә лаек булган * (Кан. 25:19). Ничек инде Аллаһыга тугры яһүд амаликлы алдында йөзтүбән каплансын? Мардәкәй моңа һич тә ризалаша алмаган һәм Һәмән алдында йөзтүбән капланмаган. Бүгенге көнгә кадәр Аллаһыга тугры кешеләр, аларга хәтта үлем янаса да: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дигән принципны тотып яши (Рәс. 5:29).

19. Һәмән нинди ният корган һәм, аны тормышка ашырыр өчен, патшаның ризалыгын ничек алган?

19 Һәмән ярсуыннан котырына! Мардәкәйне генә үтереп аның күңеле булмас, шуңа күрә ул бөтен яһүд халкын юк итәргә җыена! Патша белән сөйләшкәндә, ул яһүдләргә кара яга. Яһүдләр турында сүз барганын ачыкламыйча, ул алар аз санлы, «бөтен өлкәләр буенча чәчелгән һәм сибелгән бер халык» дип сөйли. Шуннан соң алар патша законын үтәми ди һәм аларны куркыныч фетнәчеләр дип атый. Аларны юк итүгә китәчәк чыгымнарны каплар өчен, ул патша казнасына үз кесәсеннән бик күп акча салырга тәкъдим итә. * Шунда патша аңа, һәр теләгән әмеренә мөһер суксын дип, үзенең мөһерле балдагын бирә (Әсф. 3:5—10).

20, 21. а) Һәмән әмере Фарсы империясендәге яһүдләргә һәм Мардәкәйгә ничек тәэсир иткән? ә) Мардәкәй Әсфирәгә нәрсә эшләргә кушкан?

20 Тиздән патшаның хезмәтчеләре патшалыкның бар өлкәләренә тарала. Алар яһүдләргә үлемгә хөкем ителгәннәре турындагы хәбәрне җиткерә. Ул вакытта кайбер яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтып, стенасыз торган Иерусалимны торгызырга тырышкан. Патша әмерен ишеткәч аларның хисләрен күз алдыңа китерә аласыңмы? Мардәкәй дә шул коточкыч хәбәрне ишеткәч, алар өчен һәм Шушанда яшәгән үз дуслары белән туганнары өчен борчыла башлагандыр. Кайгыдан боеккан Мардәкәй өс киемнәрен ерта һәм матәм киеме кия дә үз өстенә көл сибеп, шәһәр уртасына чыга, шунда кайгырып елый башлый. Ә ул вакыт Һәмән патша белән утырып шәраб эчә. Яһүдләр һәм аларның Шушандагы дусларының кайгысы турында ул уйлап та бирми. (Әсфирә 3:12—4:1 укы.)

21 Мардәкәй белә: нәрсәдер эшләргә кирәк. Ләкин нәрсә? Әсфирә, Мардәкәй турында белгәч, аңа кием җибәрә, ләкин Мардәкәй юатуны кабул итми. Мардәкәйне озак кына вакыт бер сорау борчыгандыр. Ни өчен Йәһвә — аның Аллаһысы аның яраткан туганын Әсфирәне алып китәргә, мәҗүси патшаның хатыны итәргә рөхсәт иткән? Хәзер аңа барысы да аңлашыла башлый. Мардәкәй Әсфирәгә хәбәр җибәрә һәм патша янына кереп, «үз халкы турында ялварып сорарга» куша (Әсф. 4:4—8).

22. Ни өчен Әсфирә патша янына барырга курыккан? (Искәрмәне дә кара.)

22 Мардәкәй үтенечен ишеткәч, Әсфирә йөрәге жу итеп куйгандыр. Аның иманы иң зур сынауга дучар була. Ул куркып китә һәм моның турында Мардәкәйгә яшермичә әйтә. Ул аңа патшаның әмерен искә төшерә: патша янына чакырылмаган килеш керүче һәркем үлемгә хөкем ителә! Патша үзенең алтын скипетрын шул кешегә таба сузса гына, кеше исән кала ала. Вәштинең, патша чакыруын кире каккач, нәрсәгә дучар булганын Әсфирә бик яхшы белә. Ә хәзер Әсфирә чакырылмаган килеш патша янына керсә, ул үзенең скипетрын сузармы? Патшаның бит аны инде 30 көн чакырганы юк! Ә, бәлки, үзгәрүчән патшаның аны башка күрәсе килми торгандыр? * Ул Мардәкәйгә хәбәр җибәрә (Әсф. 4:9—11).

23. а) Әсфирәнең иманын ныгытыр өчен, Мардәкәй нәрсә әйткән? ә) Ни өчен Мардәкәй мисалы үрнәк алырлык?

23 Әсфирәнең иманын ныгытыр өчен, Мардәкәй каты җавап бирә: бернәрсә дә эшләмәсәң, «яһүдләр өчен ярдәм һәм котылу башка яктан киләчәк» ди. Ләкин эзәрлекләүләр көчәйгәч, үзең исән кала алырсыңмы дип сорый ул Әсфирәдән. Шулай итеп Мардәкәй Йәһвәгә нык иман иткәнен күрсәткән. Йәһвә үз халкын юк итәргә һәм үз вәгъдәләренең үтәлмичә калуын беркайчан да рөхсәт итмәячәк икәнен ул бик яхшы белгән (Йош. 23:14). Ул Әсфирәгә: «Кем белә, бәлки, син шушындый вакыт өчен патшабикә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер?» — ди (Әсф. 4:12—14). Мардәкәй безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул Йәһвәгә — үз Аллаһысына — икеләнмичә өмет баглап яшәгән. Син дә шулай эшлисеңме? (Гыйб. сүз. 3:5, 6)

Үлемнән куркуны җиңә торган иман

24. Әсфирә батыр һәм нык иманлы хатын булуын ничек күрсәткән?

24 Хәзер Әсфирә өчен эш итү вакыты җитә. Ул Мардәкәйгә хәбәр җибәрә: Шушандагы бар яһүдләрнең үзенә кушылып, өч тәүлек ураза тотуларын үтенә. Шунда ул безнең көннәрдә дә яхшы билгеле булган сүзләр әйтә: «Үләргә булса, үләрмен инде» (Әсф. 4:15—17). Бу гади генә сүзләр аның батыр һәм нык иманлы хатын булганын күрсәтә. Өч көн үтә. Әсфирәнең шулкадәр озак һәм ялварып дога кылганы әле булмагандыр. Патша янына барырга вакыт җитә. Әсфирә үзенең иң матур патша киемнәрен кия һәм, патшаның илтифатын казаныр өчен, барысын эшли. Ул патша янына китә.

Аллаһы халкын яклар өчен, Әсфирә үз тормышын куркыныч астына куйган

25. Әсфирә үз ире янына барганда, нәрсә булганын сөйләп бир.

25 Бүлек башында әйтелгәнчә, Әсфирә патша сараеның ишегалдына якынлашып килә. Аны төрле уйлар борчый торгандыр, ул эченнән дога кыла-кыла атлый. Менә, ул эчке ишегалдына керә, моннан үз тәхетендә утырган Ахашверош патшаны инде күреп була. Патша кәефен аңларга теләп, ул, бәлки, аның йөзенә карыйдыр: патшаның бөдрәләткән чәчләре йөзенең ике ягыннан төшеп тора, куе сакалы туры итеп киселгән. Әсфирәгә көтәргә туры килгән булса, ул вакыт аның өчен мәңгелек булып тоелгандыр. Ире аны күреп ала. Гаҗәпләнсә дә, аның йөзендә игелек чагыла, һәм ул алтын скипетрын Әсфирәгә таба суза! (Әсф. 5:1, 2)

26. Ни өчен мәсихчеләргә Әсфирә кебек батыр булырга кирәк, һәм Әсфирәне алда нәрсә көткән?

26 Патша Әсфирәне кабул итә һәм әйткән сүзләрен тыңлый. Аллаһыга тугры калып һәм халкын яклап чыгып, Әсфирә Аллаһының бар хезмәтчеләренә искиткеч иман үрнәге калдырган. Мәсихчеләр андый иман күрсәткән кешеләрне бик кадерли. Гайсә аның шәкертләре фидакарь ярату белән аерылып торачак дигән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Ә андый ярату күрсәтер өчен, еш кына, Әсфирә кебек, батырлык белән эш итәргә кирәк. Ул Аллаһы халкын яклап чыккан, әмма иң авыры әле алда. Патшаны аның иң яраткан киңәшчесе Һәмән астыртын эш йөртүче бер явыз бәндә икәненә ничек ышандырырга? Үз халкын яклар өчен, нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавапны киләсе бүлектән белербез.

^ 2 абз. Ахашверош, күрәсең, Ксеркс I булган. Ксеркс I б. э. к. V гасырның башында Фарсы империясе белән идарә иткән.

^ 9 абз. 16 нчы бүлектәге «Әсфирә турында сораулар» дигән рамканы кара.

^ 18 абз. Бәлки, Һәмән соңгы амаликлыларның берсе булгандыр, чөнки «калган амаликлыларны» Һизәкыя патша заманында кырып бетергәннәр (1 Елъ. 4:43).

^ 19 абз. Һәмән 10 000 көмеш талант түләргә тәкъдим иткән. Бүген бу йөзләгән миллион доллар булыр иде. Ахашверош бу Ксеркс I булган булса, Һәмәннең тәкъдиме аңа бик кызыктыргыч булып күренгәндер. Ул инде күптән грекларга каршы сугыш башларга җыенган, шуңа күрә аңа күп кенә акча кирәк булган. Ахыр чиктә ул шул сугышта җиңелгән.

^ 22 абз. Ксеркс I үзгәрүчән кәефле һәм шәфкатьсез бер кеше булган. Грек тарихчысы Геродот Ксерксның Грециягә каршы сугышлары турында язганда, берничә очрак китерә. Ксеркс Геллеспонт бугазы аша, көймәләр кулланып, күпер төзергә кушкан. Давыл күперне җимергәч, патша шул күперне төзү өчен җаваплы кешеләрнең башларын чабарга һәм хәтта Геллеспонтны, суларына сугып һәм аларны «мыскыллап», «җәзаларга» боерык биргән. Ә бер бай кеше патшадан үз улын шул сугышка алмасын дип үтенгәч, Ксеркс аның улын икегә ярырга һәм башкалар өчен сабак итеп ачык урынга чыгарып куярга кушкан.